«Шәһәр осталары» яшь талантларны бер мәйданга җыйды
26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләренең традицион Республика ярминкә-күргәзмәсе узды.
26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләренең традицион Республика ярминкә-күргәзмәсе узды.
Чараның мәртәбәле кунагы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул ярминкәдә тәкъдим ителгән экспозицияләр белән танышты, яшь осталар белән аралашты, аларның иҗади эшләренә югары бәя бирде.
Ярминкәнең үзенчәлеге – биредәге барлык продукциянең колледж һәм техникум студентлары, мәктәп укучылары һәм аларның остазлары үз куллары белән эшләгән булуында. Татарстанның һәр районы үз экспозициясен тәкъдим итте. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү, тегүчелек, кондитерлык һәм башка һөнәрләрне үзләштерүче яшьләрнең хезмәт җимешләрен күрергә мөмкин иде.
Кунакларга ярминкә мәйданчыгында юнәлеш табарга һәм үзләренә ошаган продукцияне сайларга студент-волонтёрлар ярдәм итте. Бәйрәм мохитен студентлар иҗат коллективларының чыгышлары тагын да тулыландырды.
Республика ярминкә-күргәзмәсен үткәрү «Милли яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килә.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән





Комментарийлар