Логотип Магариф уку
Цитата:

Балачакның җылы куышы

«Ел тәрбиячесе – 2023» республика конкурсының Казандагы «Әкият» курчак театрында узган йомгаклау тантанасында Балтач районы «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» музыка җитәкчесе Илһамия Васильеваның бәйге барышында куйган тырышлыгы, осталыгы татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр арасында икенче урын белән билгеләп үтелде. Шул очрашуыбызда ул: «Бу – безнең коллективның уртак тырышлыгы, уртак шатлыгыбыз да. Җанатарымнан берсе – җитәкчебез үзе дә биредә, бакчабыз «Ак каен»га килегез, эшчәнлегебез белән якыннан танышып китәрсез», – дигән иде. Балтач төбәгенә ясаган чираттагы сәфәремдә, әлеге чакыруны истә тотып, балачак илендә кунакта булдым.

ТЕЛЛӘР БЕЛҮ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ

– Яшь буын балаларга дәүләт телләрен өйрәтүнең мөһимлеген бакчабызга йөрүче балаларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләребез яхшы аңлый. Әлбәттә, татар баласы һәм аларга тәрбия, белем бирү, беренче чиратта, ана телендә булырга тиеш. Шул ук вакытта башка телләрне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәбез. Узган ел без кабаттан «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булып, 500 мең сумлык грант акчасын оттык. Бу – «Ак каен»га йөрүче балаларның ике телне дә әйбәт үзләштереп баруларын, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын күрсәтә торган мисал, – дип, бакча мөдире Зөһрә Бәдретдинова очрашуга ук мине аеруча кызыксындырган туган тел турында сөйләшүдән башлады.

Рус теле буенча белгеч Дилә Сәлимҗан кызы Гарипова үрнәгендә эшен дәвам итүче Эльмира Гаптелшәкүр кызы Галимованың бу коллективта эшли башлавына чирек гасыр. Аның да үзенә хас эш алымнары бар. Рус телен балалар кызыксынып һәм тиз өйрәнсен өчен, ул, 4 яшьтәгеләрдән башлап, махсус түгәрәкләр оештырган. Бергәләп төрле тамашалар әзерлиләр, курчаклар да, рәсемнәр дә телгә килә ул булганда балалар кулында. Әкияти геройлар сөйләгән сүзләр күңелгә тиз сеңеп кала. 

Сөйләм телендә кимчелекләр булган, сөйләшкәндә хәрефләрне йотып калдырган балалар белән тәҗрибәле логопед Әкълимә Сәидгәрәй кызы Габдрахманова шөгыльләнә.

Баланың психологик халәтенә, баш миенең актив эшләвенә, сөйләм теленә уңай тәэ-
сир итә торган нейроуеннар оештыра, анда сабыйның әнисен дә җәлеп итә. Бу аларны бер-берсенә тагын да якынайта, ана баласының уңышына шатланса, бала, әнисе янында булганда, сөйләмдәге кимчелекләрен бетерү өчен ныграк тырыша. Андый балалар арасында да сәләтлеләр күп. Әлбәттә, тәрбиячеләр – балаларга үзләре үрнәк. «Ел тәрбиячесе – 2024» конкурсының район этабында Әкълимә Габдрахманова 3 нче урынга лаек булды. 

«Мәгариф» журналының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелгән «Авыл укытучысы», «Авыл тәрбиячесе» конкурсларында безнең хезмәткәрләрнең катнашуы да аларга һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирә, авыл җирлегендә эшләүче тәрбияченең абруен күтәрә. Бу бакчада беренче көннәрдән бирле татар телендә тәрбия бирүче, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Раушания Фаил кызы Нигъмәтуллина әлеге конкурста призлы урынга лаек булган иде. Шулай ук тәрбиячебез Илүзә Фидәрис кызы Хәсәнова татар телендә тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләрнең республика бәйгесендә җиңү яулады. Мондый конкурслардагы уңышлар башка тәрбиячеләр эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Алар үзара тәҗрибә уртаклашып, балаларга тәрбия, белем бирүдә яңа алымнарга өстенлек биреп эшлиләр. 

– Билингваль юнәлештә эшләүче бакча булып саналсак та, бездәге балалар инглиз телен дә кызыксынып өйрәнәләр. Бу телне алар күңеленә педагог-тәрбияче Мәрьям Искәндәр кызы Сәлахова җиткерә, – дип сүзен дәвам итте җитәкче. – Ул инглизчәне «Matatalab» дип аталган робототехника ярдәмендә махсус уеннар аша өйрәтә. Эш барышында баланың игътибары, логик фикерләү сәләте, хәтере тиз үсеш ала. Мәктәптә андый бала хәреф танып, инглизчә сөйләм телен аңлап, шактый әзерлекле булып бара. 

Мөдир ханым балалар бакчасында бушлай түгәрәкләр: «Кызыклы сенсорика», «Йомшак һәм күңелле балчык», «Яшь талантлар», «Яшь экологлар», «Шахмат», «Нейропсихология», «Инглиз теле», «Театр» (рус телендә), «Әпипә» бию студияләре эшләп килүенә, тәрбиячеләрнең иҗадилыгына да басым ясады. Бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәрвакыт яңалыкка омтыла икән. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында «Дуслык тәгәрмәче» дип аталган өстәл уены балалар күңеленә аеруча хуш килгән. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлнур Ильяз кызы Зәкиева уен аша балаларны Идел буе халыкларының милли киемнәре, ризыклары, милли бәйрәмнәре белән таныштыра. 

 

АК КАЛФАКНЫҢ ТАБЫЛГАН ЧАГЫ 

«Ак каен» бакчасының республикада бердәнбер булган музей залларында 300 дән артык экспонат урнаштырылган. Аларда халкыбызның үткәне, яшәеше, узган чорлар сулышы бөркелеп тора. Музей эшчәнлеге бик «җанлы» итеп оештырылган. Аның өчен җаваплы тәрбияче Лилия Мидехәт кызы Әхмәдиева безне һәр экспонатның тарихы белән таныштырды. Борынгылыгы күзгә ташланган ак калфакны кулыма алып, аның кемнеке булуы белән кызыксынгач, әңгәмәдәшем: «Монысы 1878 елны эшләнгән. Ул безнең нәсел ядкяре, ерак әбиемнәрдән әнигә күчкән, ул миңа бүләк итте», – дип, янәшәсендә басып торган Зөлфирә Камалованы кочып алды. Бу ханым, «Ак каен» бакчасына 1980 елны нигез салып, шуны 32 ел дәвамында җитәкләп, хәзер лаеклы ялга чыккан остаз-тәрбияче икән. Аның ярдәме, төпле киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре әле дә булса алтын-көмешкә тиң. Шуңа да ул – биредә эшләүче һәммәсе өчен кадерле, көтелгән кунак.

 

Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында укый аласыз.
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ