Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгәр өйдә рәнҗетсәләр

Cер түгел, кайбер бала өйдә наз, җылы караш тоймый үсә.

Cер түгел, кайбер бала өйдә наз, җылы караш тоймый үсә. Көтеп алынмаган бала булгангамы, әти-әнисе кыз көтеп –  малай яисә малай көтеп кыз тугангамы, яки «әллә кемгә охшаган»гамы аңа сабый чагында да, үсмер вакытында да шактый эләгә. Каккалап, суккалап, тел белән дә, кул белән дә тамызып «тәрбиялиләр». Менә шундый очракларны күздә тотып, башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән очраштык. 

ТӘКЪДИРЕ ШУЛМЫ?
–    Мондый мөшкел хәлгә тарыган бала нәрсә эшли ала, хәзрәт? 
–    Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Мондый очракларда бала берни эшли алмый. Шушы әти-әнисе аны 
дөньяга китергән. Ашата, эчертә. Әти-әни нинди генә яман булса да, ул бала өчен барыбер бу дөньяда болардан да якынрак кеше юк. Шуңа күрә ач-ялангач булса, кыйнаса да, аның башка чарасы юк. Шул гаиләдә үсә ул. Бу – аның тәкъдире, язмышыдыр инде дип әйтик. 
–    Әлеге очракларда бала өйдән чыгып качарга мөмкин. 
–    Мөмкин. Ярдәм сорап, участок инспекторларына, «Ышаныч» телефоннарына, психологларга шылтыратуы ихтимал. Шылтыратса, опека органнарыннан вәкилләр һичшиксез киләчәк. Кыйнап эзе калса, тормыш шартлары начар булса, әти-әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр, баланы ятимнәр йортына бирәчәкләр. Тик анда какмаслар, сукмаслар дип кем ышандыра ала?! Кага-суга торган гаиләдән алып кага-суга торган детдомга бирсәң, баланың хәле үзгәрәме? Ул бичара анда, «әти», «әни» дип әйтә алмыйча, кимсенеп үсәчәк. Ярар, тәрбиячеләре әйбәт булды, ди. Ишләре ничек кабул итәр? Өйдә ике-өч бала булса, ятимнәр йортында –  йөз бала. Анда ризыкларны, киемнәрне ничек бүлешәләр? Шуңа күрә  бала мондый очракта берни эшли алмый. Үлем куркынычы янаса гына бала, төрле тарафка мөрәҗәгать итеп, үзен якларга, сакларга мөмкин. 

БАЛАНЫҢ БӘГЫРЕ КАТМАСЫН ДИСӘҢ
–    Хәлне җиңеләйтүнең бернинди ысулы юкмыни? 
–    Мондый мөшкел очракларда баланың туганнары игътибарлы булырга тиеш. Сабый үзе мондый мөгамәләне яманлык дип уйламыйча, әти-әни шундый булырга тиештер, дип тә кабул итәргә мөмкин. Үсә төшкәч кенә, кара әле, әти-әни бик дорфа булган, мине яратмаган, тискәре мөнәсәбәтләре сүздә, гамәлдә дә чагылган икән, дип уйлана. Бездә дәү әти, дәү әни дә бар әле. Хәзер аларның да шактые, үз тормышын гына кайгыртып, оныкларының ничек үсүенә бармак аша карый. Бала әти-әнисеннән күрмәгән игътибар-назны дәү әти, дәү әнидән алырга мөмкин. Әти-әниләрнең бертуганнары – абый- апалары, энекәш-сеңелкәшләре бар, алар да игътибарлы булсын иде. Әйтик,  энекәшнең яки абыйның баласы ничек үсә икән дип кызыксын, хәлен сораш. Хәле бик читен булса, бәлкем, үзегезгә тәрбияләргә алырсыз. 
–    Әгәр бирәселәре килмәсә, үзебездә үссен, дисәләр?
–    Андый вакытта килеп ярдәм итәргә тиешсең. Иң мөһиме:  тегендә күрмәгән игътибар-назны сабыйга син бирер-
гә тиешсең. Җылы караш җитмәгәнгә, аның бәгыре ката да инде. Ата-анадан кала иң элек туганнары игътибарлы булсын. Мәктәп вәкилләре, дәүләт чиновниклары законда каралганга күрә генә килеп, гаилә хәлен тикшереп йөри. Алар, гадәттә, баланы ятимнәр йортына бирә дә оныта. 

КЫРЫСЛЫК  – ЯВЫЗЛЫК ТҮГЕЛ 
–    Туганнары булмаса? 
–    Туганнары булмаса, күршеләр күз-колак булырга тиеш. Күрше балаларының авыр хәлләрен күрсәң, аларны үзеңә чакырып,  ашатып, эчертеп, наз-игътибар бирә аласың. Гомумән, бала, беркемгә дә кирәк түгелмен икән, дип үсмәсен. Шул ук вакытта нинди генә кешеләр булмасын, барыбер бала үз әти-әнисен ярата. Чөнки алар аңа тормыш, гомер биргән. Әти-әнинең нинди булуы – баланың язмышы ул. Баланың холкы  калыплашсын өчен, бәлкем, әти-әнисе шундый булырга тиештер? Бәлкем, шушындый әти-әни генә баланы «җиңә» ала торгандыр? Кайвакыт карап торам: кайбер әти-әни баласына карата бигрәк кырыс. Шуннан теге баланы читтән генә күзәтә башлыйм.  Сөйләшеп карыйсың, тыңламый. Бу баланың холкы шундый икән. Әти-әнисе, шуны яхшы белеп, кырыслык күрсәтә, димәк. Кайвакыт, бу баланы кыерсыталар икән, дип уйласак та, әлеге мөгамәлә кыерсыту түгел, кырыслык булып чыга. 
Кайбер мәктәпләрдә: «Өйдә кыерсытсалар  шылтыратыгыз», – дип, телефон бирәләр. Балалар, гадәттә, хәйләгә оста була: үз дигәненә кайберсе елап, көйсезләнеп, кайберсе үҗәтләнеп, хәтта авыруга сабышып ирешә. Кайберсе яңа кием, яңа телефон, хәтта туңдырма алып бирмәсәләр дә, ярдәм сорап шылтырата.

Бервакыт күршебездә шундый хәл булды. Балалары, әни безне карамый, эчә, өйгә чит кешеләр ияртеп кайта, дип шылтыраткан да, килеп, боларны җыеп, детдомга алып киттеләр. Бер ай үттеме икән: теге балалар кире кайтты. Тегендә әйбәтме, мондамы, дип сорыйлар икән. «Әлбәттә, өйдә әйбәтрәк!» – дигәннәр. Әни кеше эчсә, ашатмаса да, бала өчен өйдә яхшырак. 

ГАИЛӘДӘ ТАТУЛЫК БУЛМАСА 
–    Кайбер ата-ана үз баласын яратып бетерми. 
–    Әйе, андый хәлләр булгалый. Мондый салкын мөнәсәбәтне йомшартуны күздә тоткан дога бар.  Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Аллаһуммә һәб ләнә мин әзуҗинә вә зурриятинә курратә әгъюнин вәҗгәлнә лилмуттәкыйнә имәмән (Йә Раббым, хатыннарымны, балаларымны йөрәгемә якын, күз нурым ит, алар тәрбияле булсын)», – дип, дога кылган, өммәттәшләребезне дә үз гаиләләрен, балаларын яратырга өндәгән.

Чынлап та, үз балаларыңа, хатыныңа, иреңә карата ниндидер салкынлык булырга мөмкин. Андый салкынлык, табигый, тату яшәргә комачаулый.  Шушылай дога кылганда, ата-ана баласына миһербанлы, шәфкатьле була. 

Ата-аналар һәм балалар арасында килеп чыга торган аңлашылмаучылыкларны динебез ярдәмендә хәл итә алабыз. Югыйсә күпләр динне хәләл-хәрәм мәсьәләсе генә дип уйлый. Дин –  балага, туганга, ата-анага, күршеләргә мөнәсәбәт ул. Дога, үгет-нәсыйхәт белән күңелләрне көйли-көйли, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. 

Укытучы да бала тәрбияләүдә катнаша ала. Кайвакыт балага җитмәгән назны күрше бирә, дидек. Укытучы да бирер-
гә мөмкин. Динебездә дә шулай: мөгаллим, сабакка йөрүче баланың холык-фигылен күреп торгач, әти-әнисенә киңәш тә бирә. 

–    Хәзрәт, элек милләтебездә ятимнәр йорты булмаган.
–    Чыннан да, хәзер башка кавемнәргә охшый башладык. Динебездә уллыкка, кызлыкка алу дигән нәрсә юк. Тәрбиягә, асрамага алу гына бар. Баланы кемгә генә бирсәң дә, ул аның гаиләсеннән булмаячак. Аларның фамилиясен алырга тиеш түгел. Әле асрамага алсаң, проблема туарга мөмкин. Әйтик, малайны асрамага алсаң,  ул үсә төшкәч, хатының аның каршында яулыксыз йөри алмый. Синең  бала түгел ич. Балаларыгызга да чит-ят кеше. Балигъ булгач, берәр балагыз белән гаилә дә кора ала. Шуның өчен дә баланы кардәшләрегез алса, туганлык җепләре булгач, күпкә хәерлерәк. Шул сәбәпле дә туганнар үзара элемтәне югалтмаска тиеш. 

Әңгәмәдәш - Рәшит Минһаҗ

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ