Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе

12 апрель көнне Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатында зур милли проект – «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе узды.

12 апрель көнне Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатында зур милли проект – «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе узды. Быел ул халыкара дәрәҗәдә бишенче тапкыр оештырылды. Конференция татар мәгърифәтчеләре мирасын популярлаштыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук XX гасыр башындагы хатын-кыз мәгърифәтчеләренең милли мәгариф өлкәсендәге урыны һәм ролен билгеләү максаты белән үткәрелә.

Конференциягә РТ Дәүләт Советы депутатлары, Язучылар берлеге әгьзалары, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре  һәм фән белән кызыксынучы мәктәп укучылары килгән иде. Фәнни чыгыш ясаучыларның географиясе шактый киң –  Франция, Канада, Германия, Италия, Төркия, Камбоджа, Казахстан, Үзбәкстан илләреннән, шулай ук Оренбург, Әстерхан, Туймазы, Белгород, Казан, Ижевск ,Татарстан Республикасы шәһәре һәм районнарыннан катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп булган.

Конференция барышында укучылар өчен берничә секция һәм укытучылар өчен түгәрәк өстәлләр эшләде. Татар дөньясына, мәгърифәтчеләренә, тарихчыларына кагылышлы, бик әһәмиятле булган филология, тарих һәм педагогиканың төрле өлкәләренә караган, заманча, актуаль темаларга 130 га якын чыгыш яңгырады.

Шулай ук кунакларның гимназиядә урнашкан музей белән дә танышып чыгу мөмкинлеге булды. Көннең һәр мизгеле файдалы һәм кызыклы узды, конференциягә килүче кунаклар бары тик соклану хисләрен, рухи яктан баеп, яңа мотивацияләр алып кайтып китүләре хакында сөйләде.

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанга «Җиңү поезды» килә

Акция 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Казанга «Җиңү поезды» килә

23 апрельдә мемориаль «Җиңү поезды» Түбән Новгородтан кузгалып, Горький тимер юлы буенча сәяхәт кылачак. Маршрут 45 станцияне колачлый, аларда тантаналы чаралар һәм концертлар узачак. Казанга поезд 30 апрельдә 9:00 сәгатьтә киләчәк һәм анда бер сәгать булачак.

«Җиңү поезды» составына легендар Л-4302 серияле паровоз, хәрби техника белән алты платформа, санитар вагон һәм кыр кухнясы булган ике вагон-теплушка керә.

Сәяхәт 6 майда Түбән Новгородта митинг һәм «Козьма Минин» бронепоездына чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

Акция 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Фото: Горький тимер юлы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ