Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйранә укытучы

ХЫЯЛ БАР, ЧЫНБАРЛЫК БАР «Кечкенә вакытта минем өчен өч кенә һөнәр бар кебек иде: берсе – табиб, икенчесе – укытучы, өченчесе – театр артисты. Минем бик тә артист буласым килә иде...» «Авыл укытучысы– 2023» конкурсында «Үзе укыткан фәнгә мәхәббәт» номинациясендә җиңү яулаган Мөслим районы Мари-Бүләр төп мәктәбенең математика укытучысы Эльвира Мирсалихова әнә шулай ди. Үсә төшкәч, табиб һөнәренә тартыла, ә мәктәптә укый башлагач, киләчәктә бары тик укытучы гына булачагын аңлый.

 ШӘҺӘР ҺӘМ АВЫЛ

– Эльвира ханым, соңгы елларда кая гына барып чыксак та, укытучыларның җитмәвеннән зарланалар. Чыннан да, мөгаллим һөнәрен сайлаучылар аз, ә авылда калып эшләргә атлыгып торган яшьләр юк дәрәҗәсендә. Сезнең заманда бу башкачарак булгандыр. Шулай да шәһәргә китеп төпләнәсе килгән чакларыгыз булдымы?

– Мин Мөслим районының искиткеч матур табигатьле Яңа Сәет авылында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием Расил белән әнием Наҗия – сугыш чорының бөтен авырлыгын, ачлыкны, ялангачлыкны кичереп үскән, әмма, гомерләре буе авыр хезмәттә яшәп тә, күңел аклыгын, намусларын, эчке матурлыкларын саклап, гүзәллекне күрә белеп яшәгән кешеләр. Без, биш бала, бөтен яшәешебез белән аларның шәхси үрнәгендә үстек. Әтиебез 50 елга якын терлекче, әниебез 40 елга якын сыер савучы булып эшләде. Әти белән әни көн-төн колхоз эшендә булдылар, без әбекәй тәрбиясендә үстек. Тамагыбыз һәрвакыт тук, өс-башыбыз чиста, өебез җылы булды. Дөньяга беренче карашыбыз, беренче танып белүләр гаилә тәрбиясе аша ачылды. Нинди генә авыр вакытлар булса да, барыбызга да югары белем алырга мөмкинлекләр тудырып, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Хәләл көчләре белән, өр-яңадан йорт салып, матур тормыш корып, һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшәделәр. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларын, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып яшәүләрен тою – үзе зур бәхет.

Шәһәрдә эшләп-яшәп карарга да насыйп булды миңа. Әмма туган ягымны бернигә алыштырасым килмәде. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, бер ел колхозда сыер савучы булып эшләгәннән соң, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. 4–5 нче курсларда укыганда, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә эшләп, укытучы хезмәтеннән беренче чирканчык алдым. Институтны тәмамлап, кулыма «Математика, информатика һәм хисаплау техникасы укытучысы» белгечлеге дипломы бирелгәч, туп-туры туган ягыма юл тоттым. 1996 елдан алып 2004 елга кадәр үземнең туган авылымда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем, соңгы ике елда декрет ялындагы хезмәттәшем урынында мәктәп директоры вазифасын да алып бардым. 2004 елда мине Мари-Бүләр урта мәктәбенә информатика укытучысы итеп билгеләделәр, беренче көннән үк педагог-оештыручы вазифасын да ышанып тапшырдылар.

Үземә йөкләнгән һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Директор булып эшләгәндә дә, бу – минем эш түгел, дип уйламадым. Педагог-оештыручы булып эшләгәндә, укучылар белән районда гына түгел, республикакүләм чараларда да катнашып, призлы урыннар яуладык.

Соңгы ике елда мәктәптә бердәнбер математика укытучысы мин. Ел саен икешәр фәннән (математика һәм информатика) төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыручы укучылар әзерлим, һәм алар район буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Информатикадан БДИны 80 баллга тапшыручы укучым да бар. Математика фәне бар укучыга да җиңел бирелми. Республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар алсак та, фән олимпиадаларында әлегә район призёрларым гына бар.

Информатика укытучысы буларак, миңа һәрвакыт хезмәттәшләремә караганда бер адым булса да, алда барырга, мәктәп системасына килеп кергән мәгълүмати технологияләрдән оста файдалана белергә кирәк. Замана белән бергә атлау өчен, мөстәкыйль шөгыльләнергә, өйрәнергә һәм аларны хезмәттәшләремә, укучыларыма җиткерә белергә туры килде. Мин төгәллекне бик яратам, хезмәттәшләремнән дә, укучыларымнан да шуны таләп итәм. Һәрбер эшне кат-кат тикшереп, бөтен нечкәлекләренә кадәр карап чыгам, шуңа күрә дә эшне башкаларга караганда озаграк эшлим. Бәлки, бу минем бер кимчелекле ягымдыр. «Ел укытучысы–2022» конкурсының муниципаль этабында лауреат булдым. «Авыл укытучысы» конкурсында финалга чыгуымны иң зур җиңүем дип саныйм. Бүгенге көндә төп бурычым – укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларны тормышта файдалы кешеләр итеп әзерләүдә өлеш кертү.

– Укытуда нинди яңа алымнар, нинди ысуллар кулланасыз? Авыл җирлегендә аларны чынга ашыру мөмкинлеге бармы?

– Хәзер мәктәптә баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә мотивациясен көчәйтергә, аларга дәресләрдә тормышка кирәкле әзерлек, аны танып белү, файдалы мәгълүмат эзләү һәм аны реаль тормышта куллану күнекмәләре булуын күрсәтергә кирәк. Укучыларыма алган белемнәренең фән һәм техника казанышлары белән бәйләнешен, булган белемнәренең генә киләчәк өчен җитәрлек булмавын күрсәтергә, дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырырга тырышам. Хәзер укучыны шаккатыру җиңелләрдән түгел. Дәресләремдә укучыларымның функциональ грамоталылыкларын үстерүгә басым ясыйм. Дәрес өчен мәсьәләләрне үзем уйлап чыгарырга яратам. Шулай да укытучы өчен, бигрәк тә математика укытучысы өчен, төп корал – дәреслек һәм такта белән акбур икәнен онытмаска кирәк. Кызганыч, бүгенге мәктәп программаларына туры килгән дәреслекләр генә юк. Әллә, киресенчә, мәктәптә укучыларга төпле белем бирү өчен яраклы программалар юкмы икән?!

Авыл тормышы, авылдашларымның көнкүреше, аларның язмышына битараф түгел мин. Мәкальдәге кебек «Бары бергә, югы уртак». Кайчандыр шаулап-гөрләп торган туган авылымның бетә баруы, болын-кырларын, урманнарын чүп басуы да, яшь гаиләләрнең авылда калмавы, балалар бакчасында, мәктәпләрдә балалар саны кимү, мәктәпләрнең, мәдәният йортларының ябылуы күңелне бик борчый. Бүген безнең авылда балалар бакчасы белән кибет кенә эшли. 2 катлы Мәдәният йортын да сүтеп аттылар, башлангыч мәктәп тә юк, медпункт та ябык... Тик борчылып кына утырып булмый, тормыш дәвам итә. Кулдан килгән кадәр тормышны матурлау өчен тырышабыз.

«АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ»– БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ЯҢАЛЫККА МОТИВАЦИЯ

– «Мәгариф» журналы тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче укытучыларны таныту, аларның эшчәнлеген тагын да үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган «Авыл укытучысы» конкурсы унынчы тапкыр үтте. Беренче елларда бу конкурсны югары бәяләделәр. Җиңүчеләрне котлау тантаналары ТР Дәүләт Советында, Казан Ратушасында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында да билгеләп үтелде. Хәзер бераз игътибар кимеде кебек. Ничек уйлыйсыз, әлеге бәйгене алга таба дәвам итү кирәкме?

– Әлбәттә, кирәк! Бу – авыл укытучылары арасында үткәрелә торган бердәнбер конкурс, дияр идем. Авыл җирлегендә эшләүче мөгаллимнәрнең эшчәнлеген үстерүдә һәм аларның абруен күтәрүдә әлеге конкурсның әһәмияте гаять зур.

Үзем әлеге бәйге турында беренче тапкыр 2016 елда ишеттем. Ул елны анда үзебезнең районнан математика укытучысы Д.Н. Фәхретдинова лауреат булган иде. Шуннан соң мин дә бу конкурста катнашу турында уйлана башладым. 2020–2021 елларда, ике ел рәттән, 5 ел бергә укыган төркемдәшләрем Г.И.Хәсәнова һәм Р.Ф.Кәримов җиңүче булгач, тәвәккәлләргә булдым. Бигрәк тә алар көч биреп, җиңүгә рухландырып торганда ничек катнашмый каласың инде! Ә конкурста катнашып, финалга үтү минем үз көчемә ышанычны тагын да арттырды.

КҮП АРАСЫННАН САЙЛАУ ҖИҢЕЛ

– Гомумән, бүген авыл укытучысы ничек яши?

– Сер түгел, халык телендә «авыл» төшенчәсе төрле мәгънәдә кулланыла. Кызганыч, «авыл укытучысы»н да төрлечә күзаллаган кешеләр бар. Ләкин укыту программалары, таләпләр, методика, һәм, ниһаять, БДИ авыл, район үзәкләре һәм шәһәр категорияләренә бүленми. Укытучы кайда да бер үк эшне башкара. Кемдер бу урында шәһәр мәктәпләре сыйныфларындагы укучылар санын әйтеп узар, бәхәсләшмим, аларда бала саны күп. Ләкин кайда да дәрес 45 минут, укытучы шулай ук әзерләнә, тема аңлата, укучысы аңласын, уңышка ирешсен өчен, шул ук көчне куя. Җәмгыятьтә икенче сортлы балалар да, укытучылар да юк.

Күпсанлы балалар булудан тыш, шәһәр мәктәбендә матди-техник база күпкә яхшырак, мөмкинлекләре дә югарырак. Күп арасыннан сайлап алу мөмкинлеге дә зур бит әле. Шул ук фән олимпиадаларын алыйк: сыйныфтагы 20–25 бала арасыннан гуманитар фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләрне дә, көчле математикларны да сайлап алып, алар белән аерым шөгыльләнгәндә, сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә авыл мәктәбендә сыйныфтагы 3–4 баланы бар яклап та «тарткаларга» тырышабыз, чөнки һәр укытучы олимпиада җиңүчесе әзерләргә тиеш. Шулай да авыл мәктәпләре белем бирү буенча шәһәр мәктәпләреннән калышмый. Безнең мәктәптә узган ел 24 бала белем алды, алар олимпиаданың муниципаль этабында 19 призлы урынга лаек булдылар.

Мәктәп бетсә, авыл бетә, диләр. Мәктәпләрне саклап калу өчен анда бала саны күп булырга тиеш. Хәзер утырып еласаң да, авылда туучы балалар юк. Авыл мәктәбендә укучы аз булу – укытучының гаебе түгел, ләкин бу – укытучы өчен зур проблема. Ел саен югары уку йортлары җитәрлек дәрәҗәдә белгечлекләр әзерләп чыгара, ләкин аларның күпчелеге «югары белемле белгеч» исемен алу өчен генә шул... Ил башлыклары тарафыннан укытучыларга карата игътибар артса, хезмәт хаклары күтәрелсә, бәлки яшьләр дә бу авыр һәм җаваплы эшне үз итәрләр иде, укытучыларга карата элек-электән булган хөрмәт, ихтирам да әйләнеп кайтыр иде.

Укытучы кеше даими күзәтү астында яши. Укытучының эшен киметәбез, диләр, киресенчә, төрле формалар артып кына бара, исәпсез-хисапсыз вебинарларда, семинарларда катнашу, әллә ни кадәр платформаларда регистрация үтү, отчётлар язу укытучының бик күп вакытын ала. Менә тагын яңа электрон журналга күчү уңаеннан барлыкка киләчәк хисапсыз эшләр... Болар– өлкән буын укытучылары өчен генә түгел, яшьләр өчен дә таныш булмаган эшләр. Менә шулар нәтиҗәсендә укучылар тагын икенче планда калырга мөмкин.

Авыл укытучысы җәмәгать эшеннән дә читтә кала алмый. Җирле үзидарә, мәдәният хезмәткәрләре, дини оешмалар, авыл активы белән кулга-кул тотынып эшли, бик еш кына оештыручы, әйдәп баручы да була әле ул.

БУЫННАР БОҖРАСЫ АРАСЫНДАГЫ БӘЙЛӘНЕШ

– Көне-төне кайтып кермәгән укытучының эшен гаиләгездә аңлыйлармы?

– Тормыш иптәшем Мирзафатих белән, 27 ел элек гаилә корып, ике ул, бер кыз үстердек. Каенанам Нурдидә белән 24 ел бергә яшәдек, кызганыч, ул моннан 3 ел элек 90 яшендә бакыйлыкка күчте. Без бүгенге көндә төп нигездә яңа йорт җиткереп яшибез. Өй салуның ние бар, дип әйтеп булмый хәзер. Бу эштә туганнарыбызның ярдәмен аеруча тойдык. Эчке эшләрнең барысын да туганнарыбыз, балаларыбыз көче белән башкардык. Гаилә мәгънәсен кем ничек аңлыйдыр, минем өчен ул бик тирән мәгънәгә ия. Бер өйдә яшәп, гомер итүчеләрдән башка бу төшенчәгә әти-әнием, кан туганнарым, хезмәттәшләрем, укучыларым, дусларымны да кертер идем. Гаилә ул – буыннарның һәрбер боҗрасы арасында даими бәйләнеш, тотрыклылык булган өзелмәс бер чылбыр. Бер өлеше өзелеп китсә, башкаларына да зыян килә. Ә тормыш – үз чиратында бер-берсенә бәйле вакыйгалар агышы. Бу агымда тотрыклылык саклау өчен бер-береңне аңлау, теләктәшлек, игътирам итү, ярдәм кирәк. Вакыйгалар агымында чылбыр өзелеп китмәсен, гаилә әгъзалары арасында булган аеруча мөһим бәйләнеш саклансын өчен, кайвакыт кемнәндер бары тик бик зур түземлелек кенә сорала. Бу тормыш – җиңеле һәм авыры бергә.

– Көне буе мәктәптә, аннан балалар өчен төрле түгәрәкләр, оештыру эшләре белән мәш киләсез. Авыл кешесенең эше моннан тыш та җитәрлек бит әле. Сезне күпләп мал асрыйлар дип ишеттек, ничек барысына да өлгереп бетәсез?

– Гаиләң белән бергәләшеп тотынсаң, бөтен эшне җиңеп чыгып була. Безнең гаиләдә эш синекенә, минекенә бүленмәгән, кем өлгерә шул эшли. Һәр эшне алдан планлаштырып, җиренә җиткереп, яратып башкарсаң, бөтен эшкә өлгерергә була. 25 гектар пай җирен алып, анда үлән чәчеп үстердек. Бүген хуҗалыгыбызда 20 дән артык мөгезле эре терлек бар, аларның 9 ы – савым сыеры. Кызганыч, авыл кешесенең хезмәте дә, җитештергән продукциясе түбән бәяләнә. Быел сөт бәясе бөтенләй төшеп бетте.
1 литр сөтне 14 сумга тапшырып, 1 л ягулыкны 50 сумга сатып алып, ерак китеп булмый. Әле аның өстенә малларга икмәген, салам-печәнен дә сатып аласы... Авыл халкының «бушка ашаган» ит-сөт бәясенә менә шулар да керә. Гаиләдәге эшләрнең авыр башы тормыш иптәшемә төшә инде. 3 юртак нәселле ат та тәрбияли әле ул.Төрле ярышларда, Сабантуйларда катнаша. Нәсел аты тәрбияләү – бөтен кеше башкара ала торган эш түгел. Монысы – үзе бер тарих...

– Ә балаларыгызның тормышын ничек күз алдына китерәсез? Киләчәктә кем булуларын теләр идегез?

– Без беркайчан да байлык, дан-шөһрәт артыннан кумадык. Шәһәрдә фатирларыбыз да, кыйммәтле машиналарыбыз да юк. Тормыш арбасын җае белән салмак кына тартып барабыз. Кулдан килгән кадәр балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Һәрбер ата-ана үз баласының җитеш мул тормышта яшәвен тели. Хәзер яшьләргә тормыш башлап җибәрү аеруча авыр. Аллаһка шөкер, балаларыбыз үз тормышларын үзләре алып бара, кечкенәдән мөстәкыйль булдылар, кулларыннан бар эш тә килә. Безгә кыенлык тудырмадылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр.

Олы улыбыз Данир өч ел элек гаилә корды, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, ипотекага фатир алып, бер ел эчендә яшәү өчен барлык шартларын тудырды. Икенче улыбыз Нәргиз быел Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, үз белгечлеге буенча шунда эшкә урнашып калды. 1 нче курстан ук эшкә урнашып, уку белән эшне бергә алып барды. Кызыбыз Зәринә Мөслим гимназиясендә 10 нчы сыйныфта укый. Ул, минем балачак хыялларымны тормышка ашырып, табиб һөнәрен үзләштерергә уйлый. Бик тырышып укый, мөстәкыйль шөгыльләнә. Узган ел татар теленнән Халыкара олимпиада җиңүчесе булды. Без балаларыбызның хезмәт сөючән, кешелекле, миһербанлы булуларын теләдек, шундый тәрбия бирергә тырыштык.

– Гадәттә, математика укытучыларын кырысрак итеп күзалларга күнеккәнбез. Ә Сезнең, киресенчә, күңелегез җырлап тора, шагыйрәләр кебек...

– Авыл кешесенең кызыксынуы шул үзе яшәгән җирлеккә бәйле. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, аны эшкәртү, мал-туар карау, аларга азык-төлек әзерләү. Бу эшләр барысы да бакчада, урман-кырларда башкарыла. Кызарып чыккан кояш та, шаулап яуган яңгыр да, күз ачкысыз буран да, язгы гөрләвек тә, шау чәчәкле болын да, ерып чыккысыз пычрак та күз алдында. Моны күрү, соклану, гаҗәпләнү өчен аерым вакыт кирәкми. Авыл кешесе шул тирәлектә яши, сулый. Бөтен барлыгы белән шунда тартыла, елый, көлә.

Авылыбызда гореф-гадәтләрне саклап, дини-мәдәни бәйрәмнәр үткәрәбез, өмәләр ясыйбыз, даими туып торган мәсьәләләрне авылдашлар белән бергәләп чишәбез. Үзем шигырьләр иҗат итәм, төрле бәйрәмнәр, кичәләр, дусларым һәм туганнарымның туган көннәрен алып барам, аларга сценарийларны да үзем әзерлим.

– Сезнеңчә, укытучының бәхете нәрсәдә?

– Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бүгенге көндә минем өчен бәхет – ил-көннәребез тыныч булып, газиз кешеләремнең, якыннарымның сау-сәламәт булуы. Укучыларым, урамда очратып, чын күңелләреннән: «Исәнмесез, апа!»– дип дәшсә, теләгән уку йортында укып, һөнәри белем алып эшкә урнашса, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып югары үрләргә ирешсә һәм көннәрдән бер көнне килеп, «Апа, биргән киңәшләрегез тормышымда бик ярдәм итте, бик зур рәхмәт Сезгә!» – дисә, минем өчен укытучы бәхете шул була.

Күпләр миңа: «Син профессияңне дөрес сайламагансың», – диләр. Белмим, бәлки мин атказанган артист, я шәп журналист, я бик таләпчән җитәкче, яки танылган табиб та була алыр идем... Ә менә укытучы булуым белән бу һөнәр ияләренең һәрберсенең бер кечкенә генә сыйфатын булса да үземдә тупладым дип уйлыйм. Чөнки барлык һөнәр ияләренең юл башы укытучыдан башлана!

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Альберт САБИР фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ