Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазаннан соң бәйрәм итү кирәк

10 апрельдә Казанда «Рамазан фест» чарасы Татарстан милли китапханәсе һәм аның янындагы мәйданчыкта узачак. Шул уңайдан «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясе узды.

«Рамазан ае ул  – мөселман тормышында хезмәт ае. Бер ай буе без тотабыз. ураза тотып кына калмадык, кич буе гыйбадәт тә кылдык. Бер ай буе Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, хезмәт иткәннән соң, мин ай буе хезмәт итә алдым,  дип, кеше бәйрәм итә. Шуңа күрә Рамазан аеның шатлыгын татыр өчен, бер ай хезмәтен дә татырга кирәк. 9 нчы Май – Җиңү бәйрәме кебек, ураза тоту да –  үз-үзеңне җиңү бәйрәме ул. Шуңа да теләгебез – аны мәчет кысаларыннан шәһәр күләменә чыгару. Бәйрәмдә вәгазь сөйләү, Коръән уку төп максат итеп куелмый.  Диннән ерак булган кешегә дә  әлеге чара күңелле булырга тиеш. Бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла белә, ял да итә беләләр икән, дип әйтерлек, динебезнең матурлыгын күреп китәрлек булсын», – диде  Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин  журналистлар белән  очрашу вакытында. 


Быел бәйрәмнең тагын бер үзенчәлекле ягы – ул Актаныштан Нурсолтан белән Гүзәлнең   әлеге  мәйданда нихаклашуы белән бәйле булачак. Никахны хәзрәт үзе укыса, Казан ЗАГС  идарәсе хезмәткәрләре аны рәсми рәвештә теркәү оештырачак. Дөньяви халык һәм башка милләт вәкилләре дә мөселманнарның гаилә кору мизгелләрен үз күзләре белән күреп хозурлана алачак.  


Бу чарада Татарстан Милли китапханәсе белгечләре, Камал һәм Тинчурин исемендәге театрларның  артистлары, мөселман  әйдәманнары катнашында төрле кызыклы чаралар, мастер-класслар, лекторияләр, уеннар оештырылачак. Соңыннан Казандагы хәләл рестораннарга бушлай юллама уйнатылачак. Килгән кунаклар төрле тәм-томнардан һәм күчтәнәч өчпочмаклардан авыз итә алачак. Бәйрәм чаралары өйлә намазыннан соң башланып китә.

Рамил ГАЛИ фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ