Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Илсур Садыйков гомер бәйрәмен билгеләп үтә

«Мәгариф» журналы коллективы Сезне туган көнегез белән кайнар котлый.

Гомер юлыгызны педагоглык эшчәнлегенә багышлаган, бөтен көчегезне балаларга белем, тәрбия биргән  укытучы һәм Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе буларак, Сезне балалар да, хезмәттәшләрегез дә хөрмәт итәләр.

Алга таба да намус белән хезмәт итүгезне дәвам иттерегез, һәрвакыт шулай ихлас, ягымлы, таләптән һәм кайгыртучан җитәкче булып калыгыз. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективының якын дусты, фикердәшчесе булып, алга таба да мәгариф өлкәсен үстерүгә бергә-бергә өлеш кертергә насыйп булсын. Балык Бистәсе районы –  зур шәхесләр, җитәкчеләр, язучылар биргән төбәк. Монда мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Сез үстергән буын киләчәктә үз җимешен бирер, үз сүзен әйтер.   

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар, иминлек, игелекле, талантлы укучылар тәрбияләвегезне теләп калабыз. 

 Альберт САБИР  фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ура, авылга!

Балтач районында “Ура, авылга! Безнең районда лагерь узачак – әйдә, авылга кайтыйк!” –дип оран салуга шәһәр балалары кыстатып тормаган. Норма авылында оешкан лагерьга гына да 60 бала кайткан.

– Казаннан, Мәскәүдән кайткан балалар шактый, араларында бер авыз татарча белмәгәннәре дә бар. Менә шуларны авыл мохите, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырабыз. Иң мөһиме балалар тарафыннан кызыксыну бар, шулай булгач, үзебезгә дә эшләве күңелле,- ди мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина. 

Биш көнгә (15–19 июль) тәгаенләнгән лагерьда ниләр генә эшләмәгәннәр. “Милли бизәк” остаханәсендә төрледән-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар, бергәләп кинофильмнар караганнан соң, алар буенча фикер дә алышканнар,   әкият геройлары булып,   актерлык осталыкларын да арттырганнар. Әле шулар арасында “Чукрак телефон”, “Самавыр”, “Чума үрдәк , чума каз”, “Кулъяулык”, “Тәңкә салыш” кебек инде онытыла барган уеннарны да үз иткәннәр.  

Татар халык уен кораллары, халык көйләре белән танышу да замана баласына артык булмагандыр. 

“Милли мирас” республикакүләм проектында катнашучы Госман Хәсәншин белән  очрашу; авыл буйлап Сабантуйга бүләк җыюда катнашу вакытында күргән-белгәннәрен сөйләп әти-әниләрен дә шаккатырачак әле бу балалар. 

Кариле авылы чишмәләре белән танышу, кайнап утырган самавыр янында табадан яңа төшкән коймак белән чәй эчүләр онытырлыкмы соң?! Шагыйрә, шашка буенча дөнья чемпионы Ч.Габделганиева белән очрашу, Сабан туенда уеннарда катнашып, бүләкләр алу хакында да кабат-кабат искә төшереп, “Әйдә, киләсе елга да авылга кайтыйк”, –диячәк әле алар. 

Расиха ФАИЗОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ