Габдулла Тукай дәреслекләренең татар мәгърифәтендә тоткан урыны
Гөлшан МИРДИЯНОВА,КФУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханәчесеXIX гасыр азагы татар мәгърифәтенә зур үзгәреш, яңалыклар алып килә. Татарлар арасына кыю адымнар белән «Ы...
Гөлшан МИРДИЯНОВА,
КФУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханәчесе
XIX гасыр азагы татар мәгърифәтенә зур үзгәреш, яңалыклар алып килә. Татарлар арасына кыю адымнар белән «Ысулы җәдид» хәрәкәте үтеп керә.
Ниһаять, бер-бер артлы күптәннән көтелгән, җәдиди методикага корылган «Мөхәммәдия», «Касыймия» (Казан), «Галия» (Уфа), «Хөсәения» (Оренбург), «Рәсүлия» (Троицк), «Буби» (Иж-Буби ав.) кебек мәдрәсәләр ачыла.
Мәгариф өлкәсендәге җәдиди реформа берничә юнәлештә тормышка ашырыла: «хәреф җыю» ысулы урынына «ысулы саутия» (иҗек җыю) методы барлыкка килә; дини гыйлемнәр белән беррәттән дөньяви фәннәр, татар һәм рус телләре укытыла; мәктәп-мәдрәсәләр җиһазландырыла һ.б. [4, с. 25].
Җәдиди мәдрәсәләрнең укыту программаларына күпсанлы дөньяви фәннәр: хисап, география, тарих, табигать белеме, химия, җыр, педагогика, дидактика, психология, сызым һ.б. кертелә. Аларның барысы да – татар телендә, дини гыйлемнәр исә гарәп һәм фарсы телләрендә укытыла.
Озак гасырлар дәвамында кадими мәдрәсәләрдә уку әсбаплары гарәп, фарсы телләрендә була. Җәдиди мәдрәсәләрдә, киресенчә, алдынгы татар зыялылары төзегән татар телендәге дәреслекләр файдаланыла. Әмма дөньяви белем бирә торган татар телендәге дәреслекләр бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына пәйда була. Беренчеләрдән булып бу дәреслекләр Казан университеты һәм «Азия» басмаханәләрендә дөнья күрә. Алга таба уку әсбаплары Ш.Яхин һәм И.Абдуллин литографияләрендә, Р.Сәгыйтов, бертуган Кәримовлар, Г.Кәрими, Шарадов, «Бәянелхак», «Милләт» һ.б. басмаханәләрдә чыга.
Беренче татар дәреслекләренең авторлары булып А.Ваһапов, С.Күкләшев, М.Бикчурин, К.Насыйри санала. Тиздән җәмәгатьчелеккә Г.Мәхмүдов, Г.Баруди, Һ.Максуди, Ш.Таһиров, Т.Яхин, Р.Фәхреддин, Г.Фәезханов, М.Иманаев һәм башка авторларның дәреслекләре тәкъдим ителә [1, с. 95].
XX гасыр башында җәдиди мәдрәсәләрдә татар телендә дәреслекләр һәм методик әсбаплар гамәлгә кертелә. Алар арасында татар халык шагыйре Габдулла Тукай төзегән дәреслек-хрестоматияләр аеруча игътибарга лаек. Мәктәп-мәдрәсәләребездә дәреслекләр җитешмәвен аңлап, шагыйрь, балаларда татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт уяту, милли үзаңны үстерү максаты белән, үз заманы өчен актуаль булган китаплар төзи. Ул «Яңа кыйраәт» (1909), «Әдәбият» (1909) һәм «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910) китапларын мөгаллимнәргә һәм укучыларга тәкъдим итә.
«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенең керешендә Тукай үзе болай яза: «… Ләкин ни сәбәптәндер бу көнгә чаклы мәктәп-мәдрәсәләребездә милли әдәбият вә ана телемезгә бер төрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде ... мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә шул саядә әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өмидем дә бар иде» [3, II]. Автор үз алдына милли әдәбият дәресләре аша балаларны татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыру; аларны әхлакый яктан тәрбияләү; татар халкының тарихы турында бай мәгълүмат бирү; дөньяга караш-күзаллауларын киңәйтү; тәрҗемәләр аша башка халыклар әдәбияты турында да белешмә бирү максатларын куя.
Әдибебез, «татарларда тел дә, әдәбият та юк» дип санаучы кайбер тар карашлы зыялыларның сүзләренә каршы чыгып, мондый фикер әйтә: «Татарларда тел юк, әдәбият юк диючеләрне ... кызганам. Әйе, бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!» [3, II].
Тукайның үз шигырьләре белән беррәттән, җыентыкка гасыр башындагы милли әдәбиятыбызның байтак кына үрнәкләре дә кергән. Биредә К.Насыйри, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, С.Максуди, С.Рәмиев, Н.Думави, З.Бәшири, М.Укмасый, Р.Ибрагимов, Ш.Шәрәф һәм башка авторларның танылган әсәрләре урын алган [2, с. 209].
«Яңа кыйраәт» китабына Габдулла Тукайның бары тик үз әсәрләре генә тупланган. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенең кереш өлешендә «Яңа кыйраәт» китабы хакында ул «... һәр шигырь вә мәкаләләрне бер төрле мәгълүм максад белән дәрәҗә иткән идем» [3, III], – дип искәртеп үтә. Дәреслектә беренче булып урнаштырылган «Табигать һәм инсан» хикәясе һәм «Аллаһ Тәбәракә вә Тәгалә» шигыре аша Тукай балаларны үзен Барлыкка китерүчесе, бөек кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә белән таныштыра, Аны яратырга, Аның өйрәтмәләре буенча гына яшәргә өндәп, болай ди: «...Аллаһ Тәгаләне балага таныту вә соңгы шигырь белән балада Аллаһ Тәгаләгә карашы, мәхәббәт уяту максады» [3, III].
«Туган авыл» шигыре, «Баланың ата-анасын сөюе» хикәясе белән автор балаларда пәйгамбәребезгә мәхәббәт хисләре кузгата, әти-әниләренә мәрхәмәтле, итәгатьле булырга чакыра. «Туган тел» шигыре аша әдибебез балаларны үз телләрен яратырга һәм сакларга, милләтебезнең әдәбиятын өйрәнергә әйди.
Китапта алга таба урын алган шигырьләре белән Тукай балаларны табигатьне яратырга, аны сакларга өнди, эш сөяргә, ялкау булмаска чакыра. «Яңа кыйраәт» китабын Тукай иҗатының җәүһәрләргә тиң «Шүрәле», «Пар ат», «Бәйрәм бүген» шигырьләре белән балаларны үз милләтен сөяргә, аның белән горурланырга өндәп тәмамлый.
Әлеге дәреслекләр Казан мәдрәсәләрендә генә түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә кулланылган. Алар 1909 елдан 1919 елга кадәр «Үрнәк», «Мәгариф», Антонов басмаханәләрендә бастырылган.
Хәзерге вакытта хезмәтләрнең төп нөсхәләре Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Алар әле һаман да милләтебез киләчәген кайгырткан, аның әхлак сафлыгында торган дәреслек-хрестоматия, шигырь җыентыклары булып кала бирәләр. Әйтерсең Тукай әле һаман да безне үзенең шигырьләре, язган хезмәтләре белән милләткә хезмәт итәргә өнди.
Әдәбият.
1. Габдельганеева Г.Р. Типографская деятельность Казанского университета по печатанию востоковедческих книг (вторая половина XIX в.) // Татарская книга: страницы истории. – Казань, 2012. – С. 91-99.
2. Галимҗанова Э.М., Фәйзуллина Ф.Г. Г.Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясе // «Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар» конференциясе материаллары. – Казан, 2013. – 207–213 б.
3. Тукай Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. – Казан: «Сабах» китапханәсе, 1911. – 154 б.
4. Ялалов Ф.Г. Гимназическое образование народов России. – Казань: Магариф, 2002. – 248 с.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
В Казани пройдет IV Международная олимпиада по татарскому языку и литературе
Финал IV Международной олимпиады по татарскому языку и литературе пройдет в Казани с 19 по 22 апреля 2016 года. Около пятисот школьников и студентов, показавших наиболее хорошие знания татарского язык...
В заключительном туре IV Международной олимпиады по татарскому языку и литературе примут участие школьники и студенты из Японии, Турции, Бельгии, Финляндии, Белоруссии, Франции, Казахстана, Узбекистана, Азербайджана, Австралии, Туркменистана, и Киргизии, а также из 24 российских субъектов - Башкортостана, Марий Эл, Мордовии, Удмуртии, Чувашии, Москвы, Астраханской, Кировской, Волгоградской, Курганской, Нижегородской, Омской, Оренбургской, Пензенской, Самарской, Саратовской, Свердловской, Тюменской, Ульяновской, Челябинской, Ленинградской областей, Ханты-Мансийского автономного округа, Пермского края и Республики Крым.
Торжественная церемония открытия олимпиады состоится 19 апреля 2016 года в Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма. Там же, на территории Деревни Универсиады ребята будут состязаться на звание лучшего знатока татарского языка и литературы. Церемония торжественного закрытия Олимпиады состоится 22 апреля в концертном зале Татарского академического театра оперы и балета имени М. Джалиля.
Помимо олимпиадных состязаний ребят ждет большая культурная программа- экскурсии, музеи, театры. В эти дни также пройдет Форум родного языка, посвященный Г. Тукаю, акция «Мин татарча сөйләшәм» и круглые столы с участием молодежного центра «Идель».
Для справки: с 7 по 21 декабря 2015 года на портале КФУ abiturient.kpfu.ru был проведен заочный тур IV Международной олимпиады по татарскому языку и литературе. Интернет-тестирование проводилось дистанционно на базе компьютерных классов школ и вузов или «домашних» компьютеров участников.
Задания отборочного и очного туров олимпиады разрабатывались по категориям участников - для студентов из зарубежных стран, нашей республики (кроме студентов татарской филологии), студентов других субъектов Российской Федерации (кроме студентов татарской филологии), студентов Республики Татарстан и других субъектов Российской Федерации, получающие образование по специальности «татарский язык и литература» или обучающиеся на факультетах и отделениях татарской филологии, а также школьников из зарубежных стран, татарстанских школьников с 8 по 11 класс и их сверстников из других субъектов Российской Федерации.
Задания для каждой категории школьников разрабатывались по разным программам: татарские школы, татарские группы русских школ, русскоязычные группы.
В заочном туре IV Международной олимпиады приняли участие 11 тысяч 366 школьников и студентов Из них большая часть – из субъектов (37) Российской Федерации (Алтайский край, Амурская область, Архангельская область, Астраханская область, Волгоградская область, Камчатская область, Кировская область, Красноярский край, Курганская область, Курская область, Ленинградская область, город Москва, Московская область, Нижегородская область, Омская область, Оренбургская область, Орловская область, Пензенская область, Пермский край, Республика Башкортостан, Республика Бурятия, Республика Марий Эл, Республика Мордовия, Республика Северная Осетия-Алания, Республика Татарстан, Республика Тыва, Самарская область, город Санкт-Петербург, Саратовская область, Свердловская область, Тюменская область, Удмуртская Республика, Ульяновская область, Ханты-Мансийский автономный округ, Челябинская область, Чувашская Республика, Ямало-Ненецкий округ). 57 участников из 12 зарубежных стран (Таджикистан, Казахстан, Турция, Узбекистан, Бельгия, Япония, Киргизия, Азербайджан, Франция, Австралия, Финляндия и Канада).
Категория участников | Республика Татарстан | Российская Федерация | Всего участников |
8 класс | 2 510 | 198 | 2 708 |
9 класс | 3 145 | 262 | 3 407 |
10 класс | 2 143 | 173 | 2 316 |
11 класс | 1 798 | 238 | 2 036 |
Итого | 9 602 | 871 | 10 467 |
Студенты РТ и других субъектов РФ | 842 | ||
Студенты и школьники зарубежных стран | 57 | ||
ИТОГО | 11 366 |
I Международная олимпиада по татарскому языку и литературе проводилась в 2012/2013 учебном году. В заочном туре приняли участие 1500 школьников и студентов из 15 субъектов Российской Федерации и 9 зарубежных стран, в очном туре – 100 участников (из 10 субъектов Российской Федерации и 9 зарубежных стран).
II Международная олимпиада по татарскому языку и литературе проводилась в 2013/2014 учебном году. В заочном туре приняли участие 4958 школьников и студентов из 26 субъектов Российской Федерации и 12 зарубежных стран. В очном туре – 300 участников (из 17 субъектов Российской Федерации и 12 зарубежных стран.
III Международная олимпиада по татарскому языку и литературе проводилась в 2014/2015 учебном году. В заочном туре приняли участие 11606 школьников и студентов из 22 субъектов Российской Федерации и 12 зарубежных стран. В очном туре – 500 участников (из 22 субъектов Российской Федерации и 10 зарубежных стран).
Министерство образования и науки РТ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар