Логотип Магариф уку
Цитата:

Апанай мәдрәсәсендә Татар яшьләре түгәрәк өстәл уздырды

Апанай мәчете мәдрәсәсенең конференцияләр залында Татар яшьләре форумы вәкилләре җитәкчелегендә түгәрәк өстәл уздырылды.

Кичә икенде намазыннан соң Апанай мәчете мәдрәсәсенең конференцияләр залында Татар яшьләре форумы вәкилләре җитәкчелегендә түгәрәк өстәл уздырылды.

Алар үзләренең проектлары турында сөйләде, нәтиҗәләре белән уртаклашты. Данил Идиятуллин «Skytat» онлайн татар теле дәресләре сайты турында, Марат Галимов – «Саф» балалар радиосы, Азат Якупов – иске татар теленә өйрәнү өчен «Lisan.Tatar» сайты, Тимур Чиняев – туган ягы, Курган өлкәсенең Әлмән районының, метрикаларын, кулъязмаларын, истәлекләрен, өйрәнүе, тәрҗемә итүе һәм шулар нигезендә шәҗәрәләр ясавы, Тимерхан Шәйхетдинов «Хозур ТВ» телеканалында «Фарук» дини подкастлар тапшыруы турында сөйләде.

Яшьләр татар теленә онлайн форматта өйрәнү кулайрак дип саный. Мәсәлән, Азат Якупов оештырган онлайн курска рамазан аенда гына да 900 гә якын кеше кушылган. Данил Идиятуллин татар теле дәресләре сайтын үзендә татар телен өйрәнүгә ихтияҗ булгач ачкан. Аны тәмамлаучлар тиз арада туган телләренә өйрәнә ала дип ышандыра ул. Мәсәлән, шуларның берсе Курган өлкәсеннән Тимур Чинаяев үз гаиләсенең тарихы , шәҗәрәләр төзүе турында сөйләде. 

Очрашуда җәмәгать эшлеклеләре, яшь язучылар, олы яшьтәге танылган галимнәр, дин әһелләре дә бар иде. Алар арасында әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров, мәдрәсә директоры Әхмәт хәзрәт Сабировны атап үтәргә мөмкин. Чара барышында Хатыйп Миңнегулов һәр чыгыш ясаучыга сораулар һәм үзенең киңәшләрен мактау сүзләрен дә жәлләмәде.

«Соңгы вакытта бераз авыррак, төшенке кәеф белән йөрдем. Мәгълүм ки, дөньялар, тормышлар бик катлаулы, шомлы да. Моннан тыш, милли тормышыбыз, мәгарифтә дә проблемалар күп. Монда килеп яшьләрне тыңлаганнан соң, бераз булса да кәефләр күтәрелеп китте. Сезгә барыгызга да ихлас рәхмәтемне белдерәм, бик саваплы гамәлләр, кирәкле эшләр эшлисез», – дип мөрәҗәгать итте ул чыгышлардан соң.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров:«Никахка бик җитди карарга, аның таләпләре белән танышырга кирәк. Никах ул – вәгъдә дигән сүз, ягъни Аллаһ Тәгаләгә бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәячәкбез дип сүз бирү. Никах безгә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә, никахсыз мөнәсәбәтләрдә бәрәкәт булмый», – дип сөйләде.

Аннан соң гаилә кору һәм танышу темасына дискуссия башланды. Бүгенге көндә күпсанлы аерылышулар, үз парларын таба алмаучылар, Интернеттагы танышулар турында да сүз сөйләштеләр. Биредә һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Яшьләр «Гаилә» мәчетендә оештырылган «Син һәм мин» танышу проекты турында кызыклы итеп сөйләделәр. Тиздән Апанай мәчете каршында эшләп килүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгендә дә гаилә корырга ярдәм итү чаралары уздырыла башлаячагы турында игълан ителде.

Танышу сайтларында үзенә тормыш иптәше табучылар да үз тәҗрибәләре турында сөйләде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ