Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәбемне үзгәртәсем килә»

«Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Авыл укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчеләре белән берлектә уздырылган түгәрәк өстәл вакытында Тукай районы Комсомол авылы гомуми урта мәктәбе Айсылу Галиуллина конкурстан соң мәктәп директоры итеп билгеләнүе турында хәбәр итте. Ул бәйгенең «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңү яулаган иде. Сигез ел башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән укытучы бу гаять җитди тәкъдимне ничек кабул иткән? Җаваплы вазифага алынганда, үзалдына нинди максатлар куйган һәм мәктәпнең киләчәген ничек күрә? Бу язмабыз – яңа җитәкченең яңа өметләре, планнары, аны борчыган мәсьәләләр турында.

«КОНКУРС ХАРАКТЕРНЫ АЧА...»

Без Айсылу Галиуллина белән ул «Авыл укытучысы» бәйгесенә җибәргән иҗади эш аша танышкан идек. Соңрак аның конкурста җиңүе һөнәри үсешендә зур этәргеч ясавын ишетеп, укытучы өчен икеләтә горурлык хисе кичердек. Айсылу Сабитовна сүз башында әлеге бәйгенең авыл укытучылары өчен бик әһәмиятле булуын искәртте: «Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Хәбетдинова миңа конкурста катнашырга тәкъдим итте. Остазлык темасын сайлавым очраклы булмады: беренче укытучым нәкъ менә шушы һөнәргә илһам биргән иде. Тәҗрибәле хезмәттәшләремнең эше белән танышканнан соң, аларның призлы урынны алуларын лаеклы дип саныйм. Ә үземнең төп җиңүчеләр өчлегенә керә алмавыма һич тә күңелем төшмәде, киресенчә, конкурсның таләпләрен аңлап, нәтиҗәләр ясап, үземә, алдагы елларда катнашачакмын, дигән бурыч куйдым. Чөнки конкурс характерны ачарга ярдәм итә, үз-үзеңә ышанычны арттыра, көчле һәм кимчелекле якларыңны билгели. Авыл укытучысының абруен арттыру, укытучы һөнәрен пропагандалау, яшьләрдә бу һөнәргә карата кызыксыну уятуда конкурсның зур өлешен аерым билгеләп үтмәсәм, дөрес булмас иде».

Мәктәп директоры кәнәфиенә күптән түгел генә утырган яшь ханымга: «Башлангыч сыйныфлар укытучысыннан җаваплырак эшкә – мәктәп директоры итеп билгеләнүгә әзер идегезме?» – дип, беренче соравымны юллыйм. «Чынлыкта бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим булса да, конкурста катнашуның үзем өчен трамплинга әйләнүен аңладым. Барысын җентекләп уйламыйча ризалыгымны бирә торган кеше түгел мин. Бу тәкъдимгә өч көннән соң гына уңай җавап бирдем. Башлангыч сыйныф укытучысы булып калыргамы, әллә директор булыргамы, дигән сайлау алдында торганда, үземә белем биргән, хезмәт юлым башланган мәктәпне заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртү теләгем җиңеп чыкты. Балам шушы мәктәптә белем ала, янәшәдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы остазларым эшли. Безнең мәктәптә көчле команда оешкан, үзара киңәшләшеп, фикерләшеп эшләү традициясе җайга салынган».

 

«АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШӘҺӘР ДӘРӘҖӘСЕНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШ...»

 

Утыз алты еллык тарихы булган Комсомол гомуми урта мәктәбендә бүген 148 бала белем ала. Балалар мәктәптә илһамланып белем алсын өчен нинди заманча шартлар булдырылган соң? Алдагы ике елда Комсомол мәктәбен нинди үзгәрешләр көтә? Әлеге четерекле сораулар аша яңа директордан мәктәпнең матди-техник базасының бүгенге хәлен, проблемаларын, киләчәген ачыкладык.

Директор, алдагы ике елда мәктәптә укучылар санын арттыруга, район семинарлары үткәрелүгә, мәктәпнең матди-техник базасын яхшыртуга һәм бюджет, бюджеттан тыш акчалар хисабына территорияне төзекләндерүгә басым ясалачак, дип белдерде.

– Бу максатларга ничек ирешергә соң, дигән соравыгыз уңаеннан мин болайрак уйланам: мәктәбебездәге балаларның саны бүгенгедән ким булмасын, киресенчә, артып торсын өчен, авыл җирендә яшьләргә эш кирәк. Булган урыннарны, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында, көллиятләрдә белгечлек алган якташларыбыз тулыландырсын иде, дигән теләктә торам. Ә укытучыларга, төрле укыту технологияләрен кулланып, дәресләрне кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышырга кирәк. Мәктәп коридорлары балалар тавышыннан яңгырап торсын өчен, без аларда белем алуга мәхәббәт уяту турында кайгыртырга тиешбез. Нинди буын үстерәбез без, дигән сорауга җавап эзләгәндә, хәзерге балалар белем алуга омтылмый, китаплар, фәннәр белән кызыксынмый, дигән фикер туа. Әйтик, бүген балаларның шактые математика фәнен өнәп бетерми, чөнки ул алар өчен артык катлаулы һәм аңлаешсыз. Бу проблеманы хәл итүнең мин бер генә юлын күрәм: мәктәптә укыту процессын гуманитар һәм математик юнәлешләргә бүләргә кирәк. Шулай эшләгәндә, без балаларның кайсы фәннәргә тартылуын, нинди һөнәр сайларга теләвен аңлар идек, – диде Айсылу Сабитовна соравыма каршы.

Хәер, бүген үк инде Комсомол мәктәбендә, инновацион технологияләр кулланылып, уку-укыту процессы яңача оештырыла башлаган. Айсылу Галиуллина әйтүенчә, якын киләчәктә мәктәп базасында инновацион мәйданчыклар ачылса, яңа программаларны сынап карау мөмкинлеге дә барлыкка килер иде. Шулай ук мәктәп директоры уку расписаниесендә театр сәнгате кебек яңа фәнне күрергә тели. Бу фән балаларда актёрлык осталыгын, иҗади потенциалны ачуны, матур итеп сөйләшергә өйрәтүне генә күздә тотмый, шулай ук балаларга үз-үзләренә, сәләтләренә ышанмау, тарсыну кебек комплекслардан котылырга ярдәм итәчәк, дигән фикердә ул. Аның уе буенча, иҗади, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел буынны бары балалар үзләрен кирәкле итеп тойганда, үз көчләренә ышаныч ныгыганда гына үстереп булачак.

Кадрлар җитмәү проблемасы Комсомол мәктәбендә дә чагыла. Бүген мәктәп инглиз, рус теле, математика укытучыларына мохтаҗлык кичерә. Шулай ук мәктәпнең техник яктан җитәрлек җиһазландырылмавы да төп проблемаларның берсе булып тора. Проекторлар, интерактив такталарның җитмәве, компьютер классларының булмавы укытучыларга тулы куәт белән эшләргә, балаларга зур кызыксыну белән укырга, дәресләрне заман таләпләренә туры килерлек итеп алып барырга комачаулык тудыра. Узган ел Айсылу Сабитовна, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник һәм сәнгать иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән «Энергия добра» республика социаль инициативалар конкурсында җиңеп, «Робототехника һәм программалаштыру лабораториясе Chibi-Robo» проекты буенча грант ота. «Мәктәпкә бу яңалык кертелгәч, балаларның ничек шатлануларын сүз белән аңлатып булмый. Хәзерге җәмгыять синең авыл яки шәһәр мәктәбендә укыганыңа әһәмият биреп, аерып карамый. Шуңа күрә белем алу өчен шартларның авыл баласы өчен дә, шәһәр баласы өчен дә бертигез дәрәҗәдә булуын кайгыртырга тиешбез», – ди мәктәп җитәкчесе.

 Аңлашыла, һәр җитәкче үз мәктәбен заманча стильдә күрү теләге белән яна торгандыр ул. Айсылу Галиуллина да, үз-үзенә таләпчән кеше буларак, мәктәпнең эчке һәм тышкы кыяфәтен болай итеп күзаллый: балаларга тәнәфес вакытында мәктәп коридорларында уңайлы диваннар урнаштырылырга тиеш. «Укытучылар өчен ял итә торган махсус капсулалар яисә «тынлык бүлмәләре» ясасак, көндәлек ыгы-зыгыдан арынырга, фикерләрне, уйларны тәртипкә китерергә мөмкинлек туар. Мәктәпнең әйләнә-тирәсен агачлар аллеясы белән бизәү дә – алдыбызга куйган максатларның берсе. Агачлар күләгәсендә эскәмияләр урнаштырып, укучылар һәм укытучыларга табигать кочагында күбрәк аралашсыннар өчен уңайлылык тудырасы килә», – ди әңгәмәдәшем.

Проблемалар каршында куркып калмаган җитәкче: «Иң мөһиме, бу максатларны тормышка ашыру, мәктәптә бер-береңне ярату, хөрмәт итү, иҗади, белем һәм мәдәният кыйммәтләре атмосферасын тудыру өчен җиң сызганып, каршылыкларны җиңеп эшләргә теләк, команда бар», – дип сөенә.

 

МӨҺИМ НӘРСӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК!

 

Бусы – Комсомол мәктәбендә патриотик тәрбияләүгә корылган яңа проектларның берсе. Һәр дүшәмбе линейкадан соң илебез гимнын башкаргач, «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дип аталган дәрестән тыш тәрбия чарасына керәләр. Яңа уку елында мәктәп патриотик тәрбия буенча «Балачак навигаторлары» дигән федераль проектта катнаша башлаган. Моннан тыш, яңа штат берәмлеге– тәрбия буенча директор киңәшчесе вазифасы кертелүе дә мәктәп тормышына яңа сулыш өргән. Яңа хезмәткәр укытучылар, балалар һәм ата-аналар белән иҗтимагый оешмалар арасындагы үзара бәйләнеш өчен җавап бирәчәк. Тәрбия чарасының тагын бер төре буларак, мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, «Орлята России»ның озак вакытлы проекты кысаларында, ел дәвамында балалар төрле трек - биремнәр (ВКонтактедагы мәктәп аккаунтындагы язмалар) үти.

Үз илеңнең патриоты булган, үз авылыңны яратып, гаилә корып, төпләнеп яшәргә теләгән яшьләрнең санын арттырыр өчен, без балаларның йөрәгенә туган илне ярату хисен ныграк салырга тиеш, дип уйлый Айсылу Галиуллина. Күп еллар дәвамында мәктәптә «Илебезгә мәхәббәт», « Туган җиребезгә мәхәббәт», «Гаилә кыйммәтләре» төшенчәләренең мәгънәсен ачуга багышланган тәрбияви чаралар бу уйларны тормышка ашыру өчен җирлек булып тора.

Әңгәмә барышында мәктәп директоры яңа бер проект турында да искә алды. Гаилә елы уңаеннан, мәктәптә һәр шимбә саен «Гаилә шимбәләре» дип аталган яңа проект эшли башлаячак. Бу проект әти-әниләрне балалар тормышында, төрле чараларда катнаштыру максаты белән оештырыла. Проект кысаларында «Иң тату сыйныф», Әниләр көне, Әтиләр көне, мастер-класслар, КВНнар үткәрү планлаштырыла.

Комсомол авылында бүген төрле милләт вәкилләре яшәвеннән чыгып, директорга тел мәсьәләсенә кагылган соравыбызны бирдек:

– Айсылу Сабитовна, балалар нинди телдә сөйләшә, туган телебезгә игътибар мәсьәләсе ничегрәк тора?

– Кызганыч, авылыбызда төрле милләтләр яшәү сәбәпле, татар телендә сөйләшүче балалар саны кими. Хәтта балалар бакчаларында да үзара аралашу өчен рус телен сайлыйлар. Мәктәптә дәресләрне алып барган вакытта да, иң башта, балаларга теманы аңлату өчен күп вакытта рус теленә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуннан соң гына татар теленә басым ясый алабыз, – ди ул уфтанып.

Айсылу Галиуллинаның «Авыл укытучысы» бәйгесенә җибәргән эссесыннан кайбер юллар искә төште. Ул анда, мәктәпкә өченче сыйныфларга беренче дәресен биргән вакытта, балалар каршында үзенең югалып калуы турында язган иде: «Нигә килдем? Дәрес ничек узачак? Укучылар дәрестән нинди файда алыр? Минем 3 нче сыйныфым шундый тынгысыз. Дәресне аңлаешлы итеп алып барырга тырышам, ачык мисаллар, иллюстрацияләр бирәм... Соңыннан бу – әлеге сыйныфта минем соңгы дәресем, үзләреннән баш тартырмын, ахры, дип уйладым. Әмма остазымның киңәшләре, балаларны яратуым мине сыйныфыма яңадан кайтарды». Үҗәтлек һәм тырышлык кебек сыйфатлар булганда, Айсылу Галиуллина бу юлы да сынатмас, яңа вазифа куйган бурычларны лаеклы башкарып, мәктәпне югарырак дәрәҗәгә күтәрер, дигән ышаныч туа. Әлбәттә, моның өчен аңа коллективы белән фикердәшләр булу гына җитми, Тукай районы мәгариф идарәсенең ярдәм кулы сузуы да кирәк.

 

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Альберт Сабир фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ