Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтәчәкләр
2025 елның 14 февралендә татар галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.
Шул сәбәпле, бүген 19:45 сәгатьтә «Культура» телеканалы татар мәгърифәтчесенең тормыш тарихын сөйләүче «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильмын күрсәтәчәк.
Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов инициативасы белән төшерелгән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән Россия Банкы 2025 елның 15 гыйнварында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге «Галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан» 2 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә әйләнешкә чыгарды.
Бүген, Каюм Насыйри тууына 200 ел тулган көнне, бай эчтәлекле чаралар көтелә.
Мисал өчен, Каюм Насыйри музеенда бәйрәм чаралары узачак:
– Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү,
– галимнең дини эшчәнлеге турында лекция,
– көмеш тәңкә презентациясе,
– ТР Милли музее фондларыннан «Пешекчегә үгет-нәсыйхәт: Насыйри рецептлары» күргәзмәсен ачу.
Фото: kpfu.ru
Комментарийлар