«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» хезмәткәрләре Кукмара районында булып кайтты
Сәфәр барышында Олыяз урта мәктәбендә булып биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышып чыктык. Мәктәпнең үзенчәлекле ягы – биредә милли көрәш буенча 56 чемпион тәрбияләп үстергәннәр! Әлеге белем йорт...
Сәфәр барышында Олыяз урта мәктәбендә булып биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышып чыктык. Мәктәпнең үзенчәлекле ягы – биредә милли көрәш буенча 56 чемпион тәрбияләп үстергәннәр! Әлеге белем йортында бокс, баскетбол волейбол буенча да түгәрәкләр эшләп килә. Иң шаккаттырганы исә шул булды: Олыяз мәктәбе укучылары инде күп еллар Новгород өлкәсендәге Үлем үзәнендә булып, хәбәрсез югалган солдатларның калдыкларын эзләргә булыша. Бу изге эшнең башында мәктәп директоры Хаҗиев Гомәр Хашим улы тора.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә өйрәтә торган мәктәп турында «Мәгариф» журналының алдагы саннарында укыгыз.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә өйрәтә торган мәктәп турында «Мәгариф» журналының алдагы саннарында укыгыз.
Комментарийлар