Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөзүнең йөз шарты бар

Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең г...

Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык  кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый.
otdih_u_vodi

Матраска түгел, үзеңә ышан


Яхшы йөзә белү әле ул син һәрьяклап сакланган дигән сүз түгел. Суга керер алдыннан өлкәннәр балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга, нәрсә эшләргә ярамавын аңлатырга тиеш. Баланы суга кертеп җибәргәнче, бик әйбәтләп суның төбен тикшерегез. Кинәт төшеп китә торган уйсу урыннар юкмы, асты тигез һәм комлымы? “Арган-талчыккан булсагыз, суга керер алдыннан ял итегез, – дип киңәш бирә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. – Тирләп-пешкән килеш суга чумарга шулай ук ярамый. Суга ашыкмый гына керегез. Билгә тикле кергәч, тиз генә бөтен гәүдәгез белән суга чумып алыгыз. Яр буеннан еракка йөзеп китмәгез, моны балаларга да рөхсәт итмәгез. Ялгызыгыз гына йөзәргә тырышмагыз, бигрәк тә бик үк әйбәт йөзә белмәсәгез. Балалар сай суда уйнаганда да, аларны күздән ычкындырмагыз, чөнки егылып, суда тончыгулары бар. Таныш булмаган урында суга сикерергә ярамый. Су астындагы ботак, таш кисәге һәм башка әйберләргә бәрелеп имгәнү куркынычы зур”.
2006-2ГМ-инфо
Йөзү өчен иң яхшы вакыт – иртән 8-10, кичен 17-19 сәгатьләрдә. Ашаганнан соң сәгать-сәгать ярым су коенырга ярамый.
Йөзү бары тик сәламәт кешеләргә генә файдалы, шуңа күрә, башта табиб белән киңәшергә кирәк...

 
Йөзә белмәүчеләр өреп күпертелә торган матрасларга, автомобиль камераларына һәм башка шундый әйберләргә ышанып, ярдан ерак китмәсен. Беренчедән, алар һич уйламаганда шартларга мөмкин. Икенчедән, агым яки җилнең бөтенләй икенче тарафка алып китүе бар. Узган ел, диңгездә ял иткәндә, күпертелгән матраста йоклап киткән бер ханымның, агым белән Кара диңгез уртасына диярлек йөзеп кереп китүе билгеле. Ул дәүләт чиген йөзеп чыгып, атнадан артык (!) ач килеш диңгез уртасында йөзеп йөрергә мәҗбүр була. Аны чик сакчылары күреп алып коткара. Менә сезгә матрас!


2_34Суда куркынычсызлык кагыйдәләре:


– Йөзү өчен махсус җиһазланган урыннарда гына коеныгыз.
– Таныш булмаган урыннарда чуммагыз.
– Еракка йөзеп кермәгез.
– Суда уйнаганда бер-берегезнең кул-аякларына ябышмагыз.
– Йөзә белмәүчеләр 1 метр 20 сантиметрдан да тирән булмаган, махсус җиһазланган урыннарда гына йөзсен.

Әгәр кешенең батканын күрсәгез:


– “Кеше бата!” – дип бар көчегезгә сөрән салыгыз.
– Коткаручылар һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз.
– Батучыга коткару “мендәре”, башы төенләнгән озын бау ыргытыгыз.
– Әгәр яхшы йөзә белсәгез, батучы кеше янына йөзеп керегез һәм берничә сорау бирегез, ачык җавап бирсә, курыкмыйча аңа тотыныр өчен җилкәгезне куегыз һәм яр буена йөзеп чыгарга ярдәм итегез.
– Батучы паникага бирелгән, үзен-үзе белештермәс хәлдә булса һәм сезгә чытырдап ябышып, үзе белән аска сөйри башласа, көч кулланыгыз. Алай да аннан ычкына алмасагыз, тирән сулыш алып, суга чумыгыз. Су астында ул, һичшиксез, сездән кулларын ычкындырачак. Батучы аңын югалткан булса, аны чәченнән тотып ярга таба йөзәргә кирәк.

Үзегез бата башласагыз:


– Паникага бирелмәгез, ярдәмгә чакырыгыз.
– Аркагызга әйләнеп ятыгыз һәм кулларыгызны як-якка җәеп җибәрегез. Берничә тапкыр тирән сулыш алып, мускулларыгызның киеренкелеген бетерегез.
– Су коенырга барганда үзегез белән булавка алырга онытмагыз. Ул көзән җыерганда ярдәмгә килергә мөмкин. Булавка булмаса, аяк балтырыгызны берничә мәртәбә каты итеп чеметегез. Ул да ярдәм итмәсә, баш бармагыгызны бөгеп турайтыгыз һәм тиз генә ярга таба йөзәргә тырышыгыз.

Баткан кешегә беренче ярдәм күрсәтү:



  1. Йөзе белән аска каратып яткырырга.

  2. Авыз куышлыгын чистартырга.

  3. Тел төбенә басарга.

  4. Укшыса яки йөткерсә, эченнән су чыгып беткәнче тел төбенә әкрен генә басуны дәвам итәргә.

  5. Укшу рефлексы һәм йөрәк тибеше булмаса, аркасына яткызырга һәм ясалма сулыш алдырырга, йөрәгенә массаж ясарга. Сулый башлагач, йөзе белән аска борып салырга һәм гадәттәгечә ярдәм күрсәтергә.

  6. “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга.


Батучыны бер генә минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки, теләсә кайсы вакытта йөрәге туктавы ихтимал. Шуңа күрә, тиз арада сырхауханәгә илтү ягын карарга кирәк.
Материалның дәвамын электрон версиядә укырга

Эльза ХАММАТОВА,


© "Гаилә һәм мәктәп", №6, 2016 ел

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ