Логотип Магариф уку
Цитата:

Декрет ялын җиде елга кадәр озынайттырмакчылар

Әбиемнең: «Бу баламны басуда урак урган чагымда тапкан идем», – дип сөйләгәне хәтеремдә калган. Әнием исә алты баласының алтысында да бала тапканчы 56 көн, ә тапканнан соң 56 көн генә декрет ялында бу...

Әбиемнең: «Бу баламны басуда урак урган чагымда тапкан идем», – дип сөйләгәне хәтеремдә калган. Әнием исә алты баласының алтысында да бала тапканчы 56 көн, ә тапканнан соң 56 көн генә декрет ялында булган иде. Заманы шундыйрак булгандыр инде. Декрет ялы бетүгә үк, әнием үзенең укытучылык эшенә керешә иде. Ярый әле, сабыен карарга әникие бар иде. Шуңа да без әби тәрбиясен алып үстек. Бер без генә түгел, авылы белән шулай. Авылы бәләкәй булгач, балалар бакчасы да юк. Эшлим дисәң, авылыбызның башлангыч мәктәбендә эшләргә урыны да юк. Шуңа да, имчәк баласы була торып, көн дә 3 – 4 километр ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә йөреп эшләргә мәҗбүр булды шул әниебез. Ай саен бирелгән 5 сум күләмендәге бала акчасына риза булып яшәп булмаслыгын аңлагач.


Хәзер заманы башка шул. Хөкүмәте дә балалар санын ишәйтү мәсьәләсендә үзенчә кайгырткан булып маташа. Ана капиталы бирү дисеңме, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган нарасыйларга айлык пособие бирүне гамәлгә кертүме... Әле менә тагын бер яңа төре өстәлергә тора...


Фото «Мәгариф» ңурналы архивыннан Фото «Мәгариф» журналы архивыннан

Депутатларыбыз җәйге ялда дип йөри идем. Ялда чакта да алар аналар һәм балалар мәнфәгатен кайгыртып йөрү икән ләбаса. Шулай булмаса, бала караган өчен пособие түләүне җиде яшькә кадәр озайту тәкъдиме белән. закон проектын эшләп ятмаслар иде. Әлеге проектны Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты әгъзасы Сергей Востриков тәкъдим итә. Аерым алганда, ул бала караган өчен пособие түләүне яшь ярымнан өч яшькә кадәр озайту тәкъдиме белән чыга. Ә инде сабыен балалар бакчасында урнаштырырга урын булмаган очракта өч яшьтән алып җиде яшькәчә айга 3 мең сум күләмендә пособие биреп барырга кирәк дип саный. 3 мең сум ... «артык күп» түгелме икән соң?! Көнгә 100 сум бит! Алайса, 1994 елда Россиянең беренче Президенты Б.Ельцин фәрманы белән яшь ярымнан өч яшькәчә нарасыйларга минималь хезмәт хакының 50 проценты күләмендә (ул чакта Россиядә минималь хезмәт хакы 100 сум гына булган) айлык пособие түләү тәртибе гамәлгә кертелгән була, ягъни айга 50 сум. Һәм бу тәртип 2001 елдан бирле – 17 ел буена бернинди үзгәрешсез кала бирә, ягъни 17 ел буена әлеге компенсация акчасы бер тиенгә дә арттырылмады. Тик шулай да хәзерге 50 сум 2001 елдагы 50 сум түгел шул инде!


Аңлашылганча. җиде яшькәчә кадәрле балаларга пособие түләү тәкъдиме ил бюджетының артык баеп киткәненнән чыккан нәрсә түгел инде анысы. Мәгълүм ки, СССР таркалганнан соң күп кенә балалар бакчалары биналары коммерция оешмалары карамагына күчте. 2008 елдан соң балалар туу шаукымы башлангач, күп кенә төбәкләрнең бар сабыйны да яслеләр белән тәэмин итә алмаячагы ачыкланды. Әйтик, соңгы елларда Казанда күпме генә яңа балалар бакчалары төзелүгә дә карамастан, бакчага чиратта торган балалар саны һич кенә дә кимергә охшамаган. Ил буенча хәзер бер яшьтән өч яшькә кадәрге 193 мең сабыйны яслегә урнаштыру мөмкинлеге юк. Шуңа да күп кенә аналар, ничарадан бичара дигәндәй, баласы белән өйдә дүрт стена саклап утырырга мәҗбүр. Хәзерге вакытта бала караган өчен пособие нарасыена яшь ярым тулып узгач түләнми башлый. Шул 50 сум күләмендәге компенсация акчасына разый булып торсаң гына инде.


Алда әйткәнемчә, яңа закон проекты өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны караган өчен дә пособие түләүне күздә тота. Тик бу бар аналарга да кагылмаячак. Бары тик баласы балалар бакчасында урын белән тәэмин ителә алмаган очракта гына. Бу очракта һәр бала өчен ай саен 3 мең сум күләмендә пособие түләнеп баррырга тәкъдим ителә. Моның өчен әни кешенең мәгариф бүлегеннән үз баласына балалар бакчасыннан урын бирә алмаулары хакында белешмә алуы кирәк. Тик бу акча кулга кергән очракта да балаңны шәхси бакчага урнаштырырга яисә бала караучы ялларга мөмкинлек биреп бетермәс төсле шул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ