Ни өчен чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга кушмыйлар?
Халыкта, ватылган яисә чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, алар бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.
Тормыш булгач савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.
Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәламнең хәдисе бар: “Аллаһның илчесе ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.
Без ашханәләрдә чатнаган, чите кителгән савыт-саба куллануның рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.
Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тәрбиянең әһәмияте
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без барыбыз өчен дә мөһим булган тәрбия темасы турында сөйләшербез.
Тәрбия ул – яшь, психологик, физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру. Бала билгеле бер тәрбия системасында (мәктәптә, мәктәптән тыш учреждениедә) гына түгел, ә бәлки тирә-юнь (дуслар, өлкәннәр) тәэсире белән дә формалаша.
Мәктәбебездә белем бирү белән бергә тәрбиягә дә зур урын бирелә. Укучыларның яшәү урыны, гаиләләрнең белем һәм тәрбия дәрәҗәсе үзенчәлекләрен истә тотып, мәктәп педагогик коллективы шәхесне, аның шәхси сыйфатларын үстерүгә, ялын тиешле дәрәҗәдә оештыруга зур әһәмият бирә. Моның өчен мәктәптә спорт залы, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау турында сөйли торган стендлар, тынлы оркестр, мәктәп ишегалдында җиһазландырылган спорт һәм уен мәйданчыгы бар.
Укучыларның сәләтен һәм кызыксынуын искә алып, мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Укучылар бу түгәрәкләргә бик теләп йөриләр.
Безнең мәктәптә күп еллардан бирле инде “Тынлы оркестр” түгәрәге эшләп килә. Балалар бу түгәрәктә тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. 9 Май, 23 февраль бәйрәмнәрендә укучылар оркестрда марш уйныйлар.
Укучыларның сәламәтлеген ныгыту да – шулай ук мөһим бурыч. Алар хезмәттә генә түгел спортта да чыныгып үсә. Бу уңайдан мәктәбебездә спорт ярышлары тынып тормый, түгәрәкләр эшли.
Шулай ук “Баскетбол” түгәрәге бар. Балалар бу түгәрәккә бик теләп йөрделәр.
“Оста куллар” түгәрәге эшләп килде. Шунда ясаган кул эшләре белән укучылар районда икенче урын алдылар. Берничә мәртәбә Казанда үткән ярышларда да катнаштылар.
“Көрәш” түгәрәгендә укучылар район, республикакүләм үткән көрәш ярышларында катнашалар. Даими призлы урыннар алып киләләр.
Хөрмәтле әти-әниләр, сүземне дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: тәрбиянең кайсы өлкәсен генә алсаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хезмәт тәрбиясе – шәхеснең һәрьяклап үсешенең аерылмас өлеше. Җәмгыятьтә кешене аның хезмәткә мөнәсәбәтенә, нинди хезмәт осталыклары һәм күнекмәләренә ия булуына карап бәялиләр.
Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, башкарган хезмәтеңә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул чакта бөек тәрбияче була да инде.
Хезмәт тәрбиясе халык педагогикасының үзәген тәшкил итә, аңа җан биреп тора, дисәк дөрес булыр. Чөнки халыкның алдынгы традицияләре: пакьлеге, әхлакый сафлыгы, гаделлеге, кешелеклелеге, сабырлыгы, зирәклеге, матурлык идеаллары – болар барысы да хезмәттә чагыла. Хезмәттән башка физик тәрбия дә, әхлак тәрбиясе дә, акыл тәрбиясе дә булырга мөмкин түгел.
Авыл кешесенең тир түгеп җир эшкәртүе, иген игүе, мал асравы, икмәкне игелеккә тиңләве, мал-туарны кадерләп тәрбия итүе һәм боларның барысына да милли горурлык билгесе итеп каравы – яшь буында хезмәткә һәм хезмәт кешесенә мәхәббәт хисләре үсүгә сәбәп булган. Шул нигездә әхлак кагыйдәләре дә формалашкан: “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, “Икмәк – ил тоткасы”.
Шулай итеп, халык тәҗрибәсе балаларда хезмәткә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре, тырыш хезмәт күнекмәләре тәрбияләүнең киң һәм күпкырлы, үзенчәлекле методикасын тудырган, аны өлкәннәрнең шәхси һәм иҗтимагый эшчәнлегенең барлык яклары белән дә тыгыз бәйләнештә караган.
Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында да иртә яздан көзгә кадәр укытучылар җитәкчелегендә эшлиләр. Без үз чиратыбызда хезмәт сөючән, авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынучан, туган җирләрен, туган авылларын яратучы балалар тәрбияләргә телибез.
Сүз дә юк, бүген җәмгыятьтә социаль катлауларга бүленү, эшсезлек, наркомания, эчкечелек кебек тискәре күренешләр арта барганда, бала шәхесен формалаштыруда гаилә дә үзеннән зур өлеш кертергә тиеш. Шул вакытта гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Хөрмәтле, әти-әниләр! Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: алга таба да балаларыбызны бергә тәрбиялик. Шул чакта гына тәрбия нәтиҗәле булыр.
Ирина Григорий кызы Чернова,
Зәй районы Сарсаз-Баграж төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фото: Сөмбел Таишева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар