Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк
Мөслим районының Югары Табын авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән, тормыш юлын туган төбәгендәге Ташлыяр җидееллык мәктәбендә укытучылык хезмәтеннән башлап, Татарстан мәгариф министры дәр...
Мөслим районының Югары Табын авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән, тормыш юлын туган төбәгендәге Ташлыяр җидееллык мәктәбендә укытучылык хезмәтеннән башлап, Татарстан мәгариф министры дәрәҗәсенә күтәрелгән олпат зат. Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы. Педагогиканың актуаль мәсьәләләренә багышланган кырыклап китап һәм дәреслек, 300дән артык фәнни хезмәт авторы. Аңлагансыздыр, әңгәмәдәшебез – Васил Габдулла улы ГАЙФУЛЛИН.
Бүгенге интервьюда без В.Гайфуллинга Татарстанның яңа дәүләтчелегенә нигез салынган елларда республика милли мәгарифе вакыйгаларының алгы сызыгында әйдәп барган җитәкче һәм милләтпәрвәр шәхес буларак та мөрәҗәгать иттек.
СУВЕРЕНЛЫК «КАРЛЫГАЧЛАРЫ»
– Васил Габдуллович! Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. 90 нчы еллар республикабызның суверенлыгы турында Декларация кабул ителү вакыйгалары белән күңелебезгә аеруча якын. Ул чорның кайсы хатирәләре күңелегез түрендә урын алган?
– Иң башта шунысын әйтим: Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация ниндидер бер фантазия җимеше генә түгел, ә конкрет фактларга нигезләнгән рәсми документ ул. Элекке система җимерелеп, яңа идеологиягә кереп барган әлеге катлаулы чорда иң мөһиме – республика мәгариф системасын саклап кала алдык, аңа үзгәрешләр керттек. Ул чор, белүегезчә, минем Татарстан Мәгариф министрлыгында һәм Татар дәүләт гуманитар институтында эшләгән вакытым. Чыннан да, 1990 елларда республикабызда милли мәгарифне торгызу юнәлешендә күп эш башкарылды. Әмма боларга үзеннән-үзе генә, көрәшсез генә ирешелмәде. Мәгариф министрлыгы бинасы ул елларда Октябрь инкыйлабы вакытындагы Смольныйдан ким булмагандыр.
Ул вакытта татар мәктәпләре, гимназияләре, балалар бакчалары күпләп ачылды. Республикада яшәүче башка халыкларның туган телендә белем бирә торган мәктәпләргә дә игътибар зур булды. Республикабызда «Телләр турында»гы Закон (1992) кабул ителгәнче үк, 1991 елның 1 нче сентябреннән мәктәпләрдә уку-укыту планнарына беренче сыйныфтан чыгарылыш сыйныфка кадәр татар теле дәресләрен укытуны керттек. Руслар да, республикада яшәүче башка милләт балалары да татар телен өйрәнә башлады. Мәктәпләрнең уку-укыту планнарына «Татарстан һәм татар халкы тарихы» предметы да кертелде.
Әлеге яңалыклар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күпләп әзерләүне таләп итте. Алабуга, Чаллы, Казан педагогия институтларына кабул ителүчеләр санын арттыруны сорадык, тик әлеге уку йортларыннан уңай җавап булмады.
Казан дәүләт университеты ректоры Ю.Коноплев һәм татар филологиясе факультеты деканы Т.Галиуллин бу эшне уңай хәл итте. 1992 елның 1 нче сентябреннән КДУда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә ике төркемдә 44 студент укый башлады. Аларны финанслауны Татарстан Мәгариф министрлыгы үз өстенә алды.
«Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәресләрен укытырга әзерлекле укытучылар кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Хәл ителәсе тагын бер проблема барлыгы ачыкланды – мәктәпләргә чит телләр укытучылары җитми иде. 1990–1991 уку елында республикабызда чит тел укытылмаган мәктәпләрнең саны 600гә җитте.
Боларны исәпкә алып, яңа уку йортын – татар телендә белем бирә торган Татар дәүләт гуманитар институтын аякка бастырдык.
– Димәк, Татар дәүләт гуманитар институтын «суверенлык карлыгачы» дип санарга тулы хакыбыз бар. Әлеге институтның оешу тарихына киңрәк тукталсагыз иде.
– Заманның үзгәрүе, бер яктан, хәлне кыенлаштырса, икенче яктан, максатларыбызны тормышка ашыруда файдалы да булды. Мөстәкыйльлек игълан ителгәнче, Мәскәү белән киңәшмичә, бер адым да ясау мөмкин түгел иде, һәм министрлык үткәрә торган һәр чара Мәскәү белән килешеп кенә башкарылды. Ике гасыр кисешкән чор мөстәкыйльлеккә мөмкинлек биргән еллар булды. Милли мәгарифне торгызу, милләткә хезмәт итәрдәй белемле кадрлар әзерләү – безнең күңелне гел тынгысызлап йөргән уй иде. Кыенлыкларны җиңеп, күптәнге хыялны тормышка ашыруга кулдан килгән кадәр өлеш кертү – бу еллардагы төп максатларыбызның берсе булды.
Боларны исәпкә алып, яңа уку йорты ачарга булдык. Аны Татар педагогия көллияте дип атадык, көллият өчен урын эзли башладык. Ибраһимов проспектындагы эшләми торган балалар бакчасы бинасын арендага алдык, аңа капиталь ремонт ясадык, һәм көллият эшләп китте. Анда татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм чит телләр укытучылары хәзерли башладык. Татар теле һәм әдәбияты, тарих, көнчыгыш телләр факультеты, инглиз, немец, француз телләре факультеты, урта белемле һөнәри белгечләр әзерләү факультеты, ориентация һәм лингвистика факультеты тулы көченә эшләп китте.
Татар дәүләт гуманитар институты республикада гына түгел, чит өлкәләрдән килгән яшьләрнең дә яраткан уку йортына әйләнде. Аның эш нәтиҗәләре сокланырлык иде. Республикабыз өчен һәм татарлар яшәгән чит төбәкләргә иң кирәкле белгечләр әзерләдек. Студентлар фәнгә тартылды. ТДГИны тәмамлаучыларның 15 проценты ел саен аспирантурага укырга керде. Ректор җитәкчелегендә әлеге институтны милли университет итеп үзгәртү концепциясе төзелде.
Әңгәмәдәш - Таһир САБИРҖАНОВ.
Фото http://muzagit.mugallim.com/ сайтыннан.
Дәвамы киләсе 8 нче санда.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бала шәхесен ачуда мәктәп һәм ата-аналар эшчәнлеге
Әхтәмов Рамил Фансаф улы, Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 1 нче урта мәктәбе директорының милли мәгариф буенча урынбасарыИсәнмесез, кадерле әти-әниләр!Минем сезгә әйтә...
Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 1 нче урта мәктәбе директорының милли мәгариф буенча урынбасары
Исәнмесез, кадерле әти-әниләр!
Минем сезгә әйтәсе сүзем әле яңа гына чыгыш ясаган мәктәп җитәкчесе теләкләреннән әллә ни аерылмый да кебек. Тик алай да, татар теле кафедрасы җитәкчесе буларак, әйтеп китәсе теләк-фикерләрем уку елы ахырына шактый гына тупланылды.
Иң элек яхшы яктан башлап китик сүзебезне. Быелгы уку елы барышында кафедрабыз коллективы белән эшләгән эшләребез шактый саллы булды кебек. Быелдан мәктәбебездәге укыту системасы Сингапур укыту структуралары белән үрелеп барыла башлады. Эш-планнарыбызда һәм дәресләребездә Сингапур методикасы элементлары кертелде. Билгеле, бу юнәлештәге эшләр белән сезне класс җитәкчеләре таныштырып киткәннәр иде. Моңа карата һәрберегезнең үз фикере булуын да беләбез, тик алай да башта эксперимент рәвешендә булса, аннары бер фикергә килергә сүз дә биргән идек. Әлеге Сингапур белем бирү структуралары кулланып уздырылган дәресләрдә укучыларның татар телен ничек үзләштерүен дә тикшереп чыктык. Һәрбер укытучы үзенә дәрес темасын ачарга җиңел булган элементларны сайлап ачык дәресләр күрсәтте. Кафедрабызда укытучыларга һәм укучыларга әлеге сингапур элементлары өстендә эшләргә дигән максатны калдырдык.
Укучыларны татар теле дәресләрендә телнең серләренә төшендереп кенә калмыйча, алар белән төрле чараларда да катнаштык. Укучыларның телгә карата кызыксынуын арттыру максатыннан, мәктәпкүләм бәйгеләр оештырып тордык. Район һәм республика буенча үткәрелгән чараларда да бик актив рәвештә укучыларыбыз үз көчләрен сынап карадылар. Татар теле он-лайн тестлар, «Зирәк тиен», төрле республикакүләм олимпиада һәм конференцияләрдә катнашу һәм призлы урыннар яулау, безнең рус телле мәктәбебез өчен зур дәрәҗә дип саныйм мин. Иң кызыклы һәм рухияткә бай дип, тел айлыгы кысаларында оештырылган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чараларны әйтеп үтәсем килә. Укучыларыбызның шагыйрьнең әсәрләренә багышлап ясалган рәсемнәре район күләмендә дә призлы урыннарга лаек булды. Шигырь бәйгеләре дә бик күңелле һәм матур үтте, укучылар тагын бер кат үзләренең сәхнәдә шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли белүләрен, үз-үзләрен ышанычлы итеп тотулары белән район мәгариф бүлегеннән килгән жюри әгъзаларын да тагын бер кат шаккатырды. Ә инде сәхнәдә Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык», «Күбәләк», «Шүрәле» һ.б. әсәрләрен сәхнәләштерүне күргәч, укытучыларга һәм укучыларның ата-аналарына бәяләп бетергесез рәхмәт хисләре артты: ул костюмнарның тегелеше, сәхнәдәге декорация, укучыларның сәхнәдәге уены мәктәп коллективы белән ата-аналарның татлы җимеше димичә ни дисең тагын?!
Шулай ук республикабыз күләмендә ел саен оештырылып килә торган «Мин татарча сөйләшәм – 2015» акциясендә дә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Шәһәребез буйлап җәмәгать биналарындагы дивар такталарына эленгән язуларның татарча язылу-язылмавын һәм дөреслеген тикшереп чыктык. Шушы акция кысаларында кайбер ата-аналарыбыз үзләре безне эш урыннарына кунакка чакырдылар. Шулай итеп, укучыларыбыз белән китапханәгә, сырхауханәгә, музейга һәм полиция бүлегенә барып, анда эш барышында татарча белү-белмәүләрен, сөйләшү-сөйләшмәүләрен, татарча язуларның булдырылуын тикшереп, тагын бер кат телнең әһәмиятлелеген ассызыклап, кунак булып кайттык. Татар теленә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту максатында укучыларыбыз белән яслеләргә, балалар бакчасына, картлар һәм гарипләр йортларына барып концертлар куйдык. Һәм иң истә калганы «Гаилә бәйрәме» дигән ата-аналар һәм укучылар катнашында үткәрелгән мәктәпкүләм бәйге белән күңелле тел айлыгыбызны тәмамладык. Ирешелгән уңышлар, җиңүләргә китергән юлларыбыз мәктәп һәм әти-әниләребезнең генә тырышлыгы икәнлегенә тагын бер кат төшенәбез. Шушы уку елында бергә-бергә ярдәмләшеп эшләгәнегез өчен Сезгә – кадерле әти-әниләребез, кафедрабыз исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алдан әйтеп үткәнемчә, кызганычка каршы, каядыр күреп белмичәме, әллә инде белеп күрмичә киткән хаталар, җитешмәгән якларыбыз да бар. Сүзебез иң элек татар теленнән үткәрелгән ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) хакында. 9 нчы сыйныфларга уку елы барышында әлеге имтихан турында алдан әйтелеп киленде, укучылар һәм ата-аналар белән һәрдаим җыелышлар үткәрелде, эшнең ничек мөһим булуын ассызыклап тордык, тик ни кызганыч, 9 сыйныф укучылары гына бу имтиханга бик җиңел карадылар. Хәтта кайберләре укытучылар оештырган консультацияләрдән дә качып китүне кулай күрделәр. Нәтиҗәдә, татар теленнән үткәрелгән ДЙАның минем кулдагы нәтиҗәләре сезнең дә күпләрегезне шатландырмаска мөмкин. Нәрсәне дөрес эшләмәдек, нидән килеп чыкканлыгы турында баш ватасы гына кала инде хәзер.
Шушы максаттан чыгып 8 нче сыйныфлар белән дә аерым ДЙАга багышланган җыелышлар үткәрдек, ата-аналарга барысын да аңлаттык. Балаларны ата-аналар өйдә укуларын контрольдә тотмаса, аларга бераз басым ясамаса, безнең мәктәпнең генә көче чикле булуын аңлыйсыздыр, хөрмәтле ата-аналар. Безнең шәһәрне шәһәр дип әйтеп булмый инде, бер карасаң, күбебезнең үз хуҗалыгыбыз бар, авылча яшибез, ник соң без үз балаларыбызга җавапсыз карыйбыз, аларны эш белән тәрбиялисебез килми, үзебез шуларны, уенга алдандырып, тормыш мәшәкатьләреннән саклап киләбез, сез соң үзегез начар тәрбия, кирәкмәгән белем алдыгызмыни?! Балаларыгызны наданлык, тәрбиясезлек, әхлаксызлык упкынына салмасагыз иде! Чыгышымны Г.Тукайның шигыре белән тәмамлыйсым килә: «И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...”
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар
0
0
Есть ли правовые основания увольнения учителей по результатам ЕГЭ? Автор: укытучы
0
0