Есенин шигырьләре татар телендә
Бүген, 26 февраль, 17:00 сәгатьтә Казандагы М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда Сергей Есенин иҗатына багышланган «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» дип исемләнлән шигъри фатирник узачак.
Биредә шагыйрь шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Аларны Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина укыячак. Кичә шулай ук Г. Кариев театры артисты Альбина Ногманова чыгышы белән үрелеп барачак (пластика элементлары).
Искәртеп узыйк, хәзерге вакытта Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе эшли.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр
2 март көнне «Свияжский уезд: Возрождение» фильмын тәкъдим итәчәкләр.

Кинотасма Свияжск утрау-шәһәрчегенең өч чоры – үсеше, җимерелүе һәм Яңарыш турында сөйли.
Герой-сәяхәтче Роман Старов Зөя өязенең тарихы серләренә төшенер өчен «Куда ведут ручьи» проекты эзләре буенча велосипед походына чыккан. Фильмда тамашачылар XVIII–XX гасырларның мәһабәт биналарын, шулай ук тарихи һәйкәлләрне торгызучы һәм үткәннәр турында хәтерне саклаучы җирле халыкның истәлекләрен күрәчәк.
Режиссеры – Тим Апелов, продюсеры – Роман Старов, дип хәбәр итә «Смена» ЦСК матбугат хезмәте.
Фильм күрсәтү 19:00 сәгатьтә Борһан Шаһиди ур., 7 адресы буенча башлана (икенче кат). Биредә катнашыр өчен теркәлү кирәк.
Фото: KZN.RU
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар