«Инноглобалхак» башлана
Иннополис университеты Россиянең техник югары уку йортларында бакалавриатта укучы студентлар өчен ИТ-чишелешләр буенча «Инноглобалхак» хакатонын башлый.
Чара 13–16 ноябрьдә Иннополис университетында узачак. Катнашучыларга ике көн эчендә техник ярдәм хезмәте өчен ИИ-ярдәмче, хезмәт күрсәтү белдерүләре генераторы һәм башка проектларны жюри алдында якларга кирәк.
Ярышка 19 октябрьгә кадәр терәклергә мөмкин. Командада катнашучылар саны 3-5 кешедән артмаска тиеш. Иң яхшы проектны эшләгән җиңүче командага 300 мең сум биреләчәк. Икенче урын өчен – 250 мең сум, өченче урын өчен 200 мең сум бүләкләү каралган. Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан.





Комментарийлар