Әти-әниләргә киңәшләр: Баланы мәктәпкә әзерләүне нәрсәдән башларга?
Күп кенә ата-аналар баланың мәктәпкә әзерлеге аның укый, яза, саный белүендә генә дип уйлыйлар. Әмма бу мәсьәләнең бары тик бер генә ягы. Чынлыкта исә, баланы мәктәпкә әзерләү тирәнрәк һәм катлаулырак...
Күп кенә ата-аналар баланың мәктәпкә әзерлеге аның укый, яза, саный белүендә генә дип уйлыйлар. Әмма бу мәсьәләнең бары тик бер генә ягы. Чынлыкта исә, баланы мәктәпкә әзерләү тирәнрәк һәм катлаулырак мәсьәлә.
Билгеле, теоретик яктан бала укырга керү яшенә җитеп, укый, яза, саный белмәсә дә, мәктәп аны кабул итүгә каршы килә алмый. Ә практик яктан исә, бала үзен «алдынгылар» янында уңайсыз хис итмәсен өчен, аның әзерлекле булуы яхшы.
Мәктәп бусагасын атлап кергәч бала кыен хәлдә калмасын өчен, ата-аналарга сабыйларына ярдәм итәргә кирәк. Беренчедән, вакытны җәлләмичә, бала белән үзлектән шөгыльләнү мөһим. Икенчедән, мәктәп каршында оештырылган мәктәпкә әзерлек курслары ярдәмгә килә (биредә бала мәктәп, укытучылар, булачак сыйныфташлары белән таныша, аларга ияләшә тора). Өченчедән, матди яктан мөмкинлеге булган ата-аналар укытучы, психологлар да яллый ала.

Әти-әниләр, укытучыларның да әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән кызыксындык.
Мәсүфә ГЫЙМРАНОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Казан шәһәре
Мәктәпкә укырга керү – кечкенә кешенең тормышындагы мөһим этапларның берсе. Кайбер балалар яңа шартларга тиз генә ияләшеп китә алмаска мөмкин, шунлыктан алар зур стресс кичерәләр. Булучак укучы белән ата-аналарның шөгыльләнүе мәҗбүри. Әкренләп уку, язу, саный белү күнекмәләрен үстерү, сабыйга үзен ышанычлы хис итүдән тыш, аңарда уку процессына кызыксыну уятырга да ярдәм итә.
Фәнзилә ХӨСӘЕНОВА, Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Быел беренче сыйныфка өченче балабыз бара, шуңа күрә үзебезне тәҗрибәле ата-ана, дип әйтә алам. Мәктәпкә әзерлекне без инде күптән башладык. Кызыбыз кечкенәдән укырга, ун эчендә санарга өйрәнде. Ул яктан тулысынча әзер, минемчә. Авылда яшәгәч, психологик яктан да җиңелрәк, чөнки балалар бакчасына бергә йөргән төркем белән, беренче сыйныфка китәләр. Баланың үзенә бикләнмәгән булуы, кеше белән тиз уртак тел таба алуы бик мөһим, шуңа күрә аны төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләрен йөртергә киңәш итәр идем. Шулай ук кечкенәдән балада иптәшләренә, өлкәннәргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
Рифат Каюмов, Казан шәһәре
Без баланы мәктәпкә узган елның сентябрь аенда әзерли башладык. Үзебез сайлаган гимназиянең әзерлек төркеменә 9 ай буе йөрдек. Бүгенгесе көндә балам укырга керергә белем һәм психологик яктан әзер. Кызыбыз белән даими рәвештә шөгыльләнебез, Әлифба укыйбыз, 20 эчендә саныйбыз, инглиз, рус телендә яңа сүзләр өйрәнебез. Бала юлдан үткәндә төрле язуларны, кибет исемнәрен, уенчык, китап тышлыгында язылган сүзләрне кызыксынып укый.
Әти-әниләр, беренче чиратта, барасы мәктәпне сайлап, баланы шул мәктәпнең әзерлек төркеменә йөртсеннәр, чөнки аның файдасы бик зур. Бала биредә тугыз ай буе укып, тулысынча мәктәпкә әзерләнеп бетә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан абитуриентлары нинди юнәлешләрне сайлый?
Яшьләрнең күпчелеге башкалабыз Казанга агыла. Шулай булмый ни? Казаныбызда менә дигән уку йортлары бар бит. Алар абитуриентлардан күпме гариза кабул итте икән? Иң популяр белгечлекләр нинди? Бу сораул...

Яшьләрнең күпчелеге башкалабыз Казанга агыла. Шулай булмый ни? Казаныбызда менә дигән уку йортлары бар бит. Алар абитуриентлардан күпме гариза кабул итте икән? Иң популяр белгечлекләр нинди? Бу сорауларга җавап бирү өчен, башкалабыздагы берничә уку йортының гаризалар кабул итү процессына караган соңгы статистикага күзәтү ясадык.

Казан федераль университеты. 18 июль мәгълүматларына караганда, әлеге уку йортына 51 меңнән артык гариза бирелгән. Шуларның 35 660ы – бюджет, 15 556сы контракт урыннарына дәгъва итә. Иң күп гариза кабул иткән институтлар – Л. Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты. Бу хакта КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итә, дип яза уку йортының матбугат хезмәте.
Казан дәүләт медицина университеты. Әлеге уку йортына 5000нән артык гариза тапшырылган. Университетның сайтында китерелгән мәгълүматларга караганда, гаризалар саны буенча иң популяр белгечлек – «Дәвалау эше» (1224). Икенче урында – «Педиатрия» (1152), өченче урында «Стоматология» (846) тора.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Абитуриентлардан 12 000нән артык гариза кабул иткән. Шуларның 788е читтән торып уку бүлегенә карый. Иң күп гаризалар «Төзелеш» белгечлеге буенча кабул ителгән (5000 нән артык). Икенче урында – «Архитектура» (1443), ә өченче урында – «Информацион системалар һәм технологияләр» (1044).
Казан дәүләт мәдәният институтына 994 абитуриент гариза биргән. Бу хакта kazgik.ru сайтында мәгълүмат бирелә. Мәдәният институтының иң күп гариза бирелгән юнәлешләре – «Социаль-мәдәни эшчәнлек» (256) һәм «Туризм» (194). 106 бюджет урынына 682 абитуриент дәгъва кыла.
Казан дәүләт аграр университеты. Уку йортына 4000нән артык гариза тапшырылган. Гаризалар саны буенча иң популяр юнәлешләр – «Агроинженерия» (662), «Транспорт-технология машиналарын һәм комплексларын эксплуатацияләү» (586), «Җир төзелеше һәм кадастрлар» (406), дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. Биредә 680 бюджет урыны өчен 2712 абитуриент «көрәшә».
Казан милли тикшеренү технология университеты. Уку йортының рәсми сайтында китерелгән мәгълүматлар буенча, КМТТУга барлыгы 20 000гә якын гариза кабул ителгән. Тапшырылган гаризаларның саны буенча, иң популярлар дип «Энерго-машина төзелеше һәм технологик җиһазлар», «Наноматериаллар һәм нанотехнологияләр» һәм «Энерготуенган материаллар һәм җайланмалар» факультетларын атарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар