Әдилә БОРҺАНОВА автор яңалыклары
-
Әтиләрне бүләкләделәр
Бүген Казан шәһәренең 107 нче гимназиясендә «Отцовское признание» («Аталар хөрмәте») республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара «Әтиләр берлеге» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән тәүге тапкыр үткәрелә. Сәхнәдә гаиләсе һәм җәмгыять өчен үрнәк булган әтиләрне зурладылар.
-
Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.
-
Бүген – Бәраәт кичәсе
Бүген, 13 февральдән 14 енә каршы төндә, Бәраәт, ягъни Ләйләтүл-бәраәт кичәсе уза.
-
Мәгариф турындагы законга үзгәреш кертелде
12 февраль көнне КФУның Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы узды.
-
Яшьләр ассамблеясында яңа җитәкче
«Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең рәисе итеп Диләрә Дамар билгеләнде. Яңа җитәкчене 7 февраль көнне оешманың исәп-сайлау конференциясендә сайладылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак.
-
БДИга гариза тапшыру вакыты тәмамлана
2025 елда БДИга гаризалар тапшырырга санаулы көннәр калып бара. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1 февраль – документлар тапшыру өчен соңгы көн.
-
Казанда «Саннар дәресе» үтте
22 гыйнвар көнне Казанның 187 нче лицеенда укучылар өчен «Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект» дип аталган дәрес үтте. Бу «Саннар дәресе» («Урок цифры») – Бөтенроссия белем бирү проектының 2025 елдагы тәүге чарасы.
-
Күк йөзендә планеталар парады узачак
Бүген төнлә күк йөзендә планеталар парады узачак.
-
Менеделеевскида халыкара олимпиада узачак
1–4 мартта Менделеевск шәһәрендә икенче ел рәттән «Менделеев токымнары» дип аталган химия һәм химия технологияләре буенча олимпиада узачак.
-
Кайда чаңгы шуарга?
Кыш күрке – чаңгы. Әйдәгез, чаңгыда шуарга! Түбәндәге адреслар буенча Казандагы чаңгы шуу урыннарын барлыйбыз. Барыр алдыннан эш сәгатьләрен белешеп бетерү мөһим.
-
Машиналарны бизәгән өчен штраф салыначак
Татарстанда машиналарны гирляндалар белән бизәү тыела – моның өчен хәтта 500 сум күләмендә штраф каралган.
-
Үзбәк гүзәле – Нәүрүз!
Төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме Нәүрүз фарсы телендә «яңа көн» дигәнне аңлата. Бай тарихлы бу бәйрәм татарлар, үзбәкләр, таҗиклар, азәрбайҗанлылар, төрекмәннәр һәм башка халыклар өчен яз килү, яңа тормыш башлану символы булып тора. Халыкара бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән Нәүрүз һәр милләт өчен зур әһәмияткә ия.
-
Белорусча Май чабу
Май чабуны (Масленица) билгеләп үтүче башка славян халыклары кебек үк, белоруслар да әлеге бәйрәмне кышны озатып, язны каршы алу белән бәйли. Белорус халкында Май чабуның төрле атамалары бар. Кайбер өлкәләрдә аны Масленка, Сырница дип тә атыйлар. Чөнки елның бу фасылында һәр табында сөт ризыклары мулдан була. Бәйрәм көннәрендә олысы да, кечесе дә шулар белән сыйлана. Май чабу чаралары җиде көн дәвам итә.
-
Штраф бәясе арта
Шәһәр транспортында билетсыз йөргән өчен штраф бәясе 2500 сумга күтәреләчәк.