Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында укучыларда рухи матурлык һәм зәвык тәрбияләү

Раушания Ринат кызы НИЗАМБИЕВА, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эш стажы – 26 елУкытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучысы һәм балаларның җаннар...

Раушания Ринат кызы НИЗАМБИЕВА,


Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш стажы – 26 ел


Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучысы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче.


Р. Фәхреддин


Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, авыл баласында ничек итеп югары зәвык, рухи матурлык тәрбияли алам? Хәзерге яшәештә күп кеше матди байлыкны беренче урынга куя. Ә кешенең эчке матурлыгы, рухи байлыгы читтә кала бирә. Минемчә, музыка, сынлы, театр сәнгатенә, милли матбугатыбызга, китаплар укуга кызыксынуны арттырырга кирәк. Рухи матурлык нигезендә нәкъ шулар ята түгелме соң?!


Соңгы елларда шуңа игътибар итәм. Авыл мәктәпләрендә укучы балалар арасында тырышлык, эшчәнлек сыйфатлары югалып бара. Күп гаиләләрдә газета- журналларга язылмыйлар, китаплар укымыйлар. “Апа, без газетаның соңгы битендәге реклама өлешләрен генә укыйбыз,” – диләр. “Интернетта бөтен нәрсә бар”, – дип кенә җавап бирәләр. Әдәбият дәресләрендә дә дәреслектә бирелгән әсәрләрне тулысынча укып чыгучы балалар бер-ике генә була була. Калганнары: “Апа, нигә безгә 20 битле текстлар бирәсез, без аны барыбер укып бетермибез”, – дигән җавапларны ишеткәндә йөрәкләр әрни. Минемчә, укучыда югары зәвык, әхлак сыйфатлары тәрбияләү нәкъ гап-гади китап укый белү сәнгатеннән башлана.


Без IX сыйныф укучысы Галиева Руфинә белән мәкалә язганда, түбәндәге мәгълүматлар белән очраштык. Интернет мәгълүматларына караганда, яшьләрнең 17 % ы музыка һәм бию белән кызыксына. Ә һәрбер дүртенче кеше социаль челтәрдә утыра. Бу 25 % ны тәшкил итә. Ә “Һәр ял көнендә китап укыйсызмы?” дигән сорауга 0 % уңай җавап биргәннәр. 15–20 яшьлекләр арасында китап аз укучылар саны иң күбе. Интернетка “ябышкак” яшүсмерләрне китап укырга мәҗбүр итү җиңел эш түгел. Иң беренче итеп бу эшне әти-әниләр башкарырга тиештер дип уйлыйм. Ата-аналар үзләре үрнәк күрсәтергә тиешләр. Әти-әнисе укымагач, яшүсмер: “Мин ни өчен укырга тиеш соң?” – дип уйлый башлый. Минемчә, баланың теләге булмаса, аны мәҗбүр итеп булмый. Моның өчен яшүсмер китапның кирәклеген үзе аңлап алырга тиеш, ә без укытучылар аларга ярдәм итәргә тиеш.


Без Казаннан бик ерак яшибез. Шәһәр балалары кебек музейларга, концертларга еш йөри алмыйбыз. Безгә, ерак районнарга, күренекле шәхесләр бик сирәк килә. Авыл баласының күбесе балет, опера төшенчәләре белән интернет, телевидение аша гына таныша ала. Димәк, авыл баласы өчен бердәнбер вакытны файдалы үткәрү һәм рухи үсеш чыганагы булып китап, матбугат кала. База мәктәбе буларак, безгә 4–5 авылдан балалар килеп укый. Дәресләр беткәч, алар автобус көтеп торалар. Элегрәк елларны шул балалар арасында китабын кулына тотып, китап укучы балалар була иде. Ә хәзер... Юк, алар буш вакытлары булса, я телефонда, я интернетта.


Балаларда уку сәнгатенә кызыксыну ничек булдырырга? Бу эштә мөгаллим үзе генә түгел, ә укучы һәм ата-ана белән бердәм булырга тиеш дип тагын бер кабатлыйм. Иң беренче ата-аналар җыелышында ук мин IV–V сыйныф укучыларының ата-аналарына “Сабантуй”, “Ялкын” журналларына, “Яңарыш” газеталарына язылырга тәкъдим итәм. Үзем сыйныф китапханәсенә “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Сөембикә” журналлары китереп куям. Бер сере бар. Балалар өстәлдә урнаштырылган китапларга түгел, ә рәсемле журналларга күбрәк игътибар итәләр, кызыксынганнарын укыйлар. Мин күзәткәннән соң, үзем журналдагы укылырга тиешле мәкаләләрне бүлеп бирәм. Укучыларга журналдагы хикәяләрне, бәяннарны укырга кушам.


Тагын бер алым уңышлы дип саныйм. Һәр укучы бер чиреккә бер китап укый һәм шуның иң кызыклы вакыйгаларын иптәшләренә сөйли. Чиреккә бирелгән китапларны кайбер укучылар ата-аналары белән бергәләп укыйлар, фикер алышалар.


Бөек галим, татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддинның “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта – сердәш, ялгызлыкта – иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы күп файдалы нәрсәдер”, – дип язган сүзләрен мин укучыларыма еш кабатлыйм. Р.Фәхреддинне укучыларыма үрнәк итеп китерәм. Мәшһүр галимнең яхшы сыйфатлы матур әдәбиятның, әдәби китапларның тәрбияви әһәмияте турында укучыга даими төшендереп торганлыгы турында сөйлим. Аның үз гомерендә 50 исемдә 147, әхлак темаларын яктырткан 77 китап, күпсанлы дәреслек, мәкаләләр язуы турында хәбәр итәм. Балаларга Р.Фәхреддиннең китапларга мөнәсәбәтен үрнәк итеп күрсәтәм. Сүзе белән эшенең тәңгәллеген раслыйм. Галимнең күп вакытта китаплар күчереп язу белән мавыгуы, бай китапханә туплавы турында сөйлим. Р. Фәхреддинның шәхси үрнәге, үгет-нәсыйхәтләрен дәресләрдә файдаланам.


Мәсәлән, X сыйныфта Г. Исхакыйның “ Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен өйрәнгәндә, катнаш гаилә мәсьәләләре белән бергә, Анна һәм Шәмсетдин образлары аша милләткә эшлекле, максатчан, милләтнең киләчәгенә битараф булмаган көчле ихтыярлы, зыялы, белемле яшьләр кирәклеге проблемасы да чагыла. Дәреснең “Галимнәр фикере” рубрикасында мин Р. Фәхреддинның фикерләрен тәкъдим итәм һәм дәрес темасы белән уртаклыгын ачыкларга, төп фикерен билгеләргә кушам.


1 нче фикер. Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү. Дине һәм милләте өчен файдалы итү – ата-ананың иң зур вазифаларыннан берсе.


2 нче фикер. “Укымыш вә халкын тәрбия итмеш кыз алтыннан да бәһале. Энҗедән кадерле байлыктыр” . Укучылар Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен  файдаланып, белемнең, укуның кыйммәтен, кирәклеген исбатлый. Р.Фәхреддиннең педагогик мирасы нигезендә Ватан һәм тарих төшенчәләре дә зур урын ала. Шуңа бәйләп мин туган ягымның күренекле язучылары, аларның әсәрләре турында мәгълүмат бирәм. Әдәбият дәресләренең “Шигъри тәлгәшләр” мизгелендә Ф.Шәех, Ч.Мусин шигырьләрен, туган якка мәдхия булып язылган әсәрләрен укыйбыз.


Димәк, авыл мәктәбе шартларында төрле яктан камил шәхес, югары зәвыклы, рухи бай шәхес тәрбияләүнең иң үтемле чараларыннан берсе – укучыларда укуга уңай караш булдыру. Шунысы мөһим: укытучы үзе дә укырга яратырга, белемнең кыйммәтле хәзинә булуын аңларга, газета- журналларны даими укып барырга тиеш. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: беренчедән, авыл баласы укытучы, ата-ана ярдәме белән Р.Фәхреддин кебек татарның күренекле шәхесләре үрнәгендә китап уку аша үзендә рухи матурлык сыйфатлары, зәвык тәрбияли. Икенчедән,укучының белем һәм акыл дәрәҗәсе үсә. Өченчедән, китап уку әдәби тел нормаларын саклап калырга ярдәм итә, укучыларда белем һәм булдыклылык, яхшылык тәрбияли. Нәтиҗәдә, мондый авыл укучылары, кая гына булсалар да, үз урыннарын таба ала, төрле тормыш ситуацияләрендә югалып калмый, үзе куйган максатына ирешә ала дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ