Авыл мөгаллиме – бөек шәхес
Эльмира Рәис кызы РӘСҮЛЕВА, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 26 ел...Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик...
Эльмира Рәис кызы РӘСҮЛЕВА, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 26 ел
...Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл... Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр.
Мөхәммәт Мәһдиев
– Мөхтәрәмә апага бер керсәң, тиз генә чыгам, димә.
– Айсылу, озак тотар микән?
Ике укучы кыз, сөйләшә-сөйләшә, кичке якта математика укытучысының өенә дәрес әзерләргә юл тота.
Дүрт дистә ел гомерен гап-гади авыл мәктәбендә математика укытуга багышлаган, берничә йөз балага тормыш мәктәбе үтәргә юл сызган сыйныф җитәкчесе, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм директор Әхмәтҗанова Мөхтәрәмә Мөхәмәй кызын зур горурлык хисе белән мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр рәтенә кертер идем.
Татарстанның иң төньяк-көнчыгышында Әгерҗе районы урнашкан. Мөхтәрәмәнең туган авылы район үзәгенә якын булуга карамастан, юлсыз, Әгерҗенең үзеннән дә 110 чакрым ераклыктагы Девятерня авылына эшкә килгән. Тирә-ягы катнаш урманнарга, елгаларга бай булу табигать җанлы кызны үзенә тарта. Кешеләре дә югары белемле математикны беренче көннән үк үз итәләр. Аңа ышаналар, хөрмәтлиләр.
Узган гасырның 60 – 80 нче еллары. Авылда педагоглар иң дәрәҗәле кешеләрдән санала. Көне буе мәктәптә балалар укытсалар, дәресләрдән соң укучылар белән фермаларга яки өлкәннәргә шефлыкны оештыру, күмер- көлен, кәгазен җыйдыру, кичләрен агитаторлар җыелышы, мәдәният йортында төрле концертлар-спектакльләрдә катнашу – һәммәсе дә мөгаллимнәр җилкәсенә төшә. Яшь булсалар да, сүзләре үтә. Авылның өлкән яшьтәге абзыйлары да: «Апа», – дип эндәшә үзләренә, чөнки кичке мәктәптә аларны яңа институт тәмамлап кайткан кызлар укыта.
Мәктәпкә өч авыл балалары йөреп укый. Хәзерге замандагыча автобусларга төялеп килмиләр. Карлы-яңгырларда да, бураннарда да биш-алты чакрым юлны җәяү кайталар. Дәрескә килми калсалар, хәбәр итәргә телефоннар юк. Сыйныф җитәкчесе буларак, буш дәресеңдә эзләп, баланы барлап кайтасың, йоклап калган булса, күрше авылдан җитәкләп алып киләсең. Әти-әнисе дә сүз әйтмәгән, укытучы белән бер сүздә булган, шефлык эшен оештырганда да, колхозга бәрәңге-чөгендер алышканда да ризалык алынмаган – барысы өчен дә җаваплылык сыйныф җитәкчеләре җилкәсенә төшкән. Хәзерге заман балалары белән әти-әниләрен чагыштырып та булмый шул. Эше авыр булса да, авыл мөгаллимнәренең абруе да зур булган, шуңа күрә ата-ана тулысынча укытучыга ышанган, баласын да хөрмәт белән карарга, тел-теш тидермәскә өйрәткән. Ә бит хәзерге заманда, беренче чиратта, әти-әни тырнак астыннан кер эзләп, педагогларны гаепләп, баласын урынсызга да яклап, «антитәрбия» алып бара.
Менә шундый шартларда чыныгып, зур тормыш, педагоглык тәҗрибәсе туплаган Мөхмәрәмә Мөхәмәй кызы Партия сафларына кабул ителә: коммунист була, авылның мактаулы гражданины, депутат вазифалары... Бары оештыру сәләтенә ия, ышанычлы кешеләргә генә халык мәнфәгатьләрен кайгырту йөкләнәдер, минемчә. Шуның өстенә гаилә учагын тергезеп, бер-бер артлы өч бала табып, авылда үрнәк гаилә булу өчен, чын мәгънәсендә, югары оешканлык һәм максатчанлык сорала.
Девятерня авылының гына түгел, Әгерҗе районы, хәтта республиканың танылган математика укытучысының кызы булу – минем өчен зур горурлык. Ул безгә дә мөгаллимлек орлыклары салган: энем Ленар да, мин дә – югары белемле, югары категорияле укытучылар. Гадәттә, әти-әни йортында гаиләләр белән җыелганда, кече педсовет башлана. «Бүгенге заманның югары дәрәҗәдә яңгыраулы технологияләрен безнең заманда ук кулланганбыз, исемнәре генә гади иде, – ди, әни, елмаеп. – Уңышка юлның асылы – индивидуаль һәм дифференциаль якын килеп эшләүдә. Һәр баланың мөмкинлеген күрә белүдә. Шулай булмаса, гади генә авыл малайлары математикадан республика олимпиадасында көч сынаша алыр идеме? Югары уку йортларында математикадан «5»леләр алып вузларга керер идеме?”
Бүгенге заман мәгарифендә барган үзгәрешләр: уңай я өстенлекле яклар, яисә җитешсезлекләр турында гәп корырга яратабыз. 75 яшьлек әнинең әле дә заманча фикерләве, безгә кирәкле киңәшләре, педагогик тәҗрибәсе таң калдыра. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки аның бусагасын яшь укытучылардан башлап, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче укучыларга кадәр атлап кермәгән көн юк.
– Кунакка да килеп булмый, әни, элек тә бер көтү баланы дәрес әзерләтеп, өстәмә шөгыльләнеп ята идең, хәзер дә кайчан карама бала-чага. Укытучысы бар, әзерләсен ОГЭга, – дим.
– Кызым, бердән, баш мие хәрәкәттә булырга тиеш. Икенчедән, мин ярдәм сораган кешеләрне кире кага белмим, – ди әнием.
Әйе, чын мөгаллим гомере буе укытучы булып кала икән. Ул вакыт белән дә исәпләшми, хезмәтенә күрә бәһа дә куя белми. Бары тик белем орлыклары чәчүдән тәм табып яши.
Ә чын бәяне хезмәт елларын үткәндә ала барган. Әнием күп мәртәбәләр ТАССР мәгарифе һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетының, район башлыгы һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (1985), Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау китабына кертелгән.
Мөгаллимнең бөеклеге, минемчә, аңа үзе укыткан укучыларның бәясе. Кайда гына барсам да, мине әниемә охшаталар. «Мөхтәрәмә апаның кызы бит син. Ул безне укытты. Бик әйбәт укытучы иде, математиканы анда укыганга гына аңладым. Бик күп сәлам әйт», – диләр. Бәйрәмнәрдә шалтыратып котлыйлар, чәчәкләр бүләк итәләр. Гомер көзе буйлап үтеп барган ветеран укытучыга шуннан да зур бүләк, зур бәя юк ул!
Комментарийлар