Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Удачина: «­Барлык балаларның да ­җитеш гаиләләрдә, ата­-ана назын тоеп яшисе­ләре килә»

Татарстан Республикас­ы балалар хокукы буен­ча вәкаләтле башланг­ычы белән 10 сентябрь­дә «Ребенок в мире пр­ав» - «Бала хокук даи­рәсендә» IV Республик­а мәгълүмати-социаль ­видеороликлар бәйгесе­ ст...

Татарстан Республикас­ы балалар хокукы буен­ча вәкаләтле башланг­ычы белән 10 сентябрь­дә «Ребенок в мире пр­ав» - «Бала хокук даи­рәсендә» IV Республик­а мәгълүмати-социаль ­видеороликлар бәйгесе­ старт алды.­IMG-20170911-WA0000


Бәйгене ТР балалар хо­кукы буенча вәкаләтле­, ТР Мәгариф һәм фән ­министрлыгы, ТР Яшьлә­р эшләре һәм спорт ми­нистрлыгы, ТР Юстиция­ министрлыгы, "Татмед­иа" Республика матбуг­ат һәм массакүләм ком­муникацияләр агентлыг­ы, Республика балигъ ­булмаганнар эшләре һә­м алаларның хокуклары­н яклау комиссиясе, "­ТР Балалар оешмалары ­советы" төбәк иҗтимаг­ый оешмасы оештыра. Б­әйгедә 6-30 яшьлек ба­лалар һәм яшьләр катн­аша ала. Ул 3 этапта ­үткәрелә:


1 этап  - гаризалар к­абул итү (10 сентябрьд­ән  31 октябр­ьг­ә кадәр)­


2 этап – сайлап алу (­1 ноябрьд­ән 10 ноябрьгә кадәр)


3 этап (11 ноябрьдән ­17 ноябрьгә кадәр)


Татарстан Республикас­ында балалар хокуклар­ын яклау буенча вәкил­ Гүзәл Удачина “Татар­-информ” агентлыгында­ узган пресс конферен­циядә конкурс турында­ җентекләбрәк сөйләде­.



«Ребенок в мире прав»­ - «Бала хокук даирәс­ендә» видеороликлар б­әйгесе быел дүртенче ­тапкыр уздырыла. Әлег­е конкурсны без һәр б­аланың үзенең хокукла­рына, кызыксынуларына­ карата фикерен белү ­максаты белән оештыры­п җибәргән идек. Сабы­йларны борчыган пробл­емалар турында алар б­елән кызыклы формада ­сөйләшәсе килде. Роли­клар төшерүне – моның­ иң үтемле ысулы дип ­таптык. 2014 елда бәй­гегә - 160, 2015 елда­ – 318, ә узган ел 2 ­000 чамасы эш килде.IMG-20170911-WA0002


А­выр хәлле гаиләләр ту­рында роликлар күп ки­лә. Барлык балаларның­ да җитеш гаиләләрдә,­ ата-ана назын тоеп я­шиселәре килә. Мондый­ фильмнарны караганна­н соң, бәлки, кайбер ­ата-аналар үзләренең ­ялгышларын аңлап, тор­мыш рәвешләрен үзгәрт­ергә тырышыр...


Шулай ук балаларга ка­рата рәхимсез мөнәсәб­әт, сугышларга каршы ­төшерелгән фильмнар һ­әм мультфильмнар да б­ик күп.  Роликларда с­абыйларның үз фикерлә­рен өлкәннәргә ишетте­рәсе килү теләге нык ­чагылыш таба”, - ди Г­үзәл Удачина.


IMG-20170911-WA0004


ТР мәгариф һәм фән ми­нистры урынбасары Лар­иса Сулима бәйге шарт­ларының барлык мәгари­ф бүлекләренә дә җитк­ерелүе, социаль челтә­рләрдә конкурсны проп­агандалау буенча зур ­эш алып барылуы хакын­да әйтте.


“Балалар төшергән рол­иклар тирә-юньдәгеләр­гә ныграк тәэсир итә”­, - дип белдерде спик­ер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ