Бәхетле мөгаллимә
Гөлия Мәгъсүм кызы ШӘРИПОВА, Әгерҗе районы Л.Айтуганов исемендәге Девятерня төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 34 елЕракта калган мәктәп...
Гөлия Мәгъсүм кызы ШӘРИПОВА, Әгерҗе районы Л.Айтуганов исемендәге Девятерня төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 34 ел
Еракта калган мәктәп елларының матур хатирәләрен күңел түрендә яңарткан язмам беренче укытучым – Девятерня сигезьеллык мәктәбендә фидакарь хезмәт куйган Саттарова Мөнәзәһә Фәррәхетдин кызының якты истәлегенә багышлана.
«Укытучылар бәрәңге ашыйлармы икән?» – дип кызыксынып йөргән еллар... Без, нәни кулларыбызга чәчәкләр тотып, сөенә-сөенә укырга килдек. Төп мәктәптә урын булмаганга, авыл уртасындагы ике катлы мәһабәт агач бинаның аскы катында без, II сыйныф укучылары, укый башладык. Укытучыбыз Мөнәзәһә апа безне беренче көннәрдән үк әниләребездәй үз канаты астына алды. Көн саен, сөенеп, апабыз килгәнне күзәтеп торабыз, тыкрык башыннан күренүгә, ярыша-ярыша каршына йөгерәбез, нәни кулларыбыз белән кочып алабыз, безнең дәфтәрләр тулы сумкасын күтәрешәбез. Ул безне елмаеп каршы ала, тикшерелгән дәфтәрләрдәге хаталарны ияләренә җиткерә. Берәү дә рәнҗеми, үпкәләми, үз хатасы белән килешә. Рус теленнән язган диктантыма «4» ле куелган, чөнки «пальто» сүзендә «ь» билгесен куймаганмын. Бу сүздә мин яңадан хата ясамадым... Хаталарны төзәттерү эше дә үзенчәлекле иде укытучы апамның.
Бервакыт сыйныфташ кыз белән ачуланыштык. Дөресрәге, ул мине рәнҗетте. Әлбәттә, мин еладым. Апабыз теге кызны оялтырга тырышып сүкте: «Сез – туганнар бит, икегез бер кашыктан ашарга тиешлеләр», – дигән сүзләре күңелдә уелып калган. Ә без – сыйныфташым белән хәзерге көндә дә дуслар.
Алдагы елларда белемне төп мәктәп бинасында алырга туры килде, тик без укыган сыйныф бүлмәсе иң җылы, иң якты (аскы кат гадәттә караңгы була бит), күңелгә рәхәтлек биргән бүлмә булып калды. Кызганыч, без укыган бинаны сүттеләр, ул урында хатирәләребезне саклардай бернәрсә дә юк.
Аерым укыгач, махсус ашханәләрдә тукланырга туры килмәде. Апабыз, дәрес башлануга, электр чәйнегенә чәй куя һәм үзе тырышып-тырышып дәрес бирә. Безнең күзләр – чәйнектә!
– Апа, чәй кайнап чыкты бит! – дип тизрәк хәбәр бирәбез.
Тәнәфестә тирләп-пешеп чәй эчәбез. Грузин чәе. Ул чәйнең тәмлелеге! Чәй эчкәндәге рәхәтлек! Өстенә май ягып, өйдән алып килгән ипи белән чәй эчәбез. Беркем тавышланмый, сөйләшмичә шул ләззәтне кичерә. Булганына канәгать була белдек. Шулар аша апабыз ризык кадерен белергә өйрәтте.
Апабыз катлаулы методика, яңа технологияләр белән дә эш итмәде. Аның эшчәнлеге гади, эшлекле, үтемле иде. Математикадан тапкырлау таблицасын өйрәнү аеруча истә калган. Иң арзанлы обойның ак ягына вертолет рәсеме ясалган, асылынып торган баскычында – тапкырлау таблицасы. Һәр санга – аерым рәсем. Мондый таблицаны ятлау әллә ни кыен булмады. Мактанып әйтүем түгел: математика юнәлеше буенча китмәсәм дә, тапкырлау таблицасын биш бармагым кебек беләм. Моның өчен мин бердәнбер нарасыена булган мәхәббәтеннән безгә дә өлеш чыгарган беренче укытучыма рәхмәтле.
Ә беркөнне... Ул көнне Рөстәм исемле укучыбыз мәктәпкә бер груша алып килде (гаилә хәле буенча алар бездән өстенрәк иде). Апабыз шуны барыбызга да бүлеп бирде. Груша кисәкчекләре чәнчә бармак бите зурлыгында гына булсалар да, җиләк-җимеш сирәк эләккән авызларыбызда шунда ук эреп, озак елларга җитәрлек тәм калдырды, шушы яхшылык белән тамагыбыз туйды. Бу хатирәләр сыйныфташларым күңелендә дә сакланган булып чыкты. 30 елдан соңгы очрашуда шуларны сагынып, бергә укыган иң кадерле вакытларны искә төшереп алдык. Арабызда үз язмышына хуҗа була алмаучылар юк. Барыбыз да, үз юлыбызны табып, башкаларга кирәкле кешеләр булып яшибез. Монда да беренче укытучыбызның роле зур. Тормыш сынаулары алдында югалып калмаска кирәклеген башлангыч сыйныфта укыганда ук аңладык.
Рус теле. Русча сөйләшә белү осталыгы юк әле. Рус теле дәресләре без укыган бина каршындагы кибеттә дә үтте. Кибеттәге дәрес вакытында сатучы ападан товарларны рус теле аша «сатып алабыз». Гади генә көзгенең русча атамасын беребез дә әйтә алмады. Рус теленә мәхәббәтебез, бәлки, шул еллардан ук уянгандыр.
Укытучы һөнәрен сайлавымда да Мөнәзәһә апаның өлеше бардыр дип уйлыйм. Пөхтә итеп, икегә аерып, артка үреп җыеп куйган чәче; гади генә, әмма зәвык белән килешле итеп киенүе; үтемле итеп аңлата һәм тыңлата белүе белән ул үзе үрнәк булды. Матурлык һәм батырлык үрнәге. Олыларны зурларга, кечкенәләрне хөрмәтләргә, тормышка олы максат куярга да ул өйрәтте. Безгә эшләгән яхшылыклары олыгайган көнендә үзенә изгелек булып кайтты. Гомер көзе әбиләр чуагындагы кебек кояшлы, якты көннәрдән генә торды. Сыңар канат белән үстергән улы, яраткан килене ике оныгы янәшәсендә бәхетле гомер кичерергә насып булды аңа. Ул изге мөгаллимә булуы һәм бездә, укучыларында, шул һөнәргә мәхәббәт уята алуы белән бәхетле иде.
Комментарийлар