Ә сез каян энергия туплыйсыз?
Эш мине, мин эшне ярата дисәк тә, ял итмичә һич кенә дә булмый.
Минем өчен чын ял ул табигатьтә: урманда я су буйларында һәм бакчада чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр арасында.
Табигать белән сөйләшеп, серләшеп яки авылга кайтып печән җыеп, чүп утасам да, көч туплап, бер атнага җитәрлек энергия җыеп киләм.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Төрекләр Фатих Кәрим шәхесен ача
«Төрки дөнья тарих мәдәният» журналының июль санында совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле Фатих Кәримнең 115 еллык юбилее уңаеннан «Тууының 115 елында татар шагыйре һәм язучы Фатих Кәрим» исемле мәкалә дөнья күрде.

Мәкаләдә Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тәфсилле мәгълүмат бирелде. «Төркиядә Фатих Кәримне белмиләр, моның тышында журналист, язучы Фатих Кәрими белән бутыйлар, – ди автор Роза Корбан. – Фатих Кәрими Төркиядә танылган язучы, аның әсәрләре төрек теленә дә тәрҗемә ителгән. Фатих Кәрим исә ачылмаган материк кебек үзенең тикшеренүчеләрен көтә. Фатих Кәримнең күпкырлы иҗатын төрек укучыларга таныту өчен бу язма бер башлангыч булыр. Балачактан «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» шигырен тыңлап үскән бер бала буларак Фатих Кәримнең балалар әдәбиятын да яшь буынга таныту бик мөһим.
Танылган шагыйрь Илдар Юзеев «Озын гомерле шагыйрь» дигән мәкаләсендә Фатих Кәримнең шигырьләре турында: «Иң якын дустыңа сереңне сөйләгәндә дә, яшь наратка сөялеп сөйгәнеңне көткәндә дә, ярсып кыңгыраулы гармун уйнаганда да, тирән сагыну минутларында да Фатих Кәрим шигырьләрен искә төшерәсең», – дигән. Ил язмышы, халык язмышы өчен янып-көеп гомер иткән шагыйрьнең гыйбрәтле тормыш юлы, тирән мәгънәле шигырьләре бүген дә безне уйландыра, моңландыра, елата һәм юата».
Фотолар "Төрки дөнья тарих мәдәният" журналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар