Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакый Урманче туган көненә багышланган шигъри кичә узачак

21 февральдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам, график, скульптор, монументалист, театр рәссамы Бакый Урманче туган көненә багышланган «Эзләгәнем туган илем иде...» әдәби-музыкаль кичә узачак.

Очрашуда рәссамның шәхси көндәлегеннән истәлекләр, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары һәм музыкантлары башкаруында шигырьләр яңгыраячак. Кичә татар телендә уздырылачак.

Кунакларны 16:00 сәгатьтә Шейнкман ур., 12 (өченче подъезд) адресы буенча көтәләр. Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Фото: Екатерина Красуцкая

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ