Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Укытучыларны хөрмәт иткән халыкның киләчәге өметле!»

Бүген авылларда күпме укытучы эшли, аларның хәле ничек? «Авыл укытучысы – 2023» конкурсы җиңүчеләрен кайчан котлаячаклар? Шушы һәм башка сорауларга җавапны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат конференциясендә җиткерде.

«Уку-укыту елы, гадәттә, майда төгәлләнә.Чынлыкта мәгариф өлкәсендә ел нәтиҗәләрен без август аенда ясыйбыз», – диде министр, журналистларны үз дулкыннарында уйларга көйләп. Ул сүзен матбугат хезмәткәрләренә мәгариф темасын һәрдаим яктыртып барулары өчен рәхмәтен белдерүдән башлады һәм аннары ел дәвамында мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде. Очрашуда 2024 елда республикада төзеләчәк мәктәп һәм бакчалар, инженерлык сыйныфлары, балаларның өйдә белем алуы, дәреслекләр, татар телен укыту, тәрбия мәсьәләләре дә, яшь белгечләр һәм кадрлар әзерләү хакында да сүз кузгатылды. Шулай ук министр Татарстанда ачылачак Мәгариф музее һәм Укытучы скверы турында да сөйләде.

УҢЫШЛАРЫБЫЗ ТУРЫНДА.

– 2023 елда Россия күләмендә берничә һөнәри конкурс узды, аларда безнең республикадан да педагоглар катнашып, җиңү яулады. Бу бәйгеләрнең максаты – алдынгы мәктәп укытучыларын, тәрбиячеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, үсешкә-камиллеккә дәртләндерү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату һәм укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, – дип сөйләде Һадиуллин. Алар арасыннан Казанның 41 нче мәктәбе татар теле тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина, 13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева, «Иннополис лицееның» математика укытучысы Арман Костанян, 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова һәм башка педагогларның исемнәрен аерым атап үтте.

Министр мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призёрлар саны буенча Татарстанның инде берничә ел дәвамында лидерларның берсе булып калуын да билгеләп узды. Безнең төбәктә сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. 2014 елдан Республика олимпиада үзәге эшли, ул Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәте координаторы булып тора. Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының өч этабында ел саен 250 меңнән артык бала катнаша. Республика укучылары даими рәвештә илебезнең олимпиада хәрәкәтендә алдынгы урыннарны били.

МӘКТӘПЛӘР ТӨЗҮ ТУРЫНДА. 2023 елда Татарстанда барлыгы 10 меңгә якын укучыга исәпләнгән 11 мәктәп ачылган. Министр мәгариф учреждениеләре киләчәктә дә 2023 елгы темп белән төзеләчәген әйтте.

– 2024 ел өчен рәсми рәвештә расланган исемлек юк. Әлегә фикер алышулар бара. Якын арада Татарстан Рәисе тарафыннан карар кабул ителүен көтәбез. Беренче чиратта, Лаеш районы Усад авылында мәктәп төзелергә тиеш. Шулай ук Лаеш районы Сокуры авылында 1224 урынга мәктәп корылу көтелә. Биектау районы Чернышевка авылында 1224 урынга яңа мәктәп, ә Питрәч районы Көек авылы мәктәбенә 600 урынлы янкорма төзеләчәк.

«Балалар бакчаларына килгәндә, аларның Казанның «Салават Күпере» микрорайонында, Лаеш районы Сокуры, Олы Кабан, Комлы Кавал авылларында, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә, Биектау районы Шигали авылында, Питрәч районы Царёво бистәсендә төзелүе көтелә», – диде Илсур Һадиуллин. 2024 елда Казанның «Горки», «Весна» һәм «М 14» торак комплексларында да яңа мәктәпләр ачылыр дигән өметен белдерде.

ИНЖЕНЕРЛЫК ЮНӘЛЕШЕ ТУРЫНДА. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елда мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары ачуга аеруча зур игътибар биргән. Министр сүзләренчә, бу юнәлешкә эш бирүчеләр, кече һәм урта эшмәкәрлек тә җәлеп ителә.

– Быел «Уңыш» дигән концепция кабул иттек. Аның максаты – икътисадның бөтен тармаклары өчен кадрлар әзерләүне мәктәптән башлау. Инженерлык класслары ачуга аеруча зур игътибар бирдек. Мәсәлән, быел аэрокосмик, аграр класслар, физика-математика, химия-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнә торган сыйныфлар ачтык. Бу юнәлешкә эш бирүчеләрне, кече һәм урта эшмәкәрлекне дә җәлеп итәбез, чөнки бөтен тармакларда да кадрлар кытлыгы сизелә,– дип сөйләде Һадиуллин.

«АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ» БӘЙГЕСЕ ТУРЫНДА. Быел «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан ТР Мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелгән «Авыл укытучысы» конкурсы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул нисбәттән, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева министрның игътибарын авыл укытучылары мәсьәләсенә дә юнәлтте. Аның сүзләренчә, әлеге бәйгедә дистә ел дәвамында Татарстаннан һәм илебез төбәкләреннән, аерым алганда Башкортстан Республикасы, Ульян, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь краеннан 2600 гә якын укытучы катнашкан. Җиңүчеләрне котлау тантаналары ТР Дәүләт Советында, Казан Ратушасында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узды.

– Бүгенге көндә «Авыл укытучысы» конкурсында көч сынашкан мөгаллимнәребезнең тагын да зуррак уңышларга ирешүләре аеруча сөендерә. 2022 елдагы конкурста Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Руслан Нәбиуллин беренче урынга чыккан булса, 2023 елгы җиңүчеләр арасында ир-ат укытучыларның саны тагын да артты, алар дүртәү булдылар. Елдан-ел әлеге бәйгегә ир укытучыларның да игътибары арта бара, соңгысында алардан килгән гаризалар саны да чагыштырмача күбрәк иде, – дип билгеләп үтте баш мөхәррир үзенең киңәйтеп бирелгән соравында.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 36 мең авыл укытучысы бар. Шуларның 87 проценты – хатын-кыз, калган 13 проценты – ир-атлар. Министр авыл укытучыларының эшчәнлеген үстерүдә һәм аларның абруен күтәрүдә әлеге конкурсның әһәмиятен билгеләп, киләчәктә аны тагын да зуррак масштабларда дәвам итәргә кирәклеген әйтеп үтте. «Авыл укытучысы» конкурсының җиңүчеләрен бу елның башында министрлыкта кабул итеп, аларны, Укытучылар һәм остазлар елына нәтиҗә ясаганда, зурлап котларга вәгъдә бирде.

ТУГАН ТЕЛНЕ УКЫТУ ТУРЫНДА. Илсур Һадиуллинга туган телебезне укыту буенча да сорау бирелде. 2023 елда Татарстанда ничә процент ата-ана туган тел буларак үз баласына татар телен сайлады? Татарстанда, туган телләрне укытмаучы мәктәпләр бармы? Татарстанда татар телендә укытучы мәктәпләр күпме? Министр алдына төрле матбугат чараларында эзләүче журналистлар тарафыннан шундый катгый сораулар куелды. Әмма, аянычка, кайбер сораулар ачык калды.

– Республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә. Башкалада бу сан – 54, 4 процент. Республикада туган телне өйрәнмәгән бер генә мәктәп тә юк. Без туган тел укыту буенча берничә вариантны тәкъдим итәбез һәм шуны контрольдә тотабыз. Федераль программаларга күчү республикада мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәткә комачауламый. Безнең үз татар теле һәм әдәбияты дәреслекләребез бар.

Мәркәзебездәге милләт нисбәте 50 гә 50 дип әйтергә кирәк. Безнең башка милләт халыкларына татар телен мәҗбүри укытырга хокукыбыз юк, аның белән шөгыльләнмибез дә. Һәр халык үз телен сайлый, – дип җавап бирде министр.

ДӘРЕСЛЕКЛӘР ТУРЫНДА. Дәреслекләргә килгәндә, мәгариф министры әйтүенчә, бүген республикада өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңартылган дәреслек буенча укый. Аның фикеренчә, Татарстан мәктәпләрне яңа китаплар белән барыннан да алданрак тәэмин иткән төбәкләр арасына кергән. Яңартылган дәреслектә Россия тарихы гомумтарих белән берләштерелгән, аңа шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турында заманча материаллар кертелгән.

– Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 7 тел туган тел буларак өйрәнелә, 6 телдә белем бирелә. Чыннан да, эшләнгән эшләр шактый, әмма хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Дәреслекләр турында сүзне иң элек туган тел дәреслекләрен яңа баскычка күтәргән үзгәрештән башлау урынлы булыр. 2022 елдан, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән дәрес-лекләр гамәлгә кертелде. Аерым алганда, татар теле һәм әдәбиятыннан – 60, удмурт теле һәм әдәбиятыннан – 27, чуваш теле һәм әдәбиятыннан – 17, мордва теле һәм әдәбиятыннан 10 дәреслек федераль исемлектә урын алды. Министрлык ел саен уку йортларын мари, удмурт, мордва, чуваш, татар һәм рус телләре дәреслекләре, уку әсбаплары һәм матур әдәбият белән тәэмин итә. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: 2023 елдан башлап мәктәпләргә дәреслекләрне мөстәкыйль сатып алу өчен субвенция бирелә. Чыннан да, дәреслекләрне яңартуга кагылышлы сораулар бар. Бу исә, беренче чиратта, федераль исемлек белән бәйле фактор.

– Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү чорында, федераль исемлеккә кергән барлык дәреслекләрне һәм уку әсбапларын кулланырга мөмкин. Хәзерге вакытта безнең алда мәктәп китапханәләре фондында булган ресурсларны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану бурычы тора, – дип сөйләде министр.

УКЫТУ ФОРМАЛАРЫ ТУРЫНДА. Очрашуда өйдә белем алучылар турында да сүз булды. Узган уку елы ахыры белән чагыштырганда, аларның саны 751 гә кимегән. Өйдә уку формасын күбрәк башлангыч сыйныф укучылары сыный икән. Югары сыйныфта андыйлар күп түгел. Әмма нәтиҗәләр сөендерми. Өйдә укучыларның БДИ имтиханнары буенча күрсәткечләре рус теленнән – 7, математикадан – 11, тарихтан 15 баллга, географиядән 37 баллга кимрәк. Закон өйдә укытуга каршы килми. Әмма ничек кенә булмасын, бу мәсьәләгә карата фикерем үзгәрми: җитди сәбәпләрсез гаиләдә укуга күчүне хупламыйм. Әти-әниләр башлангыч сыйныфтан ук балаларын социальләшүдән мәхрүм итеп, җитди хата җибәрә, бу турыда уйлансыннар иде, – дип сөйләде министр.

ОСТАЗЛАРГА ХӨРМӘТ ТУРЫНДА. Тагын бер матур яңалык – быелгы уку елы ахырына Татарстанда Мәгариф музеен ачарга ниятлиләр. Ул Казан федераль университеты базасында төзеләчәк. Министр фикеренчә, биредә студентлар күп, квалификация күтәрү өчен укытучылар, төрле кунаклар да килә.

– Анда интерактив җиһазлар урнаштырылачак, республиканың төрле почмакларыннан элемтәгә чыгарга, мәгълүмат алырга һәм дәресләр үткәрергә мөмкин булачак, – диде ул.

Һадиуллин шулай ук Казансу яр буенда барлыкка киләчәк Укытучы скверы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, Милли китапханәнең уң ягында балалар паркы булачак. Шушы парк һәм «УРАМ» паркы арасында укытучыга һәйкәл куелачак.

Язмабызны төгәлләп шуны әйтәсе килә: Укытучылар һәм остазлар елында мөгаллимнәребезгә багышланган бик күп чаралар үтте, күп кенә хәл итәсе мәсьәләләр дә, төптән каралып, үз чишелешен тапты. Министр фикеренчә, педагогларга булган игътибар бер ел белән генә чикләнмәячәк, ул һәрдаим дәвам итәргә тиеш. Укытучыларны хөрмәт иткән халыкның киләчәге якты һәм өметле! Министр шундый ныклы фикердә тора.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ