Балык Бистәсендә фән докторлары белән конференция узды
Мәктәбебездә «Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы» дигән фәнни- гамәли конференция булып узды. Эшлекле сөйләшүдә катнашу өчен филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ләйлә Минһаҗева, фи...
Мәктәбебездә «Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы» дигән фәнни- гамәли конференция булып узды. Эшлекле сөйләшүдә катнашу өчен филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы, профессор, язучы Фоат Галимуллин килгән иде.

Конференция ачылышында Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры Рәдиф Сафиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров катнашты.
Балык Бистәсе районы хакимиятенең туризм буенча баш белгече Эльмира Сибгатова әдәби туризмны үстерү юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил Имамов анимация юнәлеше турында мавыктыргыч, төпле мәгълүматлар бирде. Аның җитәкчелегендә эшләнгән «Шүрәле» һәм «Су анасы» анимацион фильмнары экран аша күрсәтелде.

Фоат Галимуллин, Ләйлә Минһаҗева «XXI гасырда татар теле һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре», «Яңа гасырдагы татар теле укытучысы әзерләү концепциясе» хакында конференциядә катнашучыларга методик киңәшләрен җиткерделәр. «Балык Бистәсе районы элек-электән безнең татар әдәбиятына бик зур исемнәр биргән. Ниндидер бер орлыгы бар шушы Балык Бистәсе җирендә яшәүче милләттәшләребезнең, ниндидер бер зыялылык бар. Юкка гына андый талантлар үсеп чыкмый», – дип ассызыклады үз чыгышында Фоат ага Галимуллин. «Безнең милләт кадәр бай, дәрәҗәле милләтне әле эзләргә дә эзләргә. Минем кызым Назлыгөл Америкада булды, бүгенгесе көнне Германиядә магистратурада укый. Ул миңа бер генә җөмлә әйтте: «Мин татар телен белүем белән генә түгел, хәтта исемемнән дә рәхәт күрәм», – диде. Һәр кешенең күңелендә милләт, туган тел дигән хис ятарга тиеш», – дип сөйләде Ләйлә ханым Минһаҗева.

Чыннан да, гаиләдә салынган милли тәрбия, белем мәктәптә аңлы юнәлештә дәвам иттерелә.

Раушания КӘБИРОВА,
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мәктәпләр төзелеше Президент күзәтчелеге астында
Татарстан Президенты мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен даими күз уңында тота. Узган ел 7 яңа мәктәп беренче тапкыр үзенең ишекләрен ачкан һәм икесенә янкорма корылып төзекләндерелгән бул...
Татарстан Президенты мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен даими күз уңында тота. Узган ел 7 яңа мәктәп беренче тапкыр үзенең ишекләрен ачкан һәм икесенә янкорма корылып төзекләндерелгән булса, быел аларның саны бермә-бер артыр дип көтелә. Мәгариф милли проектын тормышка ашыру максатларында быел барлыгы 628 миллион (шуның 202 миллионы республика бюджетыннан) сум акча каралган.
Узган ел Чистай, Әлмәт, Алабуга, Казан калаларында һәм авыл җирләрендә төзелгән мәктәпләр укучыларны шатландырды. Әмма уку урыны җитмәүдән хәтта Казанның яңа микрорайоннарында һәм бистәләрендә яшәүчеләр дә зарлана. Республика җитәкчелеге бу проблеманы хәл итү юлларын эзли. Шул нисбәттән, башкаланың Совет районында 1501 урынга һәм «Салават күпере» микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән белем бирү үзәкләрен төзеп, 1 сентябрьгә сафка тапшыру максат итеп куела.
Бездәге 1224 укучыга исәпләнгән, заманча спорт залы, бассейны, дәрестән тыш чаралар үткәрү зоналары булган мондый мәктәпләр Россиянең башка төбәкләрендә дә зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән булган очрашу вакытында ассызыклап узган иде.
Министрлык алдына куелган бурычлар исәбендә 1–4 сыйныфларда укучы балаларны (ә быел аларның саны 209 мең) кайнар аш белән бушлай сыйлау да бар. Күпчелек мәктәпләрдә шәхси ашханәләре булмау, балаларны ашатуны оештыруда өстәмә кыелыклар китереп чыгарды. Укучы балаларны тукландыру блокларын төзү-төзекләндерү һәм заманча җиһазлау өстәмә чыгымнар таләп итә. Куелган бурычны тормышка ашыру максатыннан республикабыз соңгы өч елда 5,8 млрд сум акча сарыф итәр дип фаразлана.
Мәктәпләр төзелеше, укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре белән беррәттән, Мәгариф министрлыгына балалар бакчалары эшчәнлеген җайга салу да йөкләнгән. Шуңа да милли проектны тормышка ашыруның барышын да алар даими күз уңында тоталар. Республикабызда быел 13 балалар бакчасы төзү һәм 2290 нарасыйны урынлы итү каралган.

Альберт ЗАҺИРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар