Мәктәп укучылары нейрочелтәрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәнәчәк
Чираттагы «Цифр дәресе» кысаларында Татарстан мәктәп укучыларын нейрочелтәрләрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Әлеге уку елында «Цифр дәресе» Россия мәктәпләрендә 13 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак. Дәрес интерактив бирем-тренажерлардан тора. Аны үткәрү өчен видеолекция, методик материаллар һәм тренажерлар урокцифры.рф сайтында урнаштырылачак.
Башлангыч сыйныф укучылары ясалма фәһемгә гади сораулар бирергә өйрәнәчәк, 5–9 нчы сыйныф укучылары нейрочелтәр алгоритмнары нигезләренә төшенәчәк, ә өлкән сыйныф укучылары ясалма фәһем ярдәмендә ботлар ясап карый алачак.
Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Мөһим сөйләшүләр» дәресләре өчен материалларны махсус порталда урнаштырачаклар
2025 елның гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен үткәрү өчен методик материалларны разговорыоважном.рф сайтында карарга мөмкин булачак. Проект РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Педагогларга ярдәм "Мөһим сөйләшүләр" каналы аша "Сферум" бушлай белем бирү платформасында гамәлгә ашырылачак. Техник мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр РАЗГОВОРЫОВАЖНОМ РФ.сайтында кире элемтә формасы аша кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар