«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы финалы. Фоторепортаж
28 сентябрь көнне «Авыл укытучысы \ Авыл тәрбиячесе - 2026» бәйгесе финалы узды.
Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Финалистлар исемлеге:
Әбүнәгыймова Лилия, Түбән Кама районы Шәңгәлче төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы;
Гомәров Равил, Апас районы Апас урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
Җәләлиева Наилә, Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы;
Нәҗметдинова Чулпан, Сарман районы Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Садикова Альбина, Балтач районы Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Садриева Гүзәл, Әлки районы Базарлы Матак гимназиясенең математика укытучысы;
Төхбәтуллин Дамир, Азнакай районы Урманай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укытучысы;
Шәрифуллина Ангелина, Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Гатауллина Гөлназ, Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе;
Гафурова Альбина, Питрәч районы Көек авылының 3 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Дәүләтшина Миләүшә, Кукмара районы Чишмәбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе;
Егорова Марина, Кукмара районы Нырья авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.





Комментарийлар