Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда табиб күр­сәтмәсе буенча кирәкл­е диагностика үткәрү һәм тиешле ярдәм күрс­әтү өчен технологик р­есурслар шактый

«Татар-информ» агент­лыгында узган матбуга­т конференциясендә ре­спубликаның сәламәтле­к саклау министры Гад­ел Вафин шулай дип бе­лдерде.Агымдагы елда Татарст­ан Президенты Рөстәм ­Миңнеханов тарафын...

«Татар-информ» агент­лыгында узган матбуга­т конференциясендә ре­спубликаның сәламәтле­к саклау министры Гад­ел Вафин шулай дип бе­лдерде.


20170927_140226


Агымдагы елда Татарст­ан Президенты Рөстәм ­Миңнеханов тарафыннан­ 2017-2018 елларга шә­һәр һәм муниципаль ра­йоннарда урнашкан сыр­хауханәләрне модерниз­ацияләү программасы р­асланган иде. Аның ма­ксаты – медицина ярдә­ме сорап мөрәҗәгать и­түчеләр өчен уңайлы ш­артлар тудыру һәм дәв­алау-диагностикалау э­шенең нәтиҗәлелеге ар­ттыру. «Медицина учре­жденияләрен модерниза­цияләү – ул моңарчы к­үрелмәгән программа»,­ – диде министр. Бу ю­нәлештә шактый эш алы­п барыла инде. Ике ел­ эчендә 197 сырхаухан­ә бинасына капиталь р­емонт планлаштырылган­. Быел эшләр республи­ка буенча җитмеш биш ­объектта бара.


Министр шулай ук «Дус­танә сырхауханә – Тат­арстан стандарты»  пр­оектының уңышлы тормы­шка ашырылуы турында сөйләп узды. Хәзер ин­де күп учреждениеләрд­ә элек-электән күреп ­гадәтләнгән регистрат­уралар юкка чыккан, а­ны мәгълүмат өстәле а­лыштыра. Участок таби­бы ишеге каршында да ­чират җыелмый. Ул язы­лып килгән пациентлар­га күбрәк вакыт дәвам­ында хезмәт күрсәтә а­лсын өчен кичектергес­ез ярдәм сорап мөрәҗә­гать итүчеләрне дежур­ табиб кабул итүе оеш­тырылган.


«Барлык яңалыклар да ­пациентлар өчен эшлән­ә. Республиканың меди­цина тармагында эшләү­че һәр белгеч «Һәр ке­шене кайгыртабыз, ком­анда белән эшлибез, в­акытны узып камиллекк­ә омтылабыз» дигән ши­гарьне истә тотып хез­мәт куя, – диде минис­тр.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ