Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Ханнанов: «Укытучылар «перезагрузка» ясарга тиеш»

Ял итүнең дә хикмәте бар...

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе.  Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә,  кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.

Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган – ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез  җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик. 

Рамил Ханнанов, «Адымнар» күптелле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
–    Соңгы дистә елда хезмәт һәм ял төшенчәләре турында еш уйланам. Без – Совет системасын күргән буын. Ул чор һәм бүгенге көн – җир белән күк арасы. Шул замандагы тәртипләрне үтәмичә эшләп булмый торган һөнәрләр кимегәннән-кими бара. Укытучы – әнә шундыйларның берсе.

Мәсәлән, авыл укытучысына терлек-туар асрау, күпләп бакча үстерү, хуҗалык эшләре алып бару элек тыела иде. Хәзер мин моны тулаем аңлыйм.

Фидакярләрчә хезмәт куеп эшләсәң, чын педагог булсаң, чит-ят эшләргә тамчы да вакытың калмый. Һәм дәүләт укытучыларны ул заманда энәсеннән-җебенә кадәр кайгыртып яшәде, яхшы хезмәт хакы түләде. «Икенче әти-әни» вазифасындагы мөгаллимнәребез дәүләткә  яшь буынны тәрбияләде. Укытучының абруе белән янәшә бизмәнгә салырлык дәрәҗә булдымы икән?! «Ил карты да сиңа, башын иеп, «мөгаллим», дип зурлап эндәшә... » –  дип язды шагыйрьләр.

Бүгенге капитализм шартларында, әлбәттә, вазгыять үзгә. Укытучыга ничек итеп укытырга кирәген өйрәтүче әти-әниләр күбәйде. Игътибар итегез: мәктәпләрнең капка төпләре тулы мунча кадәр машиналар эчендә газиз сабыйларының «интегеп» укып чыкканын көннәр буе көтеп утыра алар. Балага билге куеп өлгермисең, әнисеннән «за что?» соравы килеп тә төшә. Телефондагы хисапсыз төркемнәр, андагы меңләгән сорауларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табылырга тиешле җаваплар, хисаплар, тавыш бирүләр, сораштырулар... Өеме белән өйгә кайткан эш... Һәм алты көнлек эш атнасы. 

Укытучының ялын күпсенүчеләр шактыйдыр. Мин санаган мәсьәләләрнең барысын бер капчыкка тутырсаң, 56 көн бик аз әле ул, җәмәгать! Балаларда яңа белем һәм күнекмәләр булдырыр өчен, укытучылар «перезагрузка» ясарга, башны, тәнне ял иттерергә тиеш. Укучыга йөгенгән, агрессив укытучы кызыклы була алмый.

 

      Фото Рамил Ханнанов шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Тел дигән хикмәт

Мин Сарман районының Мортыштамак авылында туып үстем.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Ул елларда балалар бик күп, уку йортларына конкурс зур иде,  әмма миңа керү имтиханнарын тапшырып торасы булмады, чөнки мәктәптән Мактау грамотасы биреп чыгарганнар иде.

Иң беренче эш итеп безгә рус теленнән диктант яздырдылар. Шуннан соң гомуми җыелыш җыйдылар, училищеның директоры Михаил Николаевич Моряков, бик дулкынланып, озын гына чыгыш ясады. Уку йортының данлы, абруйлы булуы, укучыларның бик сайланып кына кабул ителүе турында сөйләде ул. Диктантны «ике»легә язганнарны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләрен әйтте. Бу мизгелдә шактый татар баласының йөрәгенә ут капкандыр, мөгаен. «Безгә бик әзерлекле укучылар да килде, – диде ул аннары. – Мәсәлән, Маликова Мәдинә, татар мәктәбендә укыган булуына карамастан, бер хата да җибәрмәгән», – дип, минем фамилиямне атап китте. Ул минутта мин бик бәхетле идем, билгеле.

Ярый, хуш, кемнәрдер китте, без калдык, инде тырышып укырга кирәк иде. Безнең татар классына рус телен  укытучы итеп шул елны гына институт тәмамлаган Яков Ефимович Котляревскийны билгеләгәннәр булып чыкты. Ыспай, төз сынлы, дулкынланып торган көлсу чәчле егет икән. Чырае бик җитди. Такта янына иң беренче итеп мине чакырды бу. Өнсез калып чыгып бастым мин класс каршына. Сораганны аңлыйм, әмма җавап бирә алмыйм. Авыз ачарга куркам, чөнки дөрес итеп сөйли алмаячагымны чамалыйм. Рус белән сүз алышкан бала түгел идем шул...

Карап-карап торды да бу, журналга минем фамилиям турына нокта төртеп утырырга кушты. Икенче дәрестә тагын мине чакырып чыгарды.  Телемне әйләндерергә янә оялдым, ул исә бу юлы «ике»ле куйды, өченче дәрестә «бер»лене чәпеде.

Дәрестән соң класс җитәкчебез (без аны Галиев абый дип йөртә идек) керде дә мине бастырып тиргәде. Янәсе, мин диктантны «биш»легә язганмын, димәк, русча яхшы беләм. Яков Ефимовичка җавап бирмәвем фәкать аны яшь укытучы буларак санга сукмавымны гына күрсәтә икән. Әгәр укытучыларга карата мондый мөнәсәбәттә булсам, мине куып чыгарачаклар...

 

Мәдинә Маликова,
язучы, драматург

Фото "Татар-информ"нан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ