Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Бүген, 7 ноябрь, Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул режиссерның 90 еллыгына багышлана. Бу – Милли музей, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты.
Күргәзмәдә 300 гә якын экспонат тәкъдим ителгән. Аның яртысыннан артыгы – Милли музей фондларыннан. Режиссер хәләл җефете Гөлнара Сәлимҗанова күргәзмәгә гаилә архивыннан 68 әйбер тапшырган, Камал театры фондыннан исә 50 дән артык әйбер – костюмнар һәм декорация эскизлары тапшырылган.
— Бүген шәһәр һәм республика күләмендә талантлы кешеләрне берләштергән күренекле шәхес Марсель Сәлимҗановка багышланган чаралар үткәрелә. Безнең өчен бу күргәзмәнең ачылышы – зур мәртәбә генә түгел, ә бурычыбыз да, – дип сәламләде Татарстан Милли музее директоры Алисә Вяткина.
Кичәдә Марсель Сәлимҗановның фикердәшләре, шәкертләре режиссер белән бәйле булган якты хатирәләре белән уртаклашты.
— Безнең шикелле авылдан килгән гади авыл малае түгел, ә театрны күргән, аның тарихын белгән кеше иде. Шуңа күрә безгә аның белән эшләве җиңел булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Мәсәлән, мине популяр иткән спектакль – аның «Американ»ы иде. Шуннан мин популяр булып калдым, — дип сөйләде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.
— Марсель Хәкимович Татарстанда гына танылып калмады. «Это театр Марселя Салимжанова», – дип Мәскәүдә дә әйтәләр иде. Бу зур бәя... Ул үзенең олпатлыгы белән яраттыра белде, — дип өстәде артист.
— Марсель — абый бик белемле, эрудициясе көчле булган кеше. Билгеле, мондый шәхес кенә татар театрын алып бара ала инде. Аның һәр әйткән сүзе диярлек бүгенге көндә канатлы сүз булып яңгырый, – дип сөйләде сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова.
Күргәзмәнең үзәк урынын 2001 елда Марсель Сәлимҗановка тапшырылган «Алтын битлек» премиясе алып тора. «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе Милли музейның овал залында урнашкан. Күргәзмә ачылышына керү ирекле.
Биредә режиссерга бирелгән бүләкләрне күреп була: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дипломы (1971), Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе дипломы (1979), «РСФСРның халык артисты» исемен бирү турында грамота (1980), «СССРның халык артисты» таныклыгы (1985).
Автор фотолары
Комментарийлар