Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең ЗАГС җитәкчеләре Казанга җыелды

Бүген Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Россия субъектлары ЗАГС җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Ил буенча җыелган җитәкчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Ел саен республикада 123 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлә. ЗАГС оешмасында һәр гаиләнең тарихы саклана», – диде ул.

 

Катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясе юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте күрсәтүдә яңа технологияләр куллану буенча алдынгылар рәтендә дип билгеләп үтте. Моны саннар да раслый: 2025 елда мөрәҗәгатьләрнең 38 проценты электрон рәвештә кабул ителгән. Узган ел Татарстан ЗАГС органнарына 620 мең граждан мөрәҗәгать иткән, бу республикада яшәүче һәр алтынчы кеше дигән сүз.

 

Электрон рәвештә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең иң күбесе – 86 проценты никахларны теркәүгә туры килә. 2025 елда Республикада барлыгы 24 000 гаилә теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда аерылышучылар саны 20 процентка кимегән. Республикада барлыгы 59 мең күпбалалы гаилә гомер кичерә, аларда 189 мең бала тәрбияләнә. 2026 елның 8 аенда өч гаиләдә унынчы бала дөньяга аваз салган, сигез гаиләдә – 9 нчы бала, егерме алты гаиләдә – 8 нче бала, кырык алты гаиләдә – 7 нче бала.

Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ