Безнең горурлыгыбыз
Фәридә Фатхулла кызы ФАЙЗЫРОВА,Мөслим районы Түбән Табын төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысыПедагог буларак эш стажы – 5 ел Милләтнең узганы, хәзергесе һәм киләчәге аны...
Фәридә Фатхулла кызы ФАЙЗЫРОВА,
Мөслим районы Түбән Табын төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы
Педагог буларак эш стажы – 5 ел
Милләтнең узганы, хәзергесе һәм киләчәге аның телендә саклана. Әмма информацион технологияләр киң кулланылыш алган җәмгыятьтә телне саклау проблемасы күпкә авырая башлады. Балалар рус мультфильмнары, әкиятләре карап үсәләр, телләрен дә шулар белән шомарталар. Ата-ананы монда гаепләп булмый,чөнки ул үз баласының кечкенәдән үк аңлы, белемле булып үсүен тели, аның янына “күршедән калышмасын” дигән фикер дә өстәлә. Бәхеткә каршы, соңгы елларда алар өчен кызыклы массакүләм мәгълүмат чаралары көннән-көн арта бара.
Туган телебезне саклап калуда мәктәпләрнең һәм укытучыларның роле һәм керткән өлеше бихисап. Чөнки мәктәп – ул баланың икенче өйе, укытучы – икенче әнисе дип, әйтер идем мин.
Хәзеравылга эшкә кайтырга ашкынып торучы укытучыларны бармак белән санарлык бит. Мәктәпкә керсәң, яшь белгечләр берәү, икәү генә. Алай гына да түгел, укытучы һөнәрен, үзенеке дип сайлаучылар да көннән-көн кими. Кеше кешедән курка башладымы, әллә хөрмәтебез беттеме?
Уйлап карасак, шәһәр һәм район үзәге мәктәпләренең бик азында гына татар телендә дәресләр үткәрелә. Ә менә татар авылларынын күбесендә укыту туган телендә алып барыла. Кызганычка каршы,ата-аналарның күпмедер өлеше нәкъ менә шуны проблема итеп күрәләр дә инде. Балалары рус телендә белем алсыннар дип, үзәктәге мәктәпләргә автобус белән укырга йөртергә тырышалар.Әлбәттә, бу бик кызганыч. Чөнки мәктәпләрдә укучы саны елдан-ел кими бара, бу исә, үз чиратында, әкренләп аларның ябылуына китерә. Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк. Моны һәркем ачык белә.Күпчелек ата-ананың фикере: бала рус телен белмәсә, бүгенге җәмгыяттә уңышлы кеше була алмаячак. Ә уйлап карасак?! Туган телендә белем алып, Россия һәм дөнькүләм танылган шәхесләр бихисап ич! Ә күпмесе чыгышы белән авылдан! Чын татар авылыннан!
Мөслим районы Татарстан Республикасының иң көнчыгыш өлешендә, искиткеч матур урынында урнашкан. Әлеге районның калын урманы да, киң болыны да, биек таулары да һәм балыкка бай мул сулы Ык елгасы да булган урында Югары Табын авылы бар.Нәкъ менә шушы авылда Васил Габдулла улы Гайфуллин дөньяга килә. Тумышым белән бу яктан булмасам да, мин шул авылда укытуым белән бәхетлемен.Чөнки мөслим халкышулкадәр моңлы, иҗади һәм сәләтле халык. Алар белән горурланмый мөмкин түгел.
Васил абый турындагы сүземне апасы Сәвия апа сөйләгәннәрдән башлап китәсем килә. “Әгәр чәй алып килсәң, укырга алабыз (чәй бик дефицит була), – дигәч, ул, әбинең чәен, киштәдән уклау белән алып, мәктәпкә илтеп бирә. Билгеле, бу хакта укытучы шаяртып кына әйткән була. Мәктәпкә алырга Васил әле бик яшь була”.
Менә шушы уку теләге аның тормышында зур роль уйный, гомере буе аңа юлдаш була һәм халкына хезмәт итүче көчле шәхес итеп тәрбияли.
1951 нче елда Васил Гайфуллин Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм 1955 нче елда аны “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый. 1956-1961 нче елларда - Казан педагогия институтының физика-математика факультеты студенты. Сәләтле егетне шундук күреп алалар, ул башы-аягы белән җәмәгать эшләренә чума. Группа старостасы да ул, студсовет әгъзасы да, соңрак – профсоюз, комсомол активисты. Үзешчән сәнгать коллективының җаны, студентлар хорында башлап җырлаучы. Укытучылар йорты каршында эшләүче төрле түгәрәкләрнең үзәгендә дә ул!
Мөслим мәктәбенә физика укытырга кайта һәм завуч булып эшли. Эшкә мөнәсәбәтенә карап, 27 яшьлек егетне Мөслимнең мәгариф бүлеге мөдире итеп куялар. 1965-1971 нче елларда районда мәгарифне күтәрү, аны алдынгы урыннарга чыгару өстендә тырышып эшли ул. Мәсәлән, кичке мәктәпләрнең эшен оештыру, район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге буенча 1970-1971 нче елларда республикада да, РСФСР буенча да 1-2 нче урыннар яулана. 1971 елда аспирантурада конкурста җиңеп чыга һәм 1974 елга хәтле Ленинград пединституты аспирантурасында укый. 1974-1990 нчы елларда КДПИ да эшли. Ул ассистенттан кафедра мөдире, факультет деканы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1990 нчы елда ул Ленинградта докторлык диссертациясен яклый. Шул ук елдан аны Татарстан Республикасының Мәгариф министры итеп сайлыйлар.
Министр буларак, Васил Габдуллович үзен мәгариф өлкәсенең әйдәп баручы эшлеклесе, тирән белемле аналитик һәм зур оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп танытты. Милли мәгарифне торгызуның тагын бер буыны булып милли институт тора. Васил аганың зур хезмәте нәтиҗәсендә бу эш тә уңышлы тормышка ашырыла.
Башта бу милли уку йорты педагогик колледж буларак эшли. Соңрак Татар дәүләт гуманитар институты итеп үзгәртелә. Бик озак еллар Васил ага Гайфуллин шушы уку йортының ректоры булып эшли. Беренче Татар милли университетын булдыру кебек тарихи эш белән шөгыльләнә. Бу тырышлыгы, хезмәтләре буенча, татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның дәвамчысы, дип әйтергә тулы нигез бар.
Васил ага Гайфуллин бөтен гомерен, язмышын мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше – коеп куйган укытучы, мөгаллим һәм галим. Мөслим районында җидееллык авыл мәктәбендә гап-гади укытучыдан башлап, Татарстан Мәгариф министрына кадәр, институт ассистентыннан алып Гуманитар институт ректорына кадәр юл үткән күренекле шәхес.Аның тормыш юлы шактый катлаулы да, бай да.
Васил Гадулловичның үткән тормыш юлы – максатчанлыкның, хезмәт яратуның, һөнәри интеллектуаль камиллеккә омтылуның, гаҗәеп зур ихтыяр көченең һәм кыенлыкларны җиңә белү сәләтенең матур үрнәге ул!
Шунысы мөһим: Васил ага бу дәрәҗәләрнең һәммәсенә дә бары тик үз тырышлыгы, таланты белән ирешкән чын шәхес! Үз халкына зур хезмәт куючы якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
“Татар кешесе, гомумән, КЕШЕ нинди булырга тиеш?”– диеп сорасалар, без: “Васил ага Гайфуллин кебек булырга тиеш!”– диеп әйтер идек.
Комментарийлар