Төрекләр Фатих Кәрим шәхесен ача
«Төрки дөнья тарих мәдәният» журналының июль санында совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле Фатих Кәримнең 115 еллык юбилее уңаеннан «Тууының 115 елында татар шагыйре һәм язучы Фатих Кәрим» исемле мәкалә дөнья күрде.
Мәкаләдә Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тәфсилле мәгълүмат бирелде. «Төркиядә Фатих Кәримне белмиләр, моның тышында журналист, язучы Фатих Кәрими белән бутыйлар, – ди автор Роза Корбан. – Фатих Кәрими Төркиядә танылган язучы, аның әсәрләре төрек теленә дә тәрҗемә ителгән. Фатих Кәрим исә ачылмаган материк кебек үзенең тикшеренүчеләрен көтә. Фатих Кәримнең күпкырлы иҗатын төрек укучыларга таныту өчен бу язма бер башлангыч булыр. Балачактан «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» шигырен тыңлап үскән бер бала буларак Фатих Кәримнең балалар әдәбиятын да яшь буынга таныту бик мөһим.
Танылган шагыйрь Илдар Юзеев «Озын гомерле шагыйрь» дигән мәкаләсендә Фатих Кәримнең шигырьләре турында: «Иң якын дустыңа сереңне сөйләгәндә дә, яшь наратка сөялеп сөйгәнеңне көткәндә дә, ярсып кыңгыраулы гармун уйнаганда да, тирән сагыну минутларында да Фатих Кәрим шигырьләрен искә төшерәсең», – дигән. Ил язмышы, халык язмышы өчен янып-көеп гомер иткән шагыйрьнең гыйбрәтле тормыш юлы, тирән мәгънәле шигырьләре бүген дә безне уйландыра, моңландыра, елата һәм юата».
Фотолар "Төрки дөнья тарих мәдәният" журналыннан алынды
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Ландыш Фәйзуллина: «Иң шәп ял табигать кочагында»
Ял итүнең дә хикмәте бар...

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе. Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә, кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.
Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган, ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.
Ландыш Фәйзуллина, Бөгелмә районы, Татар Димескәе төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:
Иң шәп ял, минемчә, табигать кочагында. Табигать кешегә көч бирә, кәефне күтәрергә сәләтле. Шәхсән без шашлык, аш пешереп елга буенда яки кырда ял итәргә яратабыз. Юкны бар итеп, урманга барып, чәчәк җыеп, матурлыкка сокланып кайту да миңа таулар күчерерлек энергия бирә. Озын ял вакытында ераграк җирләргә сәяхәт итеп кайтуны да хуп күрәм. 1014 көнгә авылдан китеп, дөнья гизеп кайту шулай ук тормышны яңа төсләр белән баетырга мөмкинлек бирә. Татарстан, Россия буенча гына түгел, чит мәмләкәтләргә дә барабыз. Традиция буенча мондый сәфәрләрне алдан ук планлаштырып куябыз.
Авыл җирендә яшәгәч, җәйге айлар күбесенчә бакчабызда уза. Быел әле кишәрлегебездә яңа төрле җимешләр утырттык. Шуларны үстерәбез, мул итеп җимеш биргәннәрен күзәтү үзе генә ни тора?! Бакчабызда чәчәкләр күп. Һәрберсе матур итеп чәчәк ата. Менә болар барысы да рухны ныгыта, күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек өсти.
Фото Ландыш Фәйзуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар