Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата хакы

Динебездә гаиләгә зур игътибар бирелә.

Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Динебездә гаиләгә зур игътибар бирелә. Аңлашыладыр: гаилә тулы булмаса, анда шатлык, тынычлык, бәхет, тәрбия тулы була алмый. Гаиләдә һәрбер кешенең үз урыны бар. Әни кеше, әти кеше, дәү әни, дәү әти, абый-апа, бертуганнар аерым урын били.

Гаиләдә кем иң зур хөрмәткә лаек, дип сорагач, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Әниегез!» – дип җавап биргән. Аннары кем дип кызыксынгач та: «Әниегез!» – дип җаваплаган. Өченче мәртәбә сорагач та, шул ук җавапны кабатлаган. Дүртенче тапкыр сорагач кына: «Әтиегез!» – дип белдергән. Моны инде, билгеле, әни кешенең хакы өч мәртәбә артык дип түгел, әни кеше өч тапкыр күбрәк хөрмәт ителергә тиеш дип аңларга кирәк. Әлбәттә, әти кешенең дә гаиләдә урыны зур. Һәрхәлдә, әни кешедән соң әти хакы бара. Ничек кенә теләсәк тә, бигрәк тә кечкенә чагында балалар әнисе янында күбрәк була. Тугыз ай йөрәге янында йөрткән, авырлык белән тапкан, имезгән... Баланы бакканда, тәрбияләгәндә, кайсы яктан гына карасак та, әни кешенең вазифасы, җаваплылыгы зуррак. Билгеле, бу сүзләрне әти кешене хөрмәт итмәсәң дә була, аның әһәмияте кечкенә икән дип аңларга ярамый. Әти кеше дә, бала тәрбияләгәндә, әһәмиятле урын били. 

Статистика мәгълүматларына караганда, бездә әтисез генә бала табып үстерүче әниләр шактый нык арткан. Үзем өчен генә табам, бер баланы үзем дә аякка бастыра алам, дип фикер йөртүчеләрнең саны, ни кызганыч, һич тә кимүгә бармый. Бу – тамырдан хата фикер. Белгечләр раславынча, психик авырулар белән авырып хастаханәгә эләккән балаларның 80 проценты әтисез тәрбияләнүче кызлар, малайлар икән. Өйдән чыгып качкан яшүсмерләрнең 90 проценты әтисез гаиләдә үскәннәр. Үз-үзенә кул салу хастасына бирешүче балалар әни тәрбиясендә генә үсүчеләр арасында ике тапкыр күбрәк, диләр. 

Гаиләдә әти булмаса, бала кимсенеп үсә яки ул вазифаны үтәүчене башка урыннан эзли башлый. Шуның өчен гаиләдә әни дә, әти дә булырга тиеш.

Әти – гадел, әни мәрхәмәтле булсын   
Дини яктан караганда, әти кеше белән әни кешенең үзенчәлеге,  төп сыйфаты нидән гыйбарәт дигәндә, әти – гадел, әни мәрхәмәтле булырга тиеш, диләр. Әти кеше дә рәхимле, шул ук вакытта гадел дә булса, гаиләдә аның абруе бермә-бер арта (ни кызганыч, кайбер хатын-кызларыбыз, моны аңламыйча, ирен санлап бетерми, шулай балалары алдында әти кешенең абруен төшерә). Хатыны ирен хөрмәт итсә, балалары да әтиләрен ихтирам итә. Шулай әти сүзе гаиләдә зур, саллы була. Иң әүвәл әти кеше, балаларына гаделлек белән карап, берсен башкаларыннан артыграк якламаска, кайсындыр ныграк яратса да, моны бүтәннәренә сиздермәскә, тигезлек сакларга тиеш. Югыйсә балалар арасында көнчелек,  нәфрәт туарга мөмкин. Әти сүзе дигәннән. Кайвакытта балалар артык шукланып, йөгәнсезләнеп китә. Шундый чакта әни кеше, әтиегезгә әйтәм, дип кисәтергә тиеш. Куркыту йөзеннән түгел, әтиегез кырысрак, озак уйлап тормас, эләктерергә дә мөмкин, дип аңларга кирәк моны. Әти үрнәк булса, бала шуңа охшарга тырыша. Ниндидер кыен хәл килеп чыкса, әти яклар дип ышана. 

Әнинең үзенә күрә  мәхәббәте булса, әтинең дә үзенә күрә балаларына мәхәббәте, мәрхәмәте булсын. Әти кеше дорфа, таләпчән булып, мин хуҗа, мин җаваплы, дип кырыс кына йөрмичә, балалар белән уйнарга, аралашырга да тиеш. Аларның проблемаларын тыңлап, төпле үгет-нәсыйхәтен, киңәшен бирсен. Әйтик, Мөхәммәд пәйгамбәребез намаз укыганда, оныклары аның муенына менеп атланган, арттан килеп кочып алган, алдына килеп яткан. Ул сәҗдәдә булса да какмаган, сукмаган, комачаулап йөрмәгез әле, дип этеп-төртеп җибәрмәгән, тупаслык күрсәтмәгән. Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребезнең оныкларын үпкәнен күрә дә: «Минем ун балам бар, аларның берсен дә үпкәнем, сөйгәнем булмады, алар белән уйнап утырырга да вакытым юк», – дип әйтә икән. «Аллаһы Тәгалә синең күңелеңә мәрхәмәтлек бирмәсә, мин нишли алам инде?!» – дип җавап кайтара моңа рәсүлебез. Мөхәммәд пәйгамбәр балалары, оныклары белән уйнаган, аралашкан, хәлләрен сораштырып торган. Балалары аңардан куркып тормаган,  хөрмәт тә иткән, яраткан  да. 

Әти кешенең балаларга мәхәббәте, йомшаклыгы, җылы карашы булмаса, бала игътибар-назны башка җирдән эзли башлый. Әйтик, кемдер укытучысын, тренерын әтисе урынына күрә. Бер караганда, спортны үз итү начар түгел. Ләкин бит әле: урам тәрбиясе дигән нәрсә дә бар. Баланың, яман кешеләргә ияреп, җинаять юлына кереп китү ихтималы да юк түгел. Интернетта хәзер нинди генә секталар, ялган остазлар юк.

Иң хәерле сәдака  
Әти кешенең тагын бер зур җаваплылыгы – гаиләнең матди ягын тәэмин итү, хатынының, балаларының өс-башын кайгырту, ризык алып кайту. Гаиләдә әти кеше булмаса, әни кешегә икеләтә күбрәк эшләргә туры килә. Ул эштә озаграк була икән, балаларга ана назы да азрак эләгә. Эштән арып-талып кайткач, тәрбиягә, балалар белән сөйләшергә вакыты, мөмкинлеге калмый. Шуңа күрә эшләп хәләл мал табу –  ир кешенең мөһим вазифасы. Ир кеше эшләп гаиләсен тукландырып торса, өйдә тотрыклылык барлыкка килә. Хатын-кыз, кайдан ризык табыйм, дип баш ватмый. Вакыты башка кирәкле, мөһим эшләргә сарыф ителә. 

Сер түгел, алимент түләүдән качып йөрүче байтак әтиләр бар. Дини булмаганлыктанмы, Алладан курыкмагангамы, бу дөньяда кача алдым дип уйлый ул. Тик теге бала әтисенә рәнҗеп, тумыштан  нәфрәт белән үсә ләбаса.  Ул да бит, Алла сакласын, үз балаларын шулай калдырып китәргә мөмкин. Яки бу ир кеше яшь вакытында герой булып, батыраеп, кукраеп йөри дә, аннары, өлкән яшькә җиткәч, кем белә, нинди хәлдә калыр? Олыгайган көнендә  кайтып балаларының ишеген шакырга, күрергә, аралашырга теләргә  мөмкин ич. Шуңа күрә баланың Ходайдан бирелгән әманәт икәнен онытырга ярамый. Инде теге яки бу сәбәп белән гаилә таркала, никахлы, тату тормыш килеп чыкмый икән, бала гаепле түгел. Балаң синеке ич. Син аны кайгыртырга, хәләл ризык белән тәэмин итәргә бурычлы. Бала башкалар арасында  кимсенеп үсмәсен өчен аралашып тору да мөһим. Ерактарак булса да, әтисе барлыгын бала белеп торсын, бик кирәк вакытта, бәйрәмнәрдә булса да аралаша алсын. Димәк, әти кеше рухи яктан да бала тәрбияләүдә катнашырга тиеш. Шуңа күрә кешенең үз гаиләсен карауга тоткан акчасы  иң кирәкле, иң мөһим сәдака булып чыга. Гаиләсенә, балаларына нәрсәдер сатып алды икән, димәк, ул – иң хәерле сәдака. Шуңа да инде «Сәдаканы иң элек үзеңә бир» дигән гыйбарәне иң әүвәл үз гаиләңне кайгырт дип аңларга кирәк. Шундый кешеләр дә бар: җәмгыятьтә үзләрен юмарт, иганәче зат итеп күрсәтергә теләп, тегендә-монда акча тараталар. Шул ук вакытта, балалары мохтаҗлык кичерә торып, алиментларын түләмиләр. Гаиләңне тәэмин иткәч кенә, башкаларны кайгыртырга мөмкин, дип өйрәтә динебез.

Ни кызганыч, гарип бала туды дип, моның сәбәбен хатыныннан яки үзеннән күреп, яисә куркып калып, гел күз алдында тормасын дип тә, гаиләсен ташлап чыгып китүче ир-атлар да бар. Билгеле, бу – бик зур сынау. Беренчедән, онытмаска кирәк: баланы бирүче – Аллаһы Тәгалә. Сау-сәламәт булса да, авыру булса да, Ходай  бирде икән, без инде аны каршы алырга тиеш. Ризыкны бирүче – Аллаһы Тәгалә. Әти-әни сәбәпче булса, үстерүче дә – Ул. Баланың сәламәтлеген алды икән, Раббыбыз көтмәгән яктан бу гаиләнең ризыгын арттырырга, башка нәрсәләр бирергә  мөмкин. Ышанырга кирәк: Ул ризыксыз, ярдәмсез  калдырмый. Кайбер кеше авырудан, авырлыктан куркып качарга тели.   Бу сынауны үтеп, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бар. Аннары Алла сакласын, авыру бала яныннан качтың да, бер-ике айдан үзеңнең тагын да кыенрак хәлдә калуың ихтимал. Балага караганда да мохтаҗрак хәлдә калуың бар. Бу бала бәлкем үсеп җитеп әтисен дә карар. Ул вакытта оят булмасмы?! 

Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Һәрберегез – көтүче, һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», – диелгән. Әти кеше – гаиләсенең көтүчесе. Ул гаиләсе өчен Аллаһ каршында җаваплы. Хатыны, балалары, оныклары өчен ир кеше җаваплы. Иң куркынычы – баланың авыру булуы да түгел, Алла сакласын, имансыз иттереп тәрбияләү. Әгәр тәрбия бирмәсә, Аллаһның барлыгын өйрәтмәсә, бала динсез, имансыз булып үссә, бу – иң куркынычы.   Шуңа күрә баланың иманлы, тәртипле булып үсүендә әти кешенең урыны, җаваплылыгы бик зур. Билгеле, тегенди, мондый булыгыз, дип  сөйләп кенә  утырмыйча, әти кеше үзе дә үрнәк булырга, яхшы гамәлләр, игелекләр кылырга тиеш.  

Алмаз хәзрәт Мөслихов, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Бала киресен эшли

«Гадәттәгечә 5 яшьлек улым Әмирне бакчадан кереп алдым...

...Көн дәвамында җыелган хәбәрләр белән уртаклаша-уртаклаша күңелле генә кайтып барганда, кибеткә сугылырга уйладык. Шунда кергәч, бәгырь җимешемне алмаштырып куйдылармыни. Төсле-төсле каплардагы соклар тезелгән киштә яныннан тыныч кына узмакчы идем, балам туктатты: башта миңа карады, ым белән генә юк дигәч, кычкырып еларга тотынды. Бер сок өчен кеше алдында хур булдым. Алып кына бирәсе калган. Әнисенең эштән арып кайтканын аңламый микәнни соң ул? Кризис дигәннәре бераз үсә торгач булырга тиеш бит, ахрысы, балаларның?» 
Әлфия, Бөгелмә 

Барыбыз да сау-сәламәт һәм тыңлаучан балалар үстерергә хыяллана. Әмма олылар никадәр тырышмасын, сабыйлар кайвакыт үзләре дә аңламастан, кайчак махсус рәвештә тәртәдән чыга. Тыныч кына йөргән бала берзаман тыңламый башлый, сүз кушканга игътибар итми, үтенечләрне ишетми яки бөтенләй киресен эшләп шаккатыра. Бу күренешләргә нәрсә сәбәп була? Әти-әнигә бу хәлләргә җайлашыргамы, әллә инде чара күрү юлларын эзләргәме? Әлеге сорауларга җавап табып карыйк. Беренче баш күтәрүләр сизелгән 2–7 яшьлек бала үч итеп яки махсус рәвештә кирегә сукаламый. Уйлап кына карагыз: үз кыланмышлары я сүзе белән кемгәдер зыян салыр өчен кечкенә кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Махсус рәвештә кушканның киресен эшләр өчен әйткән һәр сүзен уйлау, каршы якның үзе өчен отышлы һәр реакциясен исәпләп чыгару кебек авыр гамәлләр кылу өчен кечкенә кешенең мие җитлегеп бетмәгән әле. Хат язган Әлфия ханым улының кыланмышларын махсус корылган план буенча башкарылган гамәл дип уйласа, ялгыша. Бу җәһәттән безнең теге яки бу хәлгә карата реакциябез турында әйтеп узу уңышлы булыр. Кайчак бала тарафыннан ялгыш сибелгән су тамчылары безне чыгырдан чыгара. Үз бәгырь җимешебезгә тавыш күтәрергә, хәтта арт сабагын укытырга да күп сорамыйбыз андый чакта. Янәсе, без эштән арып кайткан, монда тагын кәеф бозарга көтеп торалар. Икенче очракны карыйк: күтәренке кәефле чагыбызда бала ялгыш тиеш китеп ауган бер ваза су да күңелдә тискәре хис тудырмый. Бу чакта: «Әйдә, җимешем, бергәләп сөртеп алабыз» дип әйтү уртак эшкә өндәү булып яңгырый. Шуңа күңелегезгә шуны беркетеп куегыз: теге яки бу хәлгә карата мөнәсәбәт – һәркемнең шәхси эше, беркайчан да үзегезнең эмоциональ халәтегез өчен җаваплылыкны башка кешеләргә сылтап калдырмагыз. Ачулану, кул күтәрү кебек күренешләр ул рухи сызланулардан килә. Эштә җитәкче ачуланган булса, әлеге дә баягы шул су тамчылары да кызган майга кабынып китәр өчен бер сәбәп була ала. Бер мисал китерим: тешебез сызлый башлый икән, без тизрәк табибка барып аны дәвалау чарасын күрергә тырышабыз, шулаймы? Әйе, кайберәүләр куркам дип соң чиккә кадәр түзеп йөри. Ә бит рухи авыртуга чыдау үз-үзеңне эчтән ашауга китерә. Шуңа күрә проблеманы вакытында күреп, аны чишү юлларын ачыкларга кирәк. Биредә төп рольне теләк-омтылыш уйный.  

Миңа бервакыт Алисә ханым мөрәҗәгать итте. Кызы үлеп конфет ярата. Әнисе исә кайчак татлы әйбер белән сыйлый, ә кайчак тыя. Шул сәбәпле тирә-юньдәгеләр бушлай концерт тыңлый. Мондый тискәрелек кайдан килә соң, алайса, диярсез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз-үзеңне тоту шаблоны бик тиз формалаша. Бер үк ситуациядә карата без бер, ике, өч мәртәбә бер үк төрле гамәл башкарабыз икән, бала күңелендә «шулай дөрес, уңайлы» дигән фикер туа. Мәсәлән, шул ук кибет мисалы. Кычкырып елаган бала тизрәк тынычлансын өчен әти-әни нишли? Ул теләгән әйберне алып бирә. Әзрәк үсә төшкәч, олылар баланың тәртибен үзгәртмәкче булып карый да, тик соң. Бала манипуляцияләргә өйрәнгән. Ә ул нормаль дип кабул итә торган күренешкә әти-әниләр үзе юл күрсәтә. Төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Бер төрле итеп тәрбияли алгансыз икән, икенче якка да үзгәртә алачаксыз, тик бу юлы күбрәк вакыт һәм сабырлык кирәк булачак. Чөнки баланың үзе өчен җайлы булган рельслары бар инде, аны башка юлга чыгару, җиңел булмаса да, мөмкин эш.

Баллы ризыкның үсеп килүче организм өчен бер дә файдага булмаганлыгын да искәртеп, Алисә ханымга баласы өчен көнлек норма билгеләргә киңәш иттем. Ана, үзе өчен билгеле бер чик куеп, шул карарында нык тора икән, яңалыкны бала да кабул итә. Әлбәттә, сабыйларның баллы ризык ашыйсы килү яки башка төрле теләкләре бихисап. Ә әти-әниләрнең бурычы, икесе бер фикердә булып, шуларны көйләп торудан гыйбарәт. Чикләүләр игълан ителгән мәлдә бала көйсезләнергә мөмкин, бу очракта сабыйның хәленә керергә кирәк. «Улым / кызым, сине аңлыйм. Әмма күп итеп баллы ризык ашасаң, тешең бозылачак. Әйдә, бүген алма белән сыйлан», – дип әйтү дә җитә. Әлбәттә, балага ияләшкән халәте ошый, әмма бу яшьтә әле олылар теләге карар буларак кабул ителә», – ди кунагыбыз. 

Мәктәп яшегендәге бала исә, чыннан да, махсус рәвештә якын кешесен тыңламаска, киресен эшләргә сәләтле. Әмма биредә бер фикерне истә тотарга кирәк: рухи халәте тыныч, аңа рәхәт булганда гына, бала тыңлаучан була, киреләнми. Үзен начар тота икән, димәк, аны нидер борчый. Югарыда, әниләрнең чарасызлыктан кычкыруы турында әйткән идек бит, биредә дә шул ук хәл. Бала үз авыртуын иң якын кешесенә авырлык китерү аша күрсәтә. Димәк, кайчандыр олы кешеләр аны кыен хәлдә калдырган, ә бүген әлеге үпкә аның тискәре гамәлләре аша чагылыш тапкан. Шуңа күрә мондый хәлләр килеп чыкканда үзеңә килгән авырлыкны онытып, ситуациягә бала күзлегеннән карарга кирәк.

Һәм әти-әниләргә киңәшем шул: алар үз балаларына проблема тудырырга уйлап кына йөри торган дошман буларак карамасыннар иде. Нинди генә очрак булуга карамастан, ата-ана һәм бала мәсьәләдән өстен калырга, килеп чыккан хәлне бергәләп чишү юлларын эзләргә омтылсын иде. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр ул сугыш кыры түгел. Йөрәк парәләребез безгә беркайчан да начарлык теләми. 

Галия Гыймадиева

Фото: М. Кыямова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ