Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья Космонавтика һәм авиация көнендә «Йолдызларга карап» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек

Вәгъдә иткәнчә, «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган «Йолдызларга карап» бәйгесе җиңүчеләрен Әлки районы Базарлы Матак авылында котладык. Космонавт Владислав Волковның карт бабае, шулай у...

Вәгъдә иткәнчә, «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган «Йолдызларга карап» бәйгесе җиңүчеләрен Әлки районы Базарлы Матак авылында котладык. Космонавт Владислав Волковның карт бабае, шулай ук илнең аэрокосмос өлкәсендә эшләүче алты фән докторы чыгышлары белән Әлки районыннан икән. Өстәвенә 1814 елда Туган якны өйрәнү музее урнашкан бинаның элеккеге хуҗасы беренче гильдия сәүдәгәре Сергей Михаил улы Лисенковның оныгының улы – Анатолий Яков улы Михеев, космос өлкәсендә эшли. Шуңа күрә музейда республикада беренчеләрдән булып Космонавтика залы ачылу бер дә гаҗәп эш түгел. РФ космонавтика музейлары ассоциациясенә кабул ителгән Базарлы Матак музеена илтә торган юлны бүгенге көндә дә чирәм капламый. Галәм серләре белән кызыксынучылар, тарихны өйрәнергә теләүчеләр, шөкер, шактый икән әле.20180412_110645


Бәйгедә катнашучылар да шундыйлардан булып чыкты. Ике ай эчендә редакциябездә йөздән артык эш кабул ителде. «Иң-иңнәр»не сайлау, ай-һай, авыр булды. Шулай да бәйге булгач, алдынгылар билгеләнергә тиеш.


Бүген алар безнең белән! Космонавтика музеена сәяхәт кылганнан соң кунаклар Балалар иҗаты йортына юл алды. Биредә бергәләп космос турында фильм карадык, аннары тантаналы өлешкә күчтек. Музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, бу көн Ю. Гагариннын икенче мәртәбә космоска очканы кебек кадерле, матур бәйрэм булды. Ул килгән укучыларнын барысын да сәламләде, киләчәктә дә галәм белән кызыксыну очкынын сүндермәскә теләде.  20180412_103401 (1) 20180412_104750
20180412_104802 (1)


Котлау чарасы бик күңелле узды.


Җиңүчеләрнең исемен сезнең дә беләсегез киләдер инде, әйеме? Менә алар:


«Кораб булса, шундый булсын» номинациясе
1 урын – Әнис Алимов, Кукмара, Аш-Буҗи
2 урын – Зур Кукмара авылы балалар бакчасы коллективы
3 урын – Нурлаттан Мәликә Мифтахетдинова һәм Рәлиф Шумилин
«Мин һаваны сайлыйм» номинациясе
1 урын – Камилә Гәрәева, Мамадыш, Югары Сөн
2 урын – Альмир Мифтахов, Әлмәт, Кама-Исмәгыйль
3 урын – Арнакова Диана, Әлки һәм Сабирова Исламия, Казан
«Җиһан кешеләре» номинациясе
1 урын – Ислам Хәсәнов, Мөслим,  Вәрәшбаш
2 урын – Илдар Минсәгыйров, Әлки, Татар Борнае
3 урын – Дилә Садыйкова, Буа, Яңа Тинчәле


Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Катнашучыларга зур рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ