Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Халыкара туган тел көне

Туган тел төшенчәсенә тирән мәгънә салынган. Ул телне һәркем дөньяга аваз салгач та ишетә башлый. Шуңа да ул туган тел дип атала да.

Франция Фәннәр академиясе мәгълүматлары буенча, дөньяда 3 мең тел исәпләнә. Ә инде кайбер диалектларны да санасаң, аларның саны 6 меңгә җитә. Шул рәвешле, Җир йөзендә уртача бер миллион кешегә бер тел яки диалект туры килә. 

Җир йөзендәге телләр арасында иң күпсанлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы – кытай теле. Бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә. Инглиз телендә – 478 млн, һинди телендә – 437 млн, испан телендә – 392 млн, рус телендә – 284 млн, гарәптә – 225 млн, португалда – 184 млн, француз телендә 125 млн кеше аралаша икән.
Җир йөзендәге халыкның 2/3 се төп кырык телдә аралаша.
                                         ***
Замана алга барган саен, ике атнага бер тел юкка чыга. Юкка чыгучылар исемлегендә 400 тел бар. Европада исә 50 тел бетү алдында.
Шунысын да искәртик: балаларның 70 проценттан кимрәге генә өйрәнгән телгә юкка чыгу куркынычы яный.
                                           ***
Татар теле – дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татарча белгән кеше утыздан артык төрки халык белән аңлаша һәм аралаша ала.
                                            ***
Татарлар инглиз телен тизрәк өйрәнә икән. Чөнки бу телдәге [һ], [ң], [вау], [къ], [гъ] авазлары татар теленең дә байлыгы булып тора.
                                             ***
Дөньяда иң күптелле ил – Папуа-Яңа Гвинея. Бу илдә 700дән артык папуас белән меланезия телләре диалектында сөйләшәләр. Мондый шартларда дәүләт телен сайлау катлаулы булганга, Конституция буенча биредә ул юк. Рәсми документлар исә инглиз, аның җирле варианты – пиджин-инглиш телендә тутырыла. Тик илдәге халыкның нибары 1 проценты гына инглизчә сөйләшә.
                                          ***
АКШта 422 телдә сөйләшәләр. Әлбәттә, аралашуның төп чарасы – инглиз теле, әмма һәр штат үзенең телен белергә хокуклы: мәсәлән, Гавай утрауларында мәктәпләрдә гавай теле укытыла, ә Нью-Мексико штатындагы закон буенча испан теле инглиз теле белән тигез хокуклы санала.
                                         ***
Индонезиядә барлыгы 707 тел теркәлгән. Дәүләт теле булган индонезия теле мәктәпләрдә өйрәтелә, әмма көнкүрештә аны ил халкының 20 проценты гына куллана, калганнар үз диалектларында сөйләшә.
                                        ***
Африка материгында меңнән артык телдә сөйләшәләр.
                                          ***
АКШ дәүләт департаментының дипломатия хезмәте институты өйрәнү өчен иң кыен телләр исемлеген төзегән. Беренче өчлеккә япон, кытай, корея телләре керә. Аларны өйрәнүгә 2200 сәгать чамасы вакыт китәргә мөмкин. Рус теле беренче унлыкка кертелмәгән үзе – аны 1100 сәгатьтә камил өйрәнеп була икән. Кайбер лингвистлар башка бер тел белән дә охшашлыгы булмаган баск телен иң катлаулысы дип саный. Гиннессның  рекордлар китабында исә Төньяк Америкадагы хайда һәм чиппева һиндиләре теле, шулай ук эскимос, Дагстандагы табасаран  теле иң катлаулы буларак теркәлгән.
                                         ***
Телләрнең кайберләре, чыннан да, өйрәнү өчен бик читен. Мәсәлән, табасаран телендә 48 килеш, кабарда телендә 28 зат, убых телендә 80 тартык һәм нибары бер сузык аваз, седанг телендә 55 сузык аваз бар.
                                         ***
Кытайда 300 тел исәпләнә. Газета уку өчен кимендә 3 мең иероглиф белергә кирәк. Укымышлы кеше 5 мең иероглифны танырга тиеш.
                                       ***
Кытай теленең мандарин диалектында 885 млн кеше сөйләшә. Ул дөньяда иң күп кулланыла торган тел санала. Икенче урында – испан теле, аңарда 332 млн кеше сөйләшә. Өченче урында – инглиз теле. Ул 322 млн кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Рус теле кулланылышы буенча җиденче урында: аңарда 170 млн  кеше сөйләшә.
                                          ***
Мексикада 289 тел исәпләнә. Бу ил халкының 93 проценты испан телендә генә сөйләшә, калган барлык диалектлар халыкның 6,2 процентына туры килә, 0,8 проценты исә үз туган телен – җирле һинди телен генә аңлый.
                                          ***
Гавай әлифбасында нибары 12 хәреф булса, кытай язуында 40 меңнән артык символ кулланыла.
                                      ***
А.С.Пушкинның «Полтава» поэмасында, беләсегез килсә, 30 мең чамасы хәреф бар икән. Әмма иң гаҗәбе шунда: шулкадәр хәрефләр арасында нибары өч бөртек «ф» хәрефе бар. Нигә алай икән дисезме? Хикмәт шунда: элек-электән рус лексикасында [ф] авазы бөтенләй булмаган бит. Ә Пушкин әсәренә ул кайдан килеп кергән соң? Берсе – украинчадан алынган «цифр» сүзендә, янә ике «ф» хәрефе  ике урында кулланылган «анафема» сүзендә очрый.
А.С.Пушкинның «Сказка о царе Салтане...» поэмасында «ф» хәрефенең хәле тагын да хөртирәк: бары бер – «флот» сүзендә генә очрый.
                                           ***
Лингвистика белгечләре фикеренчә, Бразилиянең Амазонас штатындагы пирахан кабиләсе теле дөньяда өйрәнү өчен иң катлаулы тел икән. Ул нигездә сызгыра торган авазлардан гына тора, ди. Әлеге тел вәкилләре үзара аралашканда сүз һәм фразаларны сызгыралар гына. Аларның мәгънәсенә көйнең тональлеген танып кына төшенеп була икән. Тагын бер үзенчәлеге: бу телдә үткән һәм киләчәк заман юк, аралашу гел хәзерге заманда гына бара. Нәтиҗәдә халык бүгенге көн белән генә яши: тарихны да белми, киләчәк белән дә кызыксынмый.
                                        ***
Кешенең чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре чиксез. Кимендә дүрт телдә иркен аралаша алган кешене полиглот дип йөртәләр. Тарихта мәгълүм тәүге полиглот – Ватикан кардиналы Джузеппе Гаспаро Меццофанти (1774 – 1849). Ул 114 тел белгән, шуларның алтмышында иркен сөйләшкән, иллесендә шигырьләр язган.
                                      ***
Рус язучысы Александр Грибоедов 9 телдә сөйләшкән. Лев Толстой исә инглиз, француз һәм немец телләрен камил белгән; итальян, поляк, чех, серб телләрендә укыган; грек, латин, украин, татар телләрен белгән; борынгы яһүд, төрек, голанд һәм болгар телләрен өйрәнгән.
                                    ***
Рус язучысы Николай Чернышевский 16 яшендә үк латин, борынгы грек, фарсы, татар, гарәп, француз, немец, инглиз, яһүд телләрен белгән. Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристиан Раск (1787 – 1832) 230 телдә сөйләшкән һәм шуларның берничә дистәсенең сүзлек һәм грамматикаларын төзегән.
                                  ***
Хәзерге Россиядә дә полиглотлар шактый. Антрополог Вячеслав Иванов – 100, филолог Сергей Халипов – 44, журналист Сергей Саломахин белән синхрон тәрҗемәче Евгений Чернявский – 38 әр, вирусолог Вилли Мельников йөздән артык тел белүчеләр буларак танылганнар.
                               ***
Бразилия халык саны буенча дөньяда бишенче урында тора: бу илдә 203 млн халык яши. Анда барлыгы 229 тел исәпләнә. Шулардан рәсми кулланылыштагысы – португал теле. Җирле халык исә испан, француз, немец, итальян, инглиз, япон, һинди телләрен актив куллана.
                                 ***
Эдинбург университеты галимнәре, олы яшьтә акыл эшчәнлеген саклау өчен, чит телләр өйрәнергә киңәш итә. Бер яки аннан да күбрәк чит тел белгән кеше акыл җиңеләю һәм Альцгеймер авыруына сирәгрәк бирешә икән. Ә инсульттан соң исә баш мие функцияләрен тернәкләндерергә ярдәм итә. Эш шунда: яңа тел өйрәнү нейрон бәйләнешләр санын арттыра, аларны сыгылмалы һәм актив итә. Шуңа да баш мие зарарланулары тизрәк төзәлә, ди.


 Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Фото: "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ