Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан гимназиясе  укытучы экологларны җыйды

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә   «Полилингваль белем бирү шартларында яшь буынның экологик культурасын формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.Кон...

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә   «Полилингваль белем бирү шартларында яшь буынның экологик культурасын формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
Конференциянең төп иганәчесе һәм оештыручысы Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы булды. Конференциядә чыгыш ясаган галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр, төрле телләрдә, мәктәптә тупланган фәнни белемнәрдән тыш, укучы бала экологик белемнәргә ия булырга тиеш, дигән фикерне ассызыкладылар. Бу очракта яшь буынның  халык экология педагогикасын үзләштерүе кирәк икәнлеген  билгеләп үттеләр. Аларга халыкның табигать күренешләре закончалыкларын аңлатучы һәм андагы үзара бәйләнешләрне чагылдыручы белемнәр керә. Әлеге белемнәрне санга сукмау кешелек җәмгыятенә зур зыян китерә. Шундый белемнәргә мисал итеп, чыгыш ясаган галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр халыкның түбәндәге хикмәтле сүзләрен  китерделәр: «Белмичә утыртылган агач тиз корый», «Кое казыган кешегә су бирмичә ярамый», «Кое кибеп бетмичә, без суның кадерен белмибез», «Эчкән чишмәңә пычрак ташлама», «Пычрак елгада чиста су булмый», «Саф чишмәдән агып чыкса, елга да чиста була». Иң актив катнашып чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурсларын саклау министрлыгы тарафыннан бүләкләүгә дә лаек булдылар.

Казандагы 155 нче гимназия укытучылары конференциядә иң актив чыгыш ясаучылар булдылар. Алар, халыкның экология педагогикасы белемнәрен, табигать белеме һәм гуманитар фәннәрне укыту барышында һәм сыйныфтан тыш тәрбия чараларында еш куллану кирәклегенә басым ясадылар. Нәкъ шундый белемнәр табигать дөньясы белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм бәйлелекләрне аңлаталар, табигый ресурсларны рациональ файдалануның фәнни нигезен тәшкил итәләр. Дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны психолоик яктан юнәлешле итеп халык экология педагогикасына нигезләгәндә, табигатьчел укыту принцибы, табигый тәрбия теориясе һәм проблемалы укыту системасы тормышка аша. Шул вакытта гына укучылар үзләрен табигатьнең состав өлеше итеп күрәләр. Үзләрен табигатьнең бер компоненты итеп сизгән вакытта, алар әлеге белемнәрнең ничаклы әһәмиятле икәнлеген аңлыйлар, табигатьне саклауга һәм яклауга үз өлешләрен кертәләр.   

Рус география оешмасының Татарстандагы бүлеге дә читтә калмады. Алар табигатьне саклауга зур өлеш керткән гимназия укучыларын матур киемнәр белән бүләкләделәр.

Фәнни-гамәли конференция үзенең традицион җыентыгын да нәшер итте һәм яшь буынга фәнни һәм халык экологиясе белемнәрен җиткерүдәге төп бурычын үтәде, дип саныйм.    
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ