Логотип Магариф уку
Цитата:

Фидалия Халиковага мактаулы исем бирелде

«Мәгариф» журналы автив авторларының дустанә хезмәтттәшлеген һәрдаим тоеп яши. Аның  бер санын да укытучы һәм тәрбиячеләребезнең заман сулышы белән сугарылган, укыту-тәрбиянең актуаль мәсьәләләре...

«Мәгариф» журналы автив авторларының дустанә хезмәтттәшлеген һәрдаим тоеп яши. Аның  бер санын да укытучы һәм тәрбиячеләребезнең заман сулышы белән сугарылган, укыту-тәрбиянең актуаль мәсьәләләрен яктырткан язмаларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шундый фидакарь җанлы авторларыбыздан иң хөрмәтлесе, мөгаен, КФУның А.М. Бутлеров исемендәге химия институты доценты, IT-лицее укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халиковадыр. Үтә  дә тынгысыз, яңалыкка омтылучан, милләт җанлы, укучыларының һәм  студентларының иң яраткан, хөрмәт иткән Мөгаллимәсе, Галимәсе ул. 32 еллык педагогик стажга ия. Тырыш хезмәтен вакытында күрә, бәяли дә беләләр. Ул – Россия Ферерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Мирза Мәхмүтов исемендәге премия лауреаты. Һәрчак фәнни эзләнүләр юлында. Педагогика фәннәре докторлыгын яклау алдында тора. Журналыбызның инде дистә елга якын редколлегия әгъзасы. Химия һәм биология укытучыларыннан килгән һәр язма аның үткер күзе аша уза. Шуннан соң гына әлеге язмалар журналыбыз битләрендә урын ала. Ул үзе дә язмалары белән журналыбызда күренә. Инде ничә еллап Фидалия Дамир кызы «Мәгариф» журналы оештырып килгән «ФДББС буенча иң яхшы дәрес», «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсларының жюри рәисе булып та тора. Фидалия ханым әле тагын шунысы белән дә бәхетле ана: улы Гадел әнисенең педагогик сукмагыннан бара, бүгенге көндә КФУның IT-лицеенда укыта.

Быелгы Халыкара укытучылар көне Фидалия Дамир кызы өчен икеләтә куаныч китерде. Бердән, һөнәри бәйрәме булса, икенчедән, кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелүен игълан итте, кайнар котлады. Без дә, барча «Мәгариф»леләр исеменнән, Фидалия ханымны олы бүләккә лаек булуы белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә тагын да зуррак иҗади казанышларга ирешүен теләп калабыз.

 Таһир САБИРҖАНОВ


Фото president.tatarstan.ru сайтыннан




 






 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ