Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала – бәгырь җимеше

Мингалиева Рәмзия Әхмәтзакир кызы,Балык Бистәсе районы Масловка  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыӘкрен генә яңа яуган кар өстеннән атлыйм. Ә үзем тирә-якка сибелгән кар бөртекләрен кү...

Мингалиева Рәмзия Әхмәтзакир кызы,
Балык Бистәсе районы Масловка  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әкрен генә яңа яуган кар өстеннән атлыйм. Ә үзем тирә-якка сибелгән кар бөртекләрен күзәтәм. Алардан ниндидер илаһи көч бөркелә төсле. Кар бөртекләре бик күп, ләкин бер-берләренә бер дә охшамаганнар.  Әйтерсең лә, аларның үз сихри дөньялары, үз тормышлары бар. Кемнәрдер аларга сокланып уза, ә кемнәрдер  таптап китә. Ә инде тапталган кар бөртекләрендә бернинди матурлык та, хозурлык та калмый. Алардан күзләрне чагылдыра торган нурлар  да бөркелеп тормый. Матурлыкны күреп, күңел сөенсә, ямьсезлекне  күреп, киресенчә, көенә. Баксаң, боларның барысы да безнең үзебездән тора. Без, кешеләр, матурлыкны ды, яманлыкны да үзебез ясыйбыз. Димәк, ике гамәл дә безнең үзебезгә бәйле. Ә менә шушындый изге гамәлләр кылучы,  бер-берләренә авыр чакта ярдәм итә белүче кешеләрне тәрбияләү – безнең бурыч, кадерле әти-әниләр!


Мин үзебезнең балаларыбызны  кар бөртекләре белән чагыштырдым. Аларның күңелләре дә  шушы яңа яуган кар бөртекләре сыман чиста  һәм  төрледән-төрле.  Киләчәккә булган  хыяллары  изге, омтылышлары матур.  Гел шундый саф, эчкерсез булып калуларын теләсәк, безгә – укытучыларга һәм әти-әниләргә, бергәләп бик нык тырышырга кирәк. Балачак бер генә була һәм андагы якты хыяллар кешене шәхес булырга әзерли.


Кадерле әти-әниләр, чыннан да, балачак чоры – үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле бу «балачак» дигән гаҗәеп дөньяда киләчәк  дәвамчылары –  яңа буын тернәкләнә.


Кеше  дә  үсемлек кебек. Орлыктан шытып чыксын, үссен, бөреләнеп бөтен гүзәллеге белән чәчәк атсын өчен, үсемлекне тәрбияләргә кирәк. Шулай булганда гына алар тирә-якка  үзләренең хуш исләрен тараталар, кешеләрнең йөзләренә шатлык  өстиләр. Бала да дөньяга килгәч, үзенә тәрбия кылуны көтә. Аңа әти-әнисе күпме йокысыз төннәрен, борчулы  һәм  шатлыклы  көннәрен багышлый. Бала – бәгырь җимеше. Бала күңеле ак кәгазь кебек . Аңа яхшыны да, яманны да язарга мөмкин.  Яхшы тәрбияне дә, яманлыкка алып бара торган бозыклыкны да тиз кабул итә ул. Вакытында чарасын күреп, балага дөрес тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау –  ата-ананың баласына бирә торган иң кыйммәтле бүләгедер.  Мәшһүр мәгърифәтче Риза Фәхреддин дә: «Ата-аналар үзләре дөньяга  китергән балалар алдында  зур җаваплылык тотканлыкларын  яхшы аңларга тиешләр», – дип язган. Чыннан да,  хөрмәтле әти-әниләр, без дә үз балаларыбыз өчен зур җаваплылык тоярга  тиешбез. Балаларыбызны әхлаклы, тәрбияле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, игелекле  итеп тәрбиялик! Дөрес, моның өчен бик күп көч таләп ителә. Шуңа күрә дә сезгә сабыр, тырыш һәм  изге күңелле булу  кирәк. Чөнки бала иң беренче тәрбияне гаиләсеннән ала. Баланың ата-анасына мәхәббәте, туганнарына хөрмәте, ярату хисләре аның киләчәк тормышына да зур йогынты ясый, аның алдагы язмышында да  мөһим роль  уйный. Бу урында  бөек чех педагогы Ян Амос Коменскийның түбәндәге сүзләрен әйтеп үтсәм урынлы булыр: «Кеше, тәрбияләнгәнгә күрә генә кеше була. Ә тәрбияләү өчен иң кулай вакыт – балачак. Теләсә нинди баланы чын кеше итәргә мөмкин», –ди ул.


Әйе, бу – чыннан да шулай. Баланың тәрбияви башлангычы булып гаилә тора. Ата-ананың баланы үз үрнәгендә тәрбияләве бик мөһим. Яхшы үрнәк алып үскән балага тормышта үз юлын табып китү күпкә җиңелрәк. Дөрес, аттан ала да туа, кола да туа. Әмма «алма агачыннан ерак төшми» дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый. Шулай да төрле хәлләр бар: балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр арта, картлар йортында балаларын бер күрергә зар-интизар булган ташландык әти-әниләр моңая. Ни  өчен? Моңа җавап табу бик авыр. Әмма без – балаларыбызны, ә балаларыбыз  әти-әниләрен шушы көнгә калудан сакларга тиешбез. Бу – мәктәп һәм гаилә бурычы. Исемнәре бик матур булса да («Акчарлак», «Өмет», «Тургай»), вакытлы приютларда, интернатларда яшәргә мәҗбүр булган балаларның күңелендә әти-әниләренә карата нәфрәт туа. Күңелендә нәфрәт яшәгән бала шәфкатьле  була аламы? Үзенең дә баласын киләчәктә шушы хәлдә калдырып китмәсме дип кайсыбыз ышандыра ала? Бүгенге көндә безнең җәмгыятьне нык борчыган проблема бу. Күңел катылыгы, шәфкатьтсезлек, кызгана һәм ярата белмәү – бу хәтта  наркомания, алкоголизм кебек куркыныч авырулардан да афәтлерәк. Күңеле гарип баланы тәрбияләү бик авыр. Телевизор, газета-журналлар, радио хәзерге вакытта бик күп тискәре күренешләрне алга сөрә. Без укытучылар һәм әти-әниләр бердәм төстә шушы информацион  агымга каршы торырга сәләтле булырга, балаларыбызны аларның тәэсиреннән саклап калырга көч табарга тиеш. Моңа әхлагыбыз, иманыбыз төзек булганда гына ирешә алабыз. Балаларыбызга тәрбия бирүдә безгә тарихыбыз, туган җирдә яшәп килгән йола, гореф-гадәтләребез, үрнәк шәхесләребез ярдәмгә килә. Авыл кырларында җиң сызганып иген үстерүче ир-егетләребез, терлекчелектә югары үрләр яулаучы уңган сыер савучыларыбыз, җиләк үстерүчеләребезнең хезмәт уңышларын без балаларыбызга үрнәк итеп куеп ялгышмыйбыздыр. Шуңа күрә дә мәктәп программасыннан тыш, алар белән еш кына укучыларның очрашуларын оештырабыз. Ә бу уңганнар – сез үзегез бит! Әти-әнисенең мактаулы хезмәтен, шушы хезмәткә карата хөрмәтен күргән балада горурлык хисе туа. Бу уку елында  мәктәптә авыл алдынгылары белән күп кенә очрашулар үткәрдек. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Һәр очрашуга зур җаваплылык хисе тоеп әзерләндегез, балаларны кызыксындыра торган чыгышлар ясадыгыз. Хезмәтнең зур тәрбия чыганагы һәм югары уңышларның нигезе икәнлеген аңлатуда зур өлеш керттегез.


 Димәк, баланың әхлаклы, тәрбияле булып үсүенә хезмәтнең дә роле зур. Хезмәт –  матди байлыкның нигезе.  Шуңа күрә дә хезмәтне, хезмәт кешеләрен яратырга кирәк.  Хезмәт белән баланың начар гамәлләр кылырга вакыты да калмый. Хезмәт – коткаручы да .


Сезнең туган авылыгызда хезмәт  итүегез,  илгә бирелгәнлек – патриотизм билгесе дә. Бала, ата-анасына карап, авылны ярата, аның мәшәкатьләренә  күнегә. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнә. Комбайн штурвалы артында әтисе белән бергә, тургайлар җырын тыңлап, иген урган үсмер егет, иртә таңнан торып, әнисе белән җәйләүдә – табигать хозурында сыер сауган җиткән кыз туган җиренә хәерхаклы булып үсә. Авылны нәкъ менә шушындый тәрбия алган буын яшәтә. Ата-анасына, туган җиренә хөрмәт белән карый. Без  бердәм булганда гына әхлаклы, инсафлы, мәрхәмәтле балалар тәрбияли алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ