Авыл – тәрбиянең “туган җире”
Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы,Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле, ата-аналар! Укытучы-тәрбиячеләр һәм ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе...
Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле, ата-аналар! Укытучы-тәрбиячеләр һәм ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Бүген без сезнең белән уртак эшебез булган бала тәрбияләү турында сүз алып барырбыз, “Авыл җирлегендә ничек заманча шәхес тәрбияләргә?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Без еш кына “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән сүзләрне кабатларга яратабыз, иң беренче аны кем әйткән, ул хакта уйланганыбыз да юк.
Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши, бу өлкәдә безгә хәтле дә күп эшләр башкарылган. Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри кебек киң кырлы шәхесләребез тәрбия өлкәсенә кагылышлы бай мирас калдырганнар. Бүгенге галимнәребез үзләренең педагогик хезмәтләрендә аларның фикерләрен алга куялар. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ш.Ш.Җәләлиев, Р.А Низамов, Җ.Г.Нигъмәтовларның педагогикага кагылышлы хезмәтләре укытучыларга, тәрбиячеләргә генә түгел, ата-аналарга да бала тәрбияләүдә яхшы кулланма булып торалар.
Шуңа күрә үземнең чыгышымны педагогика өлкәсендә күп хезмәтләр башкарган галимнәребез фикерләренә таянып яздым.
Кешелек үзенең яшәү дәверендә бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Яшь буынны тәрбияләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Һәр милләтнең, һәр халыкның тәрбия өлкәсендә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләре бар. Яшь буынны туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын дөрес тарихын өйрәнүче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле, белемле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан, аның хәзинәләреннән, мирасыннан башка күз алдына китерү кыен.
Без катлаулы чорда яшибез. Фән һәм техника нык үсештә, шуңа күрә балага белем һәм тәрбия бирүдә элекке алымнарны гына кулланып, заманнан калышмыйча алга бару кыенлаша. Хәзерге катлаулы шартларда педагог осталыгына таләп арта бара. Бүгенге укучылар элеккеге чордагы яшьтәшләреннән аерылып торалар, тормышның төрле өлкәләрендәге күренеш һәм вакыйгалар, техник һәм фәнни казанышлар, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре һ.б. турында мәгълүмат бирә торган каналлар күп булу сәбәпле, хәзерге балалар иртә өлгерәләр, таләп һәм омтылышлары да җитдирәк була бара.
Балаларга дөрес тәрбия бирү – бик авыр хезмәт. Безнең көннәрдә белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты, баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда гына, эш уңышлы булачак. Шулай да әле балаларның начар укуын, тәртип бозуын мәктәпкә аударучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләү дөрес түгел. Әйе, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу — бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Соңгы елларда ата-аналарның үз балалары белән аралашуы кимеде. Шуңа күрә түгәрәкләр, ярышлар баланы начарлыктан коткару чарасы булып тора. Бала көне буе мәктәптә, түгәрәктә, кич белән кыска вакытка гына әти-әнисе белән аралаша. Нәтиҗәдә яшүсмерләрнең күп кимчелеген, җитешсезлеген мәктәпкә сылтыйлар. Мәктәпне тәмамлаган балалар, укырга яки эшкә урнашмыйча, тәртипсезлек юлына кереп киткән очракта да, күбесенчә мәктәпне гаепле итеп калдыралар. Югыйсә һәр укытучы, балалар тәрбияле, намуслы, белемле булсын дип тырыша. Мәктәптә беркайчан да начарлыкка өйрәтмиләр. Укучының кечкенә генә уңышына да укытучы үз баласы өчен сөенгәндәй шатлана.
Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын исәпкә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. “Гаиләдә шартлар нинди булса, бала дә нәкъ шундый булыр”, - дигән бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдин. Балада иң башта гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен. Балачакны кайгы-хәсрәтсез иң гүзәл вакыт дибез. Ләкин бу вакытның аерата җаваплы, кабатланмас чор икәненә бик игътибар итмибез.
Бик зур тизлекләр (космик) гасырында яшибез. Тормыш катлаулы. Моны сылтау итеп, берәүләр эчүчелеккә бирелә, наркотиклар куллана –гомерен заяга үткәрә; икенчеләр исә үзенә нинди дә булса шөгыль эзли, тормышның һәр мизгеленнән ямь таба. Мин тәрбияне авыл яки шәһәрнекенә бүлеп карамас идем. Икесендә дә шартлар бертөрле. Тик ни өчендер, авыл җире тәрбиянең “туган җире” кебек тоела. Монда тәрбияне үгет-нәсыйхәт белән түгел, эш-гамәлең белән раслап була. Экологик тәрбия дигәндә, чишмәләрне, сулыкларны чистарту, агачлар утырту, кошларга оялар, җимлекләр ясап элүне мисал итсәк, милли тәрбия дигәндә, гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр авыл җирендә табигыйрәк үтә. Патриотик тәрбия дигәндә, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт хисе балачактан ук барлыкка килә. Чит җирләргә чыгып киткән яшүсмер, иң беренче, үзенең йортын, нигезен сагына. Хезмәт тәрбиясе – авыл җире өчен гадәти нәрсә. Кечкенәдән эшләп үскән бала мал кадерен белә, башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карый, физик яктан чыныгып үсә. Бүгенге көндә авыл җирләрендә тимурчылык эше киң җәелдерелгән. Моның берничә файдасы бар, дияр идем. Карт-карчыкларга, гарип кешеләргә булышырга барган бала миһербанлы, шәфкатьле була, башкалар кайгысына битараф булмый, хезмәт тәрбиясе ала. Икенчедән, сәламәтлекнең, үз көчеңдә булуның нинди бәхет икәнлеген аңлый.
Без, укытучылар, баланы укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләргә, милли культура формалаштырырга тырышабыз. Билгеле булганча, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлаклылык дәрәҗәсе, намуслылык саклый. Хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, ялгышлар, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшә алабыз, аларны төзәтү юлларын эзлибез. Балаларның, үсмерләрнең, һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралашудагы кайбер тәртипсезлекләр, әхлакый гариплекләр һәммәбезне борчый. Лицеебызда укыту-тәрбия эшендә яңа педагогик һәм мәгълүмати технологияләр киң кулланыла, сәләтле балалар белән эшләүгә нык игътибар ителә.
Безнең җәмгыятебездә сәләтле балалар белән рәттән “кыен балалар” дигән сүз дә бар. Гомумән, “кыен” укучы башкалардан кай ягы белән аерыла соң? “ Кыен бала” дигәндә, без ниндидер җинаятьчене күз алдына китерергә тиеш түгел, ул шулай ук шәхес, бала, аны бергәләп дөрес юлга кертеп җибәрергә тиешбез. Тормыш һәм тәрбия шартлары начар булган балалар гына начар юлга басалар дип уйлау дөрес түгел, киресенчә дә булырга мөмкин. Балам заманча булсын, иптәшләре алдында ким булмасын, ә кайберәүләр минем баламныкы яхшырак булырга тиеш дип, кыйммәтле телефоннар, планшетлар һ.б. алып бирәләр. Мәктәптә болар кирәкме, анысында аларның эше юк. Болар балада “мин-минлек” чире китереп чыгара, ул укуга күңел бирми башлый, укытучы сөйләгәндә, игътибары читтә (дәрестә файдаланмаса да, ул күңеле белән “шул уенчык”ны уйлый). Кулыбыздан килгәннең барысын эшлибез, ким-хур иткәнебез юк, дип ата-аналар лаф ора. Кем гаепле соң монда?!
Мәктәптә дә, гаилә дә балаларны яхшыдан яманны аерырга өйрәтсәк, алар тормыш сынаулары алдында беркайчан югалып калмаслар. Сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясыйк: балаларыбыз кешелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр, тормышта гел яхшы эзләр генә калдырсыннар иде. Белемле, эшлекле, кыю яшьләр киләчәктә ил белән идарә итәргә тиеш. Чыгышымның ахырында Р.Фәхретдиннең “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер...”, дигән сүзләрен китерсәм, урынлы булыр.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тәрбияле бала – йөз аклыгы
Сафиуллина Фәнисә Мотавал кызы,Мөслим районы Мөслим авылы “Миләшкәй ” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеИстә, барысы да истә... Әле кайчан гына әнкәй белән җитәкләшеп, мәктәп бу...
Мөслим районы Мөслим авылы “Миләшкәй ” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әнкәй белән җитәкләшеп, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә өр-яңа форма күлмәге, очып китәргә торган күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, баш очында зур ак бантик, ә күңелдә ап-ак хыяллар...
Беренче сентябрь – Белем бәйрәменең дулкынландыргыч тантанасы –шул чакта ук мәңгелеккә күңелдә уелып калды. Ул вакыттан соң күпме еллар, күпме сулар акты. Ә беренче сентябрь көне минем өчен һаман да иң кадерле бәйрәм көне. Ул көнне бакча балаларының да үзләреннән дә зуррак чәчәк букетлары күтәреп килүләре йөзләрдә елмаю, сөенеч хисләре уята, хезмәткә дәрт, илһам бирә. Шул көн балаларны ныклап бакчага җыя; шул көн тантаналы, истәлекле булып истә кала. Ул көнне күңелләр тула, күздә шатлыклы да, моңсу да яшь бөртекләре җемелди, чөнки инде биш-алты ел бакчада тәрбияләнгән, үскән, ныгыган, үз балаң кебек якынайган балалар бүген мәктәпкә киткән, ә яңалары әле кечкенә, кайберләре әниләре кочагында, я балалар арбасына утырып бакчага килеп ята. Тагын биш-алты ел сизелми дә үтеп китәр, бу балаларның да мәктәпкә китәр вакыты җитәр. Ләкин шул еллар эчендә балаларны тәртипле, акыллы, сәламәт итеп тәрбияләргә, бик күп күнекмәләргә өйрәтергә кирәк. Бу бик җиңел эш түгел.
Хезмәт юлым, сайлаган һөнәрем – балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү. Бу һөнәр – мәктәп белән тыгыз бәйләнгән һөнәр. Шуңа күрә балалар бакчадан мәктәпкә киткәч тә, алар белән очрашып, күрешеп торам. Балалар үзләре бер-ике ел мәктәптән кайтышлый ук бакчага, минем янга кереп, чишенеп, балалар тәрбияләшеп, карашып, бакчада, группада нәрсә үзгәргән, нәрсә үзгәрмәгән шулар белән танышып йөриләр, уенчыклар белән уйныйлар. Үзләре турында сөйлиләр, ничек укулары белән таныштыралар. Алар яхшы укысалар – сөенәсең, уртача, начаррак укысалар көенәсең, бу бала белән аерымрак шөгыльләнәсе калган икән, дип уйлап куясың, чөнки бала тәрбияләүдә тәрбиячегә аеруча зур бурыч йөкләнә. Ул бүген тәрбия һәм белем нигезләре бирү белән бергә, баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үз сүзен, үз фикерен курыкмыйча, ачык, аңлаешлы итеп әйтә белергә өйрәтергә, баланы һәртөрле тискәре күренешләрдән дә коткарып калырга тиеш. Шуңа бәйле тәрбиячегә аеруча зур таләпләр куела. Яңа федераль таләпләр буенча без, тәрбиячеләр, баланың индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, анда кызыксынучанлык тәрбияләргә, хисси, иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, балага күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш.
Баланы кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү, әхлак кагыйдәләренә өйрәтү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп тору уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак, әдәплелек тәрбиясе өзлексез, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынганнар, балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Халык педагогикасын куллану балаларда әдәплелек, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Әгәр әти-әниләр дә балаларына кечкенәдән үк халкыбызның әкиятләрен, шигырь-такмакларын өйрәтәләр икән, балаларда үз туган телебезгә, ана теленә мәхәббәт тәрбиялиләр. Татар телендә чыга торган газета-журналларга язылып, аларны балалар белән бергәләп укып бару, нәниләр өчен чыгарылган китаплар белән танышу, телевизордан татарча балалар тапшыруларын бергәләп карау балада үз ана теле белән горурлану, аны ярату сыйфатлары тәрбияли.
Балалар бакчасында дөньяны танып-белү, аралашу күнекмәләре, физик чыныгулар – барсы да уен аша алып барыла. Кечкенә вакытта алынган күнекмәләр нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уен аша бала белемне дә җиңелрәк үзләштерә, мөстәкыйльлеге дә арта, иҗат мөмкинлекләре ачыла, кыюлыгы да арта. Мин үз эшчәнлегемдә белем бирү бурычының уен формасына зур өстенлек бирәм, чөнки уен барышында яңа белемнәр истә ныграк кала, балаларның кызыксынучанлыгы үсә. Уен – балаларның төрле яклап үсүен тәэмин итә, фикер активлыгын үстерә.
Чын тәрбияче – балаларны үзенә җәлеп итә белә, үзендә җаваплылык тоя, үз-үзен аямыйча эшли, культураны тирәнтен һәм нигезле белә торган намуслы шәхес. Тәрбияче балаларның үзен яратуына, ихтирам итүенә ирешергә тиеш. Моның өчен кирәкле шартлар берничә: ачык күңеллелек, гаделлек, җитдилек, эчкерсезлек, һәрнәрсә белән кызыксынучанлык. Шушы сыйфатларга ия тәрбияче, һичшиксез, балаларда хезмәткә җитди мөнәсәбәт, һәр эшне тырышып башкарырга, яңалыкка омтылыш тәрбияли ала.
Яз көне яңа гына җирдән борын төртеп, шытып килгән уҗым басуын күргәнегез бармы? Язгы җылы кояш нурлары, ләйсән яңгырлары, игенченең оста куллары бу уҗым басуын җиренә җиткереп эшкәртүе, тәрбияләве нәтиҗәсендә басу калкына, нәзек кенә шытымнар ныгая, буйга үсә башлый. Җәйге җылы җилләр искәндә, шушы уҗым басуына карап тору күңелдә канәгатьлек, матурлыкны тою хисләре уята. Ә инде көз җитә башлап, иген басуе алтын төскә кергәндә, күңелдә горурлык хисләре уяна, игенченең тир түгеп, армый-талмый куйган хезмәте алдында баш иясе килә.
Тәрбияче хезмәтен дә мин игенче хезмәте белән тиңләр идем. Әнә шул шытымнар, балаларның – киләчәк буынны дәвам итүчеләрнең – тәүфыйклы, ныклы, сәламәт, авырлыкларга бирешмәүчән, белемле, спорт һәм җыр-бию белән дә кызыксынучан булып үсүе өчен җирлек буларак, балалар бакчасында ук салына. Балаларда бу сыйфатларны тәрбияче күреп алып, аларны үстерә, ныгыта бара. Балалар һәр яклап үсеш алган шәхес буларак формалаштыруда армый-талмый хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар