Логотип Магариф уку
Цитата:

Норлатта Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы узды

Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР  халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Ренат Вәлиуллин һәм Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Дамир Ишкенеев республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Комплекс Бөек Ватан сугышында, башка локаль конфликтларда һәлак булган Ватанны саклаучылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышланган. Мемориаль комплекс территориясендә шулай ук Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бюстлары белән Дан аллеясы урнаштырылган.

 

Мемориаль комплекс янында махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә улларының Батырлык орденын тапшыру тантанасы булды. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән Илнур Асылмәрданов, Ильяс Габдрахимов һәм Харис Талипов үлгәннән соң югары дәүләт бүләгенә лаек булдылар. «Сез Ватанның лаеклы улларын тәрбияләдегез, һәм бүген без сезнең ата-ана фидакарьлеге алдында баш иябез. Сезнең мәхәббәтегез, ышанычыгыз аларның һәр адымында көч биреп торды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин батыр егетләрнең туганнарына мөрәҗәгать итеп.

 

Парламентның Мактаулы Рәисе утырышта катнашучыларга узган көннәрдәге төп сәяси вакыйга – тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларга, шулай ук Нурлат районында яшәүчеләргә, сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, районда сайлауга килүнең 80% тан артып китүен билгеләп үтте. Бу – республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе.

 

Нурлат районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында муниципалитет башлыгы Дамир Ишкинеев сөйләде. Бүген районда 17 милләт вәкиле яши. «Районда этникара, конфессияара, гражданлык татулыгын үстерү буенча актив эш алып барыла, ул район территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен ирекле үстерүгә, диннәр диалогына, хакимиятнең төрле тармакларының үзара аңлашуына, дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәттәшлегенә нигезләнә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. 
Фотолар – ТР Дәүләт Советы рәсми сайтыннан.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ