Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирада Әюпова: «Мәдәнияттә шәхесләр кирәк»

– Ирада Хафизҗан кызы, без Казан мөселман кинофестивале аша Иран, Казахстан кино индустриясенең эре адымнар белән алга баруын күзәтәбез

– Якутлар һәм  таҗикларның бу юлдагы уңышларына сөенеп тә,  кызыгып та карыйбыз. Әлеге фестивальнең татар киносын үстерүне   стимуллаштыруы белән Сез канәгатьме?  Әллә бу өлкәдә безнең көчләр белән генә үтеп булмаслык киртәләр бармы?

– Әлбәттә, Сез, беренче чиратта, финансларны күздә тотасыздыр. Ләкин мәсьәлә анда гына түгел. Әйдәгез, сорауны ике юнәлешкә бүлеп карыйк: бар кино сәнгате һәм бар кино җитештерү өлкәсе. Әгәр кеше күп карый торган «кассовый» фильмны күздә тотсак, бу – бер мәсьәлә. Ул коммерциягә корыла һәм анда гонорар турында сүз алып бару урынлы. Ә инде  классикабызның алтын фондына керерлек милли фильм турында кайгыртсак, анысы бөтенләй икенче дәрәҗә. Аны төшерү генә түгел, халыкны кабул итәргә дә өйрәтергә кирәк. Андый фильмнарның финанс ягын дәүләт кайгырта яки шул тема белән кызыксынучы спонсорлар табыла. Киң аудиториягә исәп тотмаган этнографик, интеллектуаль, ягъни артхаус фильмны «тез өстендә дә» төшерергә мөмкин дип сөйләргә яраталар. Андыйлар, билгеле, бик кыйммәткә төшми, ләкин кино яратучыларда ул да кызыксыну уятырга мөмкин.

– Быелгы фестивальнең ачышы дип Багдадтан чыккан гарәп делегациясенең 922 елда Идел буе Болгарына килү тарихына багышланган «Ибн Фадлан» фильмы танылды. Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур»  нәшрияты  инициативасы белән куелган ул кинофильм  күптән түгел  прокат таныкламасы алган. Аны, Александр Галибинның  Мостай Кәрим повестена нигезләнеп эшләнгән сугыш драмасы турындагы «Сестрёнка» фильмы кебек,  үзәк телевидениедән күрсәтүләренә өмет бармы?

– Билгеле, Walt Disney белән хезмәттәшлектә төшерелгән «Сестрёнка» – бик  ачык, җете фильм. Мин бу бөек шәхес белән бәйле рәвештә икенче бер фильм – «Мостай Кәрим»не искә төшерер идем. Аның Муса Җәлил  исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим итүгә язучының оныгы да килгән иде. Бу тулы метражлы  документаль фильм шул дәрәҗәдә оста төшерелгән ки, ул узган дәверне гадәтчә кабул итүнең астын өскә китерә. Шәхесне бөтен  тирәнлеге белән ачуга анда яшь фикерләргә урын бирелү ярдәм итә. Минемчә, хәзерге шартларда дәүләт кино сәнгатендә яшьләр катнашында яңа контент булдыруны кайгыртырга тиеш. Яшь иҗатчыларның вакыйгаларны теге яки бу шәхес призмасы аша өйрәнүендә тагын бер өстенлек бар: алар бу контентны үз визуаль «телләрендә» яшьтәшләренә тапшырачаклар.

Минем үземә режиссёр Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы ошый. Төп герой композитор Галимҗан, буш хыяллар белән яшәп, бөтен кыйммәтләрдән ваз кичә һәм ялгыз кала. Фильм бик катлаулы. Кино яратучыларны шундый авыр материалны кабул итәргә һәм уйланырга өйрәтергә кирәк.

 

Нахак тәнкыйть рәнҗетә

 

– Пулитцер премиясе лауреаты Томас Рикс «Черчилль һәм Оруэлл. Битва за свободу» китабында Бөекбританиянең премьер-министры сәясәттән читләштерелгән елларда үзен рәсем сәнгатенә багышлаган, дип яза. Безнең саклану министры Сергей Шойгу да, Казан Кремлендә  «Яшәү өчен иҗат» дигән күргәзмәсен оештырып, башка түрәләргә үрнәк күрсәтте. Тик нигәдер аңа иярүчеләр генә күренми. Бездә югарыдагылардан кемнең дә булса, шундый «мәдәни хоббие» бармы икән?

– Хикмәт кемнең нинди шөгыле булуда түгел. Эш кешенең үз мавыгуын башкаларга күрсәтергә теләү яки теләмәвендә. Без бүген шактый кырыс заманда яшибез. Интернет һәм башка медиа аралашу чаралары аша синең күңелеңне, эчке дөньяңны ачуың зур аудиториягә барып ирешә. Кем әйтмешли, һәр сүз, һәр ым читлектән чыгып очкан кошка тиң. Һәр очракта тискәре реакция, нахакка каты тәнкыйть ителәсеңне көт тә тор.

Мин еш кына, ике мең ел дәвамында кодлаштырылган кагыйдәләрнең өстенлек итүе астында яшәдек, дип кабатларга яратам. Аңлашыла ки, бу – Коръәндә, Библиядә, Торада бәян ителгән рухи-әхлакый кодекслар. Ул китапларда нәрсә яхшы, нәрсә начар дигән сорауга җавап рәвешендә хак һәм хак булмаган, ләкин какшамас дип  игълан ителгән постулатлар хакимлек итә. Әгәр тарихка күз салсак, Алтын Урдада бер генә дин өстенлек итмәгән бит. Һәр шәһәрнең җитәкчелеге судта хөкем карары нигезләнәчәк кодексны үзе сайлап алган. Әгәр һәркем өчен бер булган кодлаштырылган таләпләр җыелмасы бар икән, теләсә кайсы судья хис-кичерешләрдән чыгып түгел, ә норма буенча эш йөртәчәк. Кешеләрнең күпчелеге күңеле белән гаделлек яклы. Бүгенге көндә иң зур ихтыяҗ – гаделлек. Җәмгыять ике мең еллар элек булган хәлгә кире кайтып төште кебек. Ул чакта гладиаторны үтерергәме, исән калдырыргамы дигәндә – моны халык төркеме хәл иткән. «Бармакны югарыга», «бармакны түбәнгә», смайлик куярга – хәзерге шушы рәвешле сайлауны фәкать менә шул чорга тиңләргә була. Бүгенге җәмгыятьтә күп кенә карарлар хәлне гадел бәяләү юлы белән түгел, төркем фикерен манипуляцияләү, ягъни аңа социаль-психологик тәэсир итү юлы белән кабул ителә. Бу – куркыныч хәл. Кеше акыл белән эш итәргә тиеш. Кызганычка, безнең көннәрдә теләсә кайсы язма, яки эшчәнлек негатив уй-фикерләр белән ябырылу өчен сылтау булырга мөмкин. Шуңа күрә сәләте булганнарның да күбесе сәхнәгә чыгу, яки иҗатын кешеләргә күрсәтүдән тыелып тора. Мин, мәсәлән, шигырь язгалыйм икән, ул өстемдәге эмоциональ йөкне алып ташлау һәм соңыннан ертып ату өчен генә эшләнә.

 

Ирекне чикләргә ярамый

– Сәхнә дигәннән, без опера һәм балет театрында татар артистларыннан тулы бер буын татар җырчылары эшләгән чорларны хәтерлибез: Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Рафаэль Сәхәбиев, Галина Казанцева… Аларга кадәрге күренекле опера җырчылары да истә: Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев һәм башкалар. Бүген милли опера кую өчен эстрада җырчыларына, мәсәлән, «Сөембикә» операсында Филүс Каһировка һәм башкаларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Консерватория әзерләгән академик җырчылар канәгатьләндермиме, әллә башка сәбәп бармы?

– Минем талант иясе Филүс Каһировтан аның кайда җырларга теләве белән кызыксынганым бар. Аннан, бераз – анда, бераз – монда, дигәнрәк җавап ишеттем. Аны аңларга була. Чынлап та, академик белеме һәм үзенчәлекле тавышы белән ул опера театрында да урын ала алыр иде. Әйтик, шулай ук сәләтле җырчы Артур Исламов кебек. Ләкин опера сәнгате  –катлаулы гына түгел, ул үзенә салган көчне һәм талантны финанс ягыннан тиз генә акламый торган сәнгать. Ә эстрадада акчаны тиз алырга була. Шуңа күрә беркемне дә, каядыр беркетеп, иреген чикләргә ярамый.

Ә сәнгать дөньясындагы гомуми тенденцияне алып карасак, үз хорлары, оркестрлары, кордебалетлары булса да, анда да прима, премьер һәм еш кына солистларны да читтән чакыралар. Мин үзем бер үк операны биш-ун тапкыр да тыңлый алам. Бер очракта да бер үк партия бер үк төрле яңгырамый. Шунысы да бар: «Травиата»да Виолетта партиясен оста башкаручы «Турандот»та да шулай ук уңышлы җырлар дип әйтеп булмый. Һәр опера җырчысының үз партияләре бар. Гөлнара Гатина Италиягә стажировкага киткәндә, без аңа башкарачак партиясен чарларга булыштык. Җырчының осталыгы операны тулысынча белүе белән түгел, үз партиясен камил башкаруы белән билгеләнә. Читтән солистлар чакыру шуның белән дә бәйле.

– Соравымның дәвамы. Күп кенә татар җырчылары Россия һәм чит илләрнең опера сәхнәләрендә эшләп, танылу алдылар: Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина, Рүзил Гатин... Күптән түгел Казанның Зур концерт залында Мәдәният министрлыгының хәер-фатихасы белән «Санкть-Петербургъ Опера» театры солисты Ярамир Низаметдинов концерты булып узды. Министрлыкның, якташ җырчыларны бергә чакырып, опера театры сәхнәсендә эксперимент рәвешендә яңа әсәр кую теләге юкмы?

– Аларга да ирек кирәк. Беркем дә бер генә театрга берекмәгән. Күбесенең төрле сәхнәләр белән берничә ел алдан төзелгән контрактлары бар.

Ярамирга килгәндә, ул – сәләтле җырчы. Егет, Артур Исламов кебек үк, Мария театры каршындагы Югары музыка һәм театр сәнгате мәктәбенә укырга киткән иде. Артур Татарстанга әйләнеп кайтты. Ярамир да кире кайтса, шат булырбыз. Чынлап та, аның тавышы соклангыч, һәм аны зур киләчәк көтә.

 

Әни сүзе – беренче

– Безнең «Гаилә һәм мәктәп» журналының максаты – яшь буынга милли, интеллектуаль тәрбия бирүдә ата-аналарга булышлык итү. Сезнең гаиләдә бу мәсьәлә ничек тора?

– XIX гасыр күзлегеннән караганда, безне классик татар гаиләсе дип атарга була. Бер йортта дүрт буын яшибез: әни, мин, кызым ире белән һәм оныгыбыз. Элекке заманда шулай булган бит: яшьләр эштә, ә өлкәннәр оныкларын тәрбияли. Бездә  дә нәкъ шул  тәртип. Әнием Нурҗиһан Умар кызы – гаилә башлыгы, аның сүзе  – беренче. Ул сөйләгәндә, без дәшми генә тыңлап торабыз.

Без рус мохитендә үстек. Шунлыктан бертуганымның улына укырга керер вакыт җиткәч, өйдә бәхәс булып алды. Ахыр чиктә «Адымнар»  мәктәбенә бирдек. Баштарак уңайсызлыклар булса да, хәзер кияү белән сеңел дә өйдә татарча аралашырга мәҗбүр.

Үзебезнең кияү татар телендә белем бирүче мәктәптә укыган. Шунлыктан әнинең һәм минем бер яшь тә өч айлык оныгыбыз белән татар телендә сөйләшергә омтылуыбыз табигый. Әлбәттә, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен белү өчен гаиләдә аралашу гына җитми. Бу яктан республика шәһәрләрендә полилингваль «Адымнар» мәктәпләрен төзү һәм оештыру кыю һәм дөрес адым булды.

Сөмбел ТАИШЕВА

 

*Ахыры. Башы 2023 ел,  гыйнвар санында

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ