Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа педагоглары Кванториум турында хыяллана

Хыяллары тормышка ашармы?

Буа шәһәрендә берничә борынгы мәһабәт йорт сакланып калган. Шуларның берсендә – 1888 елда төзелгән Земство идарәсе (Земская управа) бинасында хәзер Буа районның мәгариф бүлеге урнашкан. Моннан йөз ел элек совет хөкүмәте ихтыяры белән барлыкка килгән мәгариф оешмасының бүгенге көнгәчә Ленин урамында яшәве үзе үк символик мәгънәгә ия. Шуңа күрә мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Ханбиков белән әңгәмәбез төрле чорларның проблемаларын үз эченә алды. Әйтик, нинди уй белән революционерка туган авылында башлангыч мәктәп ачу өчен үз акчасын бүлеп биргән? Ни өчен безнең көннәрдә зур калаларда югары белем алган якташларны туган якка эшкә кайтару өчен махсус чаралар күрергә туры килә?
– Илгиз Фәритович, моннан дүрт ел элек мәгариф бүлегенә җитәкчелек дилбегәсен кулыгызга алуга, Сезне районда «беренче педагог», «баш педагог» дип атый башлаганнар. Сез укытучылар династиясеннәнме, әллә моның башка сәбәбе бармы?
– Сезнең фараз дөреслеккә туры килә. Минем педагоглык юлына басуым очраклылык түгел. Үзем дә хыялланмаган җирдән әнием сукмагыннан китеп бардым. Әнием Наҗия Хәмитовна Буаның 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытты. Без гаиләдә биш малай булып, барыбыз да шушы мәктәптә белем алдык. Шунлыктан билгеләр дә, тәртип тә һәрчак әнинең күз уңында булды. Әтиебез Фәрит һәнәре буенча мәктәптән ерак торса да, аңарда педагог сыйфатлары җитәрлек булып, ул безнең өчен какшамас абруйга ия иде.
Дөресен әйтсәм, мин балачактан танылган якташыбыз Бакый Урманче кебек, рәссам булу турында хыялландым. Шул хыял артыннан Тәтеш педагогия училищесына барып кердем дә инде. Чөнки анда сәнгать бүлеге ачылу көтелә иде. Тик ул тормышка ашмады. Шулай итеп, училищеда башлангыч сыйныфлар укытучысы таныклыгы алып, педагоглар династиясен дәвам итү минем язмышка язылган булып чыкты. Мәктәпкә кадәр, безнең буынның күпчелек егетләре кебек, мин дә хәрби хезмәттә чыныгу уздым. Күпертү кебек тоелмасын, мин, чынлап та, Диңгез флотында хезмәт иткән ике елны шәхес буларак чыныгу, формалашу чоры дип саныйм.
Армиядән соң мәктәптә башлангыч сыйныф укытучы өчен сәгатьләр булмау мине әлләни хафаландырды дип әйтә алмыйм. Язган булса, тешне ватып керә, диләр бит. Хезмәт юлымны рәссам-бизәүче буларак башлар җибәрүне ул чакта язмыш бүләге дип кабул иттем. Тик аннан соң барыбер, әкренләп, мәктәпкә юл саптым. Миңа хезмәт һәм технология сәгатьләрен бирделәр. . Эшли-эшли Ульяновск педагогия университетының технология һәм эшмәкәрлек факультетын тәмамладым. Язмыш дисәң дә була, һөнәргә тугрылык дияргә дә мөмкин – үзем укыган 1 нче урта мәктәпкә 17 ел гомеремне багышлаганмын. Зур Фролово авылы мәктәбенә директор итеп билгеләгәндә мин инде милли мәгариф буенча ике тапкыр президент грантын откан тәҗрибәле педагог идем.
Яше белән ир уртасына баскан, гаиләле шәһәр кешесенең авылга күчеп китүен күз алдына китерегез инде. Дөрес, ул вакытта Зур Фролово әле, чынында да, зур иде. Шунысын да әйтеп китим, ул да, Буа кебек, XVII гасырда ук барлыкка килгән борынгы авыл. Мәктәп бинасының яше дә авылыныкыннан азга гына калыша иде. Земское училище дип йөртелгән бу уку йортына бина төзү өчен акчаны шушы авылда туып үскән революционерка Вера Фигнер биргән. Ул вакытта авыл Николаевское дип аталган һәм Казан губернасының Тәтеш өязенә кергән. Уйлавымча, шәрәфле кызларның Родион институтын тәмамлаганнан соң Казан император университетында укыган Фигнер халыкның төрле катлауларын, һичьюгында, башлангыч белем һәм тәрбия бирмичә торып, Россиянең наданлыктан һәм караңгылыктан чыга алмасын бик яхшы төшенгән һәм шул изге максатка үзеннән дә өлеш кертергә булган.
Борынгы мәктәпне җылыту да борынгыча иде, билгеле. Ике ел эчендә гомуми тырышлык белән яңа бина өлгертеп, күмер ягудан котыла алдык. Тагын шуны да танырга кирәк, бик үк зур булмаган әлеге мәктәптә укыту сыйфаты, хәтта бүгенге үлчәмгә салганда да, шактый югары дәрәҗәдә тора иде. Анда ул чакта да, хәзер дә укыту-тәрбия эшләре милли гореф-гадәтләргә таянып алып барыла. Элек күршедәге татар Черки-Дүртөйле (Каенлык) авылы балалары да өлкән сыйныфларга җиткәч, кем велосипедта, кем җәю йөреп, шушында белем алды. Хәзер биредә 12 бала Буаның үзеннән килеп укый. Бусы инде – балаларын иске рус гореф-гадәтләре буенча тәрбияләргә омтылган ата-аналарның теләге. Аларга моның өчен мөмкинлек тудырылган. Бөтен республикадагы кебек, бездә дә «Мәктәп автобусы» программасы эшли. Һәр көнне районның 35 авылыннан 776 укучы эреләндерелгән мәктәпләргә укырга чыгып китә. Бүгенге көндә андый уку йортлары 14 булып, аларга 19 автобус хезмәт күрсәтә.
– 30 гыйнварда Буада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы уздырылды. Аларны районда белем бирү сыйфаты, беренче чиратта, татар телен укытуның торышы һәм балаларны милли гореф-гадәтләр буенча тәрбияләү кызыксындыргандыр.
– Соңгы берничә елда районның мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләре яхшырды, дип арттырмыйча әйтергә була. Без элегрәк сыйфат буенча 31 урын белән канәгатьләнгән булсак, хәзер бу өлкәдәге иң яхшы 15 район исемлегенә керәбез. Укыту базасын ныгыту, югары квалификацияле кадрларны җәлеп итү һәм укыту сыйфатын күтәрү нәтиҗәсендә 6 база мәктәбе ресурс үзәгенә әйләнү мөмкинлеге алды. Алар алдынгы тәҗрибәне уртаклашу һәм федераль дәүләт стандартларын (ФГОС) гамәлгә тизрәк кертү мәйданнары булып торалар. Районның хәзерге җитәкчелеге мәгариф, белем бирү системасының әһәмиятен аңлап эш итә. Район бюджетының 71,3 проценты шушы өлкәгә җибәрелүе шул хакта сөйли. Акчага күчергәндә, ул 66,9 миллион сум дигән сүз. Аз түгел бит. Бүгенге көндә Буа җирлегендә 32 гомуми белем бирү уку йорты булып, шуларның 20 се – урта, 12 се төп мәктәп. Моннан тыш ул мәктәпләрнең башлангыч белем бирүче филиаллары бар. Районда шулай ук 42 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе эшли. Буаның үзендә Мәктәптән тыш тәрбия үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе булып, алар кызлар һәм малайларның сәләтен ачу, үстерү буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Уку йортларының базасын ныгытуда республика буенча барган мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь төзәтү программасының роле зур булды. Бездә аңа 22 бина эләкте, һәм бүгенге көнгә гомуми белем бирүче уку йортларының җитмеш проценттан артыгы капиталь төзекләндерү үткән дип әйтә алабыз.
Райондагы иң көчле уку йортларыннан берсе – Сәгъдиев мәктәбе.  Без конгресс кунакларын нәкъ менә шундагы коллективның эшчәнлеге белән таныштырдык. Биредә күренекле якташыбыз – Россиянең беренче мәгариф халык комиссары А.Луначарский исемен йөрткән урта мәктәпнең элекке укучысы, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге РТ Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Ренат Харис музее эшли. Миңа калса, конгресс кунаклары районда балаларга татар телен өйрәтү һәм милли тәрбия эшләреннән күпмедер дәрәҗәдә канәгать калдылар. Быел Россиянең һәм Татарстанның халык рәссаме, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге Бакый Урманченың туган авылы – Күл Черкене һәм Янтуган урта мәктәпләре оешуга 100 ел тула. Белем бирү нигездә ана телендә оештырылган әлеге уку йортларының юбилее безгә татар теленең язмышы турында уйланырга һәм ата-аналар, укучылар арасында аның абруен күтәрү юлларын эзләргә форсат бирә.
– Мәгарифнең уңышы беренче чиратта укытучыларга, тәрбиячеләргә бәйле. Күп кенә районнарда педагогик коллективларның картаюыннан зарланалар. Сездә бу мәсьәлә ничек тора?
– Укытучыларның профессиональ үсешендә грант системасының өлеше зур булуын хәзер беркем дә инкарь итми. Узган ел 13 укытучыбыз Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына лаек дип табылды. Яшьләр «Безнең яңа укытучыбыз» программасында аеруча актив. Шулай да кадрлар мәсьәләсе, башка җирләрдәге кебек үк, бездә дә иң четрекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Соңгы чорда районга югары белем турында таныклык алган 27 яшь педагог кайтты. Тагын 11 укучыбыз педагогик вузларда укуларын дәвам итә. Бездә дә, тулаем республикадагы шикелле, математика, физика кебек төгәл фәннәрне укытучыларга кытлык сизелә. Мәгариф өлкәсенә яшьләр килеп торуга карамастан, педагогик коллективның картаюы тукталды дип бастырып әйтә алмыйм. Бүгенге көндә уртача яшь – 45 дип исәплибез. Пенсия яше кергән 145 педагогтан 69 ы укытучылар.
– Казан, Чаллы кебек эре калаларның ихтыяҗына бәйле рәвештә аларда махсус юнәлешле, әйтик, it-лицей, химия, инженеринг, чит телләр буенча тирән белем бирүче мәктәпләр ачыла. Кайчандыр Буа үзенең җиләк-җимеш питомнигы белән дан тота, һәм укучылар да аның эшчәнлегенә җәлеп ителә иде. Сездә хәзерге яшьләргә һәнәргә юл күрсәтерлек юнәлешләр ачыкланды дип әйтә аласызмы?
– Һөнәри махсуслашуны үзебезнең район үзенчәлекләреннән чыгып алып барырга тырышабыз. Бу мәсьәләдә Буаның – алты, авыллардагы өч мәктәптә уку планнары 6 төп юнәлешкә исәп тотып төзелде. Ул барлык укучыларның яртысына якынын колачлый. Юнәлешнең беренчесе киләчәктә җәмәгать тәртибен һәм халыкны һәртөрле һәлакәтләрдән саклаучылар тәрбияләү белән бәйле. Буаның 1 нче мәктәбендә кадет сыйныфлары ачылды. Ә 5 нче гимназия базасында – милиция, Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә МЧС сыйныфлары оештырылды.
– Мин әлеге юнәлешкә өстенлек бирүегез мишәр халкының тарихи миссиясе белән бәйледер, дип уйлап куйдым. Россия империясендә аларны йомышлы татарлар дип атап йөрткәннәр, мишәрләр армиядә дә, атлы хезмәттә дә күп булган бит.
– Минем бу хакта уйлаганым юк иде әле. Алай да сезнең белән килешмичә булмый. Шулай ук җиләк-җимеш питомнигын искә төшерүегез дә кыек әйтеп туры тидерү кебек булды. Күрше Чүпрәле кебек үк безнең район да дала ягына тартым. Чуваш республикасыннан аермалы буларак, монда урманнар аз. Шуңа күрә урман үсентеләре үрчетүгә һәм бакча культуралары үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Һөнәргә юл күрсәтүнең икенчесе яшь буынга табигать мөмкинлекләреннән дөрес файдалану күнекмәләре бирүдән гыйбарәт. Кайбер мәктәпләрдә урманчылык белән ныклап шөгыльләнәләр. Нигездә чуваш халкы яшәгән Рунга авылы мәктәбендәге «Березка» мәктәп урманчылыгы аерым игътибарга лаек. Алар безнең як өчен сирәк агач һәм куак кәлшәләрен үрчетү өчен питомник оештыру проектын эшләделәр. Узган елның октябрендә, Буа урманчылыгы белән бергәләп, дендрарийга нигез салдылар. Күптән түгел генә Казан дәүләт аграр университеты, Рунга урта мәктәбе һәм Буа урманчылыгы арасында өч яклы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Өченче – агротехнологик юнәлеш Яңа Чәчкаб һәм Кыят мәктәпләрендә гамәлгә керде. Монда инде бурыч зурдан – җирнең киләчәк хуҗасын тәрбияләү. Аның үзенчәлеге максатчан тәрбия алып барудан гыйбарәт. Аннан соң үзен җир эше белән бәйләргә теләге булган яшьләрне вузлар белән төзелгән килешү буенча югары белем алу һәм аларны укыткан оешмаларда эшкә урнашу көтә.
Белем сыйфатын күтәрү һәм олипиада хәрәкәтендә активлашуда ярдәм алу уңаеннан Казан it -лицее, КФУ белән килешүләребез бар. Тиздән Иннополис университеты белән фәнни-методик хезмәттәшлек мәйданы оештырачакбыз. Шуннан соң укучыларыбызның STEAM-үзәк дәресләрендә олимпиада программасын әзерләүдә катнашулары күздә тотыла. Анда лекцияләрне коммерциячел булмаган автоном «Талантлар университеты» («Университет талантов») лекторлары укый. Алар белән бергәләп һәр сәләтле укучының үзе өчен генә исәпләнгән эш траекториясе ачыкланачак.
Укучыларның сәләтләрен ачу һәм үстерү генә җитми. Безнең максат андыйларны, югары белем алганнан соң, ничек тә булса райондагы эшчәнлеккә җәлеп итү. Шул максат белән быелгы кышкы каникуллар вакытында район хакиме  Марат Җаббаровның Профиль мәктәбе кысаларында районның эре эш бирүчеләре белән очрашу уздырылды. Аның өчен Сәләтле балалар мәктәбе – «Лицей-интернат» базасы сайлап алынды. Үсмерләрнең белем дәрәҗәсен үстерү, аларга максатчан һөнәр юнәлешләре бирүнең шундый адымнары ясалганнан соң, бер төпле фикергә килдек. Бу максатыбызны тормышка ашыруда югарырак баскычка күтәрелү өчен районга фәнни-тәҗрибә һәм җитештерү үзәге – «Кванториум» кирәк. Аны ача алсак, ул Буаныкылардан тыш, күрше – Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнарының балаларын да кабул итә алыр иде. Авыл районнары да заманча белем һәм тәрбия бирүдә калалардана арттарак калырга теләмиләр.
– Бөтен Россияне бөтереп алган «тел реформасы» килеп чыкканнан соң, Татарстанның күп кенә районнарында белемне татар телендә бирүче мәктәпләр саны кимеде, татар һәм башка милли телләрне укыту сәгатьләре азайды. Республиканың күп милләтле районнарыннан берсе саналган Буада әлеге вәзгыять ничегрәк тора?
– Безнең район мәктәпләрендә укыту, нигездә, өч телдә – рус, татар, чуаш телләрендә алып барыла. Монда яшәүче халыклар өчен өч телдә аралашу гадәти күренеш. Без ана телендә белем бирүче мәктәпләр челтәрен саклап калырга тырыштык. 15 мәктәптә балалар татарча укый, бу – барлык татар балаларының дүрттән беренә якыны гомуми белемне ана телендә ала дигән сүз. Саннарга әйләндергәндә 1088 укучы булып чыга. Кызганычка, шул «тел» кризисы аркасында әлеге күрсәткечебез шактый «ябыкты». Аңа кадәр татар балаларыннан белемне ана телендә үзләштерүчеләр 38 процентка якын иде. Шулай булгач, «тел реформасы»ның ата-аналар психологиясенә тискәре йогынты ясавын кире кагып булмый. Ни дисәң дә, укыту телен укытучылар да, укучылар да түгел, ата-аналар сайлый.
Бүгенге көндә татар теле укытучылар үз предметларын беркадәр җиңеләйтебрәк укыту юнәлешен алдылар. Рус төркемнәрендә эшләүчеләр «Сәлам» дәреслеген һәм тел өйрәнүдәге В.Мещерякова алымын сыныйлар. Райондагы 12 мәктәптә гомуми белем чуаш телендә бирелә, яки чуаш теле предмет буларак өйрәтелә. Аларда укучы 716 баланың 626 сы чуаш телен ана теле буларак сайлап алды. Болар – чуаш балаларының 87 проценттан артыгы үз ана теленә тугрылык саклаганын раслый торган саннар.
– Педагогларның фикере буенча, ана теленә битарафлык БДИны милли телдә бирү мөмкинлеге булмауга бәйле. БДИ дигәннән, күп кенә җирләрдә нәкъ менә шул имтиханнан куркып, ата-аналарның шактые үз балаларын 9 сыйныфтан соң көчләп диярлек колледжларга, техник училищеларга озата. Бу күренеш педагогик җәмәгатьчелектән тыш, Мәгариф министрлыгының үзен дә пошаманга төшерде.
– Мондый күренеш, аянычка, бездә дә күзәтелә. 9 нчыны тәмамлаучыларның 40-50 проценты гына 10 нчы сыйныфта укырга кала. Кайбер яхшы укучыларны, БДИ алдында каушап төшүнең дөрес булмавын аңлатып, үгетли-үгетли югары сыйныфта укырга күндерергә туры килә. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаучы 188 укучы БДИны уңышлы биреп чыкты. Ачык мәгълүматлардан күренгәнчә, унике предметтан бишесендә – база һәм профильле математика, физика, тарих, җәмгыять белеме буенча – безнең укучыларның баллары республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак. Яңа Тинчәле, Буаның 1 нче гомуми белем мәктәпләре, лицей-интернат – рус теленнән лидерлар арасында. Сәләтле балалар лицей-интернаты, М.Вахитов исемендәге гимназия – профильле математика нәтиҗәләре буенча лидерлар. Югары баллылар саны да елдан-ел артуга таба бара. 2016 елда алар 61 булса, 2018 дә 78 гә җиттеләр. Тырышлыкның шундый нәтиҗәсен күргәннән соң, укытучыларга үз предметларын укытуга җитдирәк карарга кирәклеген мисалларда төшендерү мөмкинлеге туды. Быелгы уку елында педагогларыбыз укучыларының йөз баллы нәтиҗәгә ирешүләрен күреп, үзләре дә сөенерләр, безне дә куандырырлар, дип өмет итәбез.
Безне елдан-ел борчып килә торган тагын бер күренеш бар. Ул да булса, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган күп кенә уку алдынгыларының Казаннан тыш, Ульяновск, Чебаксардагы колледж һәм техник училищеларга укырга керүе. Аларның эшкә туган якка әйләнеп кайтулар, язучы Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, «едва ли». Гәрчә үзебезнең Буада ук менә дигән ветеринария, медицина колледжлары кебек абруйлы уку йортлары бар. Әле безнең булачак ветеринарлар һәмм пешекчеләр арасыннан Unior Skillsта призлы урыннар алып кайтучылар да булды бит. Без районнан китеп «югалучылар» агымын киметү юлында күп тырышлык куябыз. Укытучылар 9 нчы сыйныфларда укытучыларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү өчен анкеталар да уздыралар, төрле һәнәр ияләре белән очрашулар да оештыралар. Район өчен стратегик булган бу мәсьәләдә эш бирүчеләрнең дә катнашып, яшьләрне туган төбәктә төпләндерү өчен заманча мотивация-кызыксындыру тудырулары мөһим.

 

Материал, фото: Сөмбел ТАИШЕВА

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ