Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә хәрби-диңгез флоты музее ачылды

Моңа кадәр Сабаның сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернат бинасындаэшләгән Хәрби-диңгез флоты музее Саба уртагомумбелем бирү мәктәбенә күченеп үз эшен башлап җибәрде...

Музейны ачу тантанасында хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән сабалылар белән беррәттән Казан кунаклары – Татарстан Республикасы Диңгез җыены рәисе урынбасары Гаптелхәмит Абдуллаҗанов һәм “Экипаж одна семья” халык ансамбеле катнашты. Тантанада катнашучыларны Саба район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде.  
 

Дөресен генә әйткәндә, әлеге музей Сабада 2006 елдан бирле эшләп килә. Аның барлыкка килүенТатарстан хәрби диңгез флоты ветераннарыиҗтимагый оешмасының мактаулы рәисе, Тын океан флотында су асты көймәсендә хезмәт иткәнөченче ранг капитаны, профессионал водолаз, чыгышы белән Урта Саба авылыннан булганРиталий Валентинович Мәрдәнов исеме белән бәйлиләр. Ул гомумән легендар шәхес. Аның хакында сөйләгәндә элеккеге подводникның Татарстан Республикасында су асты спорты федерациясенең  беренче президенты булуын гына түгел, ә 1942-1943 елларда әтисе комиссар буларак хәрби бурычын үтәгән 16 нчы мото-укчы полкында биш яшеннән “полк улы” булып йөрүен дә әйтеп китәргә кирәк. Очраклылык , әмма нишлисең, аңа әнә шулай кечкенәдән дары исен иснәргә туры килә. Узгынчы поезд белән фронтка китүче ирен күреп калырга дип тимер юл вокзалына төшкәнәнисе аны да алган була. Әтисе янына кереп киткән малай вагоннан чыгарга өлгерми, эшелон кузгалып китә...

Яңа урында яңача

Яңа урында музей үз эшен тулыланган, яңартылган көйгә башлап җибәрә. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәктәп директоры Данис Яруллин һәм Гаптелхәмит Абдуллаҗановлар ал тасманы кисеп, кунакларны экспонатлар белән танышырга чакыралар. Биредә төрледән-төрле корабларның кечерәйтелгән модельләреннән башлап, водолаз костюмнарына, кислород балоннарына, компрессорларга хәтта морякларның дембель альбомнарына кадәр күрергә була. Дивардагы майлы буяулар белән эшләнгән картиналарда сурәтләнгән кораблар да бирегә очраклы гына куелмаган. Аларның күбесе Татарстан заводларында төзелгән.

-Бүгенге көндә Татарстанда хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән 70 меңләп ветеран исәпләнә. Татарстанда бу инде безнең алтынчы музейны ачуыбыз. Беренче музейны Казанның 78 нче мәктәбендә, аннан соң 15 нче мәктәптә ачтык, - дип бер-бер артлы барлап Гаптелхәмит Абдуллаҗанов музей эшчәнлегенә киләчәктә уңышлар теләде һәмтелевизион җайланма бүләк итте. Бу инде мөмкинлекләр тагын да артачак дигән сүз.

Материал, фото: Расиха ФАИЗОВА

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ