Логотип Магариф уку
Цитата:

Нефтьчеләр белән кулга-кул

Татарстанның иң зур нефть һәм газ сәнәгате үзәкләреннән саналган Лениногорск шәһәре дигәндә, без, гадәттә, уникаль Ромашкино нефть ятмасын ачучылар хөрмәтенә куелган 33 метрлы монумент һәм шәһәрдәге Нефтьчеләр аллеясын күз алдына китерәбез.

Ләкин Лениногорск ул әле республикабыз икътисадының нигезе булган нефть өлкәсе өчен заманча уйлый һәм эшли белүче кадрлар тәрбияләү үзәге дә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз САНАТУЛЛИН белән очрашкач, сүзне нәкъ менә шуннан башладык.

– Вагыйз Сәмиуллович, Сез башлыча әлеге төбәктә төп һөнәр ияләре булган нефтьчеләрнең балаларына белем бирәсез. Читекчедән читекче, итекчедән итекче туа, дисәк тә, айти-технологияләр өлкәсендәге зур мөмкинлекләр чорында бу төбәк балалары, әти-әниләре юлыннан китеп, нефть тармагына караган һөнәрләрне сайлыйлармы?

– Әлбәттә шулай, чөнки Лениногорск – нефтьчеләр каласы, үзебездә нефть техникумы да булгач, балаларыбыз башлыча киләчәк тормышларын нефть тармагында күзаллыйлар. Бу нигезсез түгел, алар мәктәп эскәмиясеннән үк нефть тармагының ни икәнен белеп үсә. 5 нче мәктәптә иртә профильләштерүгә – нефть һәм газ чыгару тармагына игътибарны юнәлтәбез. Укучылар предприятиеләргә бара, андагы мастерлар, инженерлар мәктәптә дәресләр уздыралар. Ул дәрестән тыш сыйныф сәгатьләрендә дә, дәрес вакытында да, әйтик, физика дәресендә дә булырга мөмкин. Бу эш каникуллар вакытында да өзелеп тормый. 2 нче мәктәп шулай ук нефтьчеләр белән тыгыз эшли, алар, нигездә, геологик үзәк өчен җавап бирә. Үзләренең геология музейлары да бар. Геология белән кызыксынган балаларны туплап, мәктәптә шундый үзәк ачу башлангычы белән районда эшләп килүче кече нефть компаниясе чыккан иде. Хәзер алар укучылар белән дәресләр уздыралар, олимпиадаларга, экспедицияләргә йөриләр. Экспедицияләр вакытында табылган ташлар, төрле казылма материаллар музей фондын тулыландыра килә. Бу, һичшиксез, балаларның төрле яклап үсешенә ныклы ярдәм булып тора.

Биологик үзәк – шулай ук нефтьчеләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Бүгенге көндә Шөгер мәктәбендә һәм Лениногорск балалар йортында биолабораторияләр эшли. Алар исә агач клонлаштыру белән шөгыльләнәләр. Бу, бердән, экологик проблеманы хәл итү булса, икенче яктан биредә лаборантлар кул астында химияне дә, биологияне дә яхшы белгән белгечләр үсә.

– Башка юнәлешләрдә дә максатчан эшли торган мәктәпләрегез бармы?

– Андый мәктәпләребез берничә. 2021 елдан 8 нче мәктәптә психолог-педагогик класслар ачылды. Бу уку елыннан 11 нче гимназиядә дә әлеге юнәлеш буенча укучы классларыбыз бар.

Профильле укытуда тагын бер мөһим юнәлеш: В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында агрокласс ачтык. Авыл җире өчен монысы да бик мөһим.

Хәзергесе вакытта «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 8 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар, табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре бар. Быел тагын бер мәктәптә шундый үзәк ачылыр дип көтелә. Лениногорскиның үзендә әлегә «Үсеш ноктасы» үзәге юк, чөнки шәһәрдә 50 меңнән дә кимрәк кеше яшәгән очракта гына ул әлеге программага керә. Бездә исә халык саны 60 меңнән артык. Районда Шөгер, Тимәш, Иске Иштирәк мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре эшләсә, Зелёная Роща, Иске Куак, Куакбаш һәм Подлесный, Иске Писмән мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы»ның табигый-фәнни профильле белем бирү үзәкләре гамәлдә. Бу инде – заманча җиһазландырылган кабинетлар, химия һәм биология лабораторияләре, роботлар, 3D-принтерлар, бер сүз белән әйткәндә, яңа мөмкинлекләр дигән сүз.

11 нче татар гимназиясе үзебезнең төбәктә шахматны үстерү буенча үзәк буларак мәгълүм. Шахмат буенча ФИДЕ мастеры хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Эльвира Энзировна Уманская– безнең районнан чыккан спортчы. Баштарак ул кайтып турнирлар уздырды һәм шул җирлектә районда балаларны 1 нче сыйныфтан башлап шахматка өйрәтергә, шахмат дәресләре бирергә кирәк дигән башлангыч белән чыкты. Бу эш 2017–2018 елларда ук башланды. Хәзер шахмат безнең укыту планнарына да кертелгән. Бәлкем, кайбер җирләрдә аерым шахмат дәресе кертеп, аны ничек уйнарга өйрәтәләрдер, әмма бездә бу башкачарак алып барыла. Ул тарих, математика, рус теле дәресендә дә булырга мөмкин. Без стандартларны үтибез, дәресләр шуның буенча уздырыла. Укытучы, дәресен аңлатканда, шахмат элементларын да кертә. Моның идеясе – теге яки бу предметларны шахмат белән интеграцияләү. Башлангыч сыйныф укытучыларыбыз әле күптән түгел генә Чабаксарга барып, конференциядә әлеге юнәлештә тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Шахмат белән генә чикләнмибез. Мәктәпләрдә спортны үстерү, балаларны һәм яшьләрне күпләп физик культурага тарту шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Укучыларыбыз ГТО нормаларын үтәүдә актив катнашалар. Районда уздырыла торган КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасы проектында ел саен 500 дән артык бала катнаша, һәм ул мәктәпләргә сувенир продукция һәм баскетбол туплары комплекты алу мөмкинлеге бирә. Районыбызның 20 мәктәбе спорт инвентарен шул рәвешле алды.

Спортта башкаларга күрсәтерлек нәтиҗәләребез дә бар. Әйтик, 11нче гимназия командасы укучыларның мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалында – II; ә Волгоградта узган Тэгрегби Бөтенроссия ярышларында I урынны яуладылар.

– Шулай да район мәгариф идарәсенең йөзен билгеләүче иң мөһим фактор нәрсә диярсез?

– Беренче чиратта төпле белемле, тәҗрибәле укытучылар-остазлар һәрвакыт мәгариф системасының көзгесе булып тора. Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күз алдында. Әйтик, узган уку елында 2 нче мәктәпнең өч укучысы Ариадна Трофимова, Виктория Назырова, Айзилә Гобәйдуллина химия һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырдылар. Бу– беренче чиратта аларның укытучылары Ирина Викторовна Зазулина һәм Ольга Викторовна Андрияноваларның фидакяр хезмәт нәтиҗәсе. Олимпиадаларда да сынатмыйбыз: мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында өч призёр; Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында өч җиңүче һәм унөч призёр; «Олимпка юл» республика олимпиадасында бер җиңүче һәм тугыз призёр; мәктәп балаларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында унбер призёр; А.М.Терентьев исемендәге XXIX Идел буе фәнни экологик конференциясендә ике призёр. Боларның берсе дә күктән төшмәгән.

Гомуми белем бирү оешмалары арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклауга, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерүгә, проектларын тормышка ашыруга юнәлтелгән респуб-
лика конкурсында катнашып, шәһәребезнең 4 , 8 нче һәм Тимәш мәктәпләре шулай ук җиңү яулады. Татар теле буенча республика олимпиадасында Иске Иштирәк мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айгизә Галимова призлы урынга лаек булды (укытучысы Мөнирә Мөнәвир кызы Хаҗипова). Укытучыларыбыз да читтә калмый. Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсында 11 нче гимназиянең татар теле укытучысы Лилия Әмир кызы Касыймова «Яхшылык бирү» номинациясендә җиңү яулады. Сәламәтлекләре чикле балалар укый торган 14 нче мәктәпнең педагог-психологы Екатерина Вячеславовна Сәгъдиева, «Педагог-психолог– 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында Лениногорск районын лаеклы күрсәтеп, икенче урынга лаек булды. Рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйлим һәм эшлим» VI республика һөнәри осталык конкурсында шәһәребезнең 29 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Николаевна Павлычева «Заманча Мэри Поппинс» буларак танылган икән, без мондый педагогларыбыз белән ихлас горурлана алабыз.

Дөрес, хәзергесе вакытта педагог һөнәренә караш төрлечә, аның үзен өйрәтергә дә күп сорап тормыйлар. Урамда очраган кеше дә ничек бала тәрбияләргә, ничек дәрес бирергә өйрәтергә мөмкин. Күпләп килмәсәләр дә, яшь белгечләр дә кайта, педагогларыбыз үзләренә алмаш әзерлиләр дип әйтә алабыз.

– Яшь белгечләр аз кайта дидегез, районда укытучылар кытлыгы сизеләме соң?

– Укытучылар җитми дип әйтә алмыйм. Бездә бөтен предметлар да укытыла, ләкин рус теле, химия, математика укытучыларының нагрузкалары-сәгатьләре бик күп, чөнки бу предметлар буенча килүче яшь белгечләр, чыннан да, юк диярлек. Ә менә химия, физикага тәгаенләнгән сәгатьләр киресенчә күп түгел. Әгәр укытучы бары тик бер генә юнәлештә, химия яки физика буенча гына укыган икән, аңа исә сәгать җыю авырга туры килә.

– Соңгы еллардагы кыскартулар үзен шактый сиздерде. Авыллардагы мәктәп-
ләрне саклап кала аласызмы?

– Тырышабыз. Элегрәк без авылларда бала саны кимүгә бара дип уйлый идек. Бүгенгесе көндә балалар күп булмаса да бар. Әгәр дә махсус мәктәпне һәм мөмкинлекләре чикле балалар укый торган мәктәпне дә кертсәк (аларда 100 бала), районда барлыгы 8700 бала белем ала. Шуның 1500 е авылда. Авыл мәктәпләрендә уртача 25–26 бала укый. Кызганыч, укытучыларыбыз өлкәнәя бара, ә яшьләрне авыл җиренә җәлеп итү авыррак. Иске Куак, Шөгер, Тимәш, Зелёная Роща мәктәпләре база мәктәпләре булып торалар, аларның һәркайсында бала саны 100 дән дә ким түгел. Мәктәпләргә җиһазлар да бирәбез, грантларда да катнашалар. Бала күрше авылга йөреп укыган очракта, анда аның үсү мөмкинлекләре арта гына, чөнки аңа да көндәшлек кирәк. Зур коллективта андый мөмкинлек зуррак. Без укыган дәвердә югары уку йортына керүчесе дә санаулы гына була торган иде. Сыйныфтагы 20 баланың өчесе вузга керү табигый күренеш санала иде, хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларының 99 проценты югары уку йортларына укырга керә. Аларның күбесе, мәктәптән киткәндә, кем булачакларын белеп китәләр. Монда укыту процессының мөһим бер өлеше булып торган өстәмә белем бирү дә, профориентация дә үз бурычын үти дияргә кирәк. Балалар «Билет в будущее», «Код будущего» проектларында, иртә профориентациягә юнәлтелгән «Проектория» ачык онлайн-дәресләрдә дә катнашалар. «Мөстәкыйль балалар», «Робототехника» кебек профильле сменаларда активлык күрсәтәләр. Төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм смотрларда призлы урыннар яулаган укучыларыбыз да шактый. «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабында Гран-прига лаек булу, «Созвездие-Йолдызлык» телевизион фестивалендә яуланган I урыннар да аларның үз-үзләренә ышанычларын арттыра. Кайда гына булсалар да аларның янәшәсендә һәрвакыт тәҗрибәле остазларыбыз була.

 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ