Гаилә бәхете
Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә парлы итеп яралткан.
Мөселманнарның Изге китабы Коръән-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелгән: «Җир үстереп биргән нигъмәтләрне дә, кешеләрне дә һәм тагын аларга мәгълүм булмаган әллә никадәр нәрсәләрне парлы-парлы итеп төзүче Аллаһка чиксез мактаулар!» («Йасин» сүрәсе, 36 нчы аять).
Төн – көн белән, ай – кояш белән, җир – күк белән, җан тән белән бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек, ир белән хатын да бер-берсен камилләштерә, бер-берсен тынычландыра, бәхетле итә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Бай булса да, ире булмаган хатын һәм шулай ук, бай булса да, хатыны булмаган ир – мескеннәрдер», – дигән. Шушы хәдистән аңлашылганча, гаиләле кеше генә чын байлыкка, рухи тынычлыкка ия була ала.
Гаилә саф һәм нык булсын өчен, никах укылырга тиеш. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә Раббыбыз кушканча, яратышып, хөрмәт итеп, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез дип вәгъдә бирүләре. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын» (Ибн Мәҗә). Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыять тудыра. Никахсыз яшәсәк яки аңа хилафлык китерсәк, балаларыбызның безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерергә мөмкин. Кеше үзенең никахына тугры булып калырга, аны бозмаска, хыянәт итмәскә тиеш.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын».
Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Бер тарихи вакыйга белән танышып үтик. Әбү Хәнифә (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) янына бер хатын килә дә:
– Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыган идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, – ди.
– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? – дип сорый хәзрәт.
– Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайта, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле көндә диярлек өйдә тавыш чыга.
Әбү Хәнифә, гаҗәпкә калып:
– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе өйгә соңга калып кайтуда гынамы? – дип сорый.
– Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, – дип җавап бирә хатын.
– Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта өеңнән бернәрсә дә кулланма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә күрше-тирә хатыннардан сорап ал. Сәбәбен аларга дә аңлат, – дип әйтә Әбү Хәнифә.
Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:
– Әй Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, – ди. Күршесе:
– Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? – дип сорап куя.
– Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән»,– дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:
– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый. Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.
– Нәрсә, тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, – ди күршесе.
– Тозыбыз барын бар, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән, – дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Асия:
– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне аның кулына тоттыра.
– Әй хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.
– Нәрсә булды, кызым? – дип сорый хәзрәт хатыннан.
– Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, – дип җавап кайтара ул.
Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлык никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен, ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын – дуслыкның иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеләр. Әгәр ике дус бер-берсенең кимчелекләрен күзәтеп, бер-берсенә төрттереп әйтә торган булсалар, араларындагы дуслык бик тиз сүнәр.
Шулай ук хатын белән ир бер-берсеннән камиллек (идеал) көтәргә тиеш түгел. Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Бернинди кимчелексез, камил кешеләр дөньяга әле тумады, һәм туачагына һич өмет юк. Аллаһның Рәсүле әйткән: «Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр» (Суюти «Җәмиг әс-сәгыйрь»).
Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты
Фото: М. Кыямова
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстанның өч фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән
Татарстан режиссерларының өч фильмы 6–11 сентябрьдә узачак «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде.

Татарстан режиссерларының өч фильмы 6–11 сентябрьдә узачак «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде. Моннан тыш, тагын 11 кинотасма Милли конкурста тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең шорт-бите әзер. Оештыру комитетына быел дөньяның 47 иленнән барлыгы 814 гариза килгән. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча фестивальнең конкурс программасы төзелгән, аңа 27 илдән 51 фильм кергән. «Тулы метражлы уен фильмнары», «Кыска метражлы уен фильмнары», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә 10 ар картина һәм Татарстанга багышланган яисә республика турында төшерелгән фильмнарны берләштерүче Милли конкурста 11 эш тәкъдим ителгән.
Фестивальнең «Тулы метражлы уен фильмнары» төп номинациясендә режиссер Салават Юзеевнең «Гашыйклар тавы», «Документаль фильмнар» номинациясендә Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» кинотасмалары, «Анимацион фильмнар»да Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» картинасы катнаша.
«Гашыйклар тавы» тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевнең әсәре буенча төшерелгән. Режиссер һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев. Фильмны Әтнә районының Ары авылында, Мәскәүдә, шулай ук Минск шәһәренең «Беларусьфильм» Милли киностудиясе территориясендә төшерделәр. Картинада төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге театр актеры Булат Гатауллин һәм театр студиясе актрисасы Эльза Кәримова башкара. Шулай ук фильмда Илдус Әхмәтҗанов, Рафик Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахмановлар төшкән.
Документаль фильмнар конкурсында «Моң. Аңлатма» кинотасмасы тәкъдим ителгән. Ул бер үк вакытта рухи халәтне дә, көйне дә, хәтта ниндидер омтылышны да аңлатучы башка теллләргә тәрҗемә ителмәүче татар сүзенә багышланган.
«Фильмның идеясе MON театр мәйданчыгы янында басып торганда туды, анда «Моң» спектакле бара иде. Спектакль сценарие буенча, музыкантлар триосы бер-берсенә һәм үз-үзләренә бу сүзнең мәгънәсен аңлатырга тырыша. Шулчак уйлап куйдым: нигә әлеге төшенчәгә аңлатманы документаль картина форматында бирмәскә?» –дип сөйләде авторлык колонкасында фильмның режиссеры, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррире урынбасары Рәдиф Кашапов.
Кинотасмада чакырылган экспертлар, музыкантлар, әдәбият һәм тел белгечләре, шагыйрьләр «тәрҗемә ителми торган сүзнең» килеп чыгышы турында фикер йөртә. Кинооператор һәм документалист Юрий Гвоздь ярдәмендә кино эшенә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның соңгы интервьюсы кергән, анда ул әлеге төшенчәгә үз аңлатмасын бирә.
«Алтын мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» дип билгеләнгән яңа номинациясенә «Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» исемле эше керде. «Ак Бүре» анимацион сериалы — балаларда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән инновацион проект. Бүре баласы һәм аның дуслары кечкенә тамашачыларны көндәлек тормышта кулланырга яраклы татарча сүзләргә һәм сүзтезмәләргә өйрәтәләр.
Проект үз эченә алдынгы һәм традицион укыту методикаларын, заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштерә.
Фото: kazan-mfmk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар