Логотип Магариф уку
Цитата:

Гадәт-йолалар – иң камил чара

Баткаева Равилә Фәрит кызы,Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр!Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син м...

Баткаева Равилә Фәрит кызы,
Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөрмәтле әти-әниләр!


Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш», – дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Шагыйрьнең бу шигырь юллары белән нинди фикер белдерүен җентекле тасвирламыйча, авыл җирлегендә бала тәрбияләүдә дә шулай булуын исбат итәргә мөмкин.


Моннан бер-ике дистә ел элек авыл баласы кимчелекле хәлдә калган иде. Беренчедән, мәктәпләрнең материаль-техник базасы ташка үлчим генә, икенчедән, «үзебез утырган агачның ботагына балта чабып», авылның төп тәрбия чыганагы булган әби-бабаларны әхлакый яктан бай иткән гадәт-йолаларына кул селтәгән вакытлар. Балалар белем алу, дөньяны тану мөмкинлекләреннән дә мәхрүм булган, рухи яктан гарип үскән чор. Шул вакыттан бит авыл кешесенә түбәнсетеп карый башлаган иделәр: «Ә-ә-ә... авылдан...юньле кеше чыга аламы соң инде аннан?» Әйтерсең авыл элек-электән талантлы язучылар, данлыклы рәссамнар һәм башка мәшһүр шәхесләрне, динле, итагатьле, тәртипле, миһербанлы, шәфкатьле, зыялы балаларны үстермәгән.


Бүген, үзегез күргәнчә, хәлләр бөтенләй башкача. Замана казанышлары һәр авыл мәктәбенә дә килеп иреште. Компьютер класслары, интерактив такталар, интернет челтәре авыл һәм шәһәр балалары өчен белем алуда, дөньяны күзаллауда тигез мөмкинлекләр бирә.


Тик халкыбызның гасырлар буена җыела-туплана килгән, милләтебезнең җан җылысын, зирәклеген сыйдырган халык педагогикасы, гадәт-йолалары – иң камил тәрбия чарасы икәнен аңларга, уянырга, уйланырга вакыт җитте. Авыл биргән өстенлекләрне искә төшерергә, кулланырга өйрәнәсе иде. Әйдәгез әле, ул мөмкинлекләргә йөз белән борылып карыйк, бер өлешен генә булса да искә төшерик. Беренчедән, авылларның урнашуына гына күз салыгыз: табигатьнең иң матур кочагына урнашкан алар. Янәшәсендә бормалы елгалар дисеңме, челтерәп аккан чишмәләрен әйтәсеңме, хәтфә болыннарына, ак болытларга барып тоташкан урманнарга күз саласыңмы... Авыл өчен урыннарны сайлый белгән безнең бабайлар. Безнең бурыч: бу матурлыктан оста итеп файдалану. Укучыда эстетик зәвык тәрбияләү өчен чиксез мөмкинлекләр бар бит биредә. Бу кырлар, болыннар, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр һ.б. – һәммәсе ул бит – матурлыкны тоя, сиземли белергә өйрәтү чарасы гына түгел, ә баланың күңелен йомшарту, баету оеткысы салу дигән сүз! Табигать-ана – иң көчле тәрбия чарасы ул! Ул – баланың яшел бишеге! Безгә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә балаларны шушы «яшел бишек»кә салып тирбәтәсе, тәрбиялисе генә кала.


 Икенчедән, авыл кешесенең яшәү фәлсәфәсе нинди булган? Ул-бер-берсенә битарафлык күрсәтмәү, якын күрү, һәркемнең язмышы, киләчәге өчен үз итеп кайгырту, үги итмәү, җәмәгать белән тәрбияләү. Искә төшерегез: әби-бабайга су керткән, кибеттән кайтканда, сумкасын тотып барган, узып киткәндә исәнләшкән, хәл сораган, «Кызыл йомырка» бәйрәмендә бусаганы атлап кергән һәр баладан: «Кемнең мондый матур баласы икән?» – дип сорау – ул буш сүз түгел, ә нәсел-токымыңны белү, аның белән горурланырга, нәселгә тап төшертмәскә өйрәтү дигән алым. Шул чакта әби-бабайның: «Синең мәрхүм бабаң, әбиең дә шундый итагатьле, ярдәмчел, кече күңелле кеше иде. урыны оҗмаһта булсын», – дип өстәп куюы, баланы уйландыра. «Минем әби-бабам фәлән-фәләнчә кешегә ярдәм иткән, халык аларны яраткан, минем балаларым турында да шулай сөйләсәләр иде», – дигән уй мигә язылып кала.


 Авылда синең һәр адымың, һәр эшең күз уңында. Шуңа да «замана чирләре» балага ул кадәр йокмый. Берәр бабай баланың тәмәке тартуына, сүгенүенә бүген дә битараф кала калмый, кисәтү ясый. Кызгыныч, бу матур күренеш яшьрәкләр арасында сирәгрәк күзәтелә, күбесе: «Минем балам түгел, минем эшем түгел», – дип саный.


 Өченчедән, авылда бала кече яшьтән эшчән, тырыш, физик яктан көчле, исән-сау булып үсүенә дә барча шартлар бар. Авыл кешесенең эреле- ваклы көндәлек эшен тавык та чүпләп бетерә алмый: кош-корт, мал-туар асрау, бакча, кыр эшләре, кар керәү, казулар... Шунда кул арасына кул дигәндәй, элек-электән балалар да катнашкан. Биредә хезмәт, физик тәрбиядән тыш, әхлакый тәрбия дә алган: эшнең, ашның кадерен белергә өйрәнгән. Сәламәт яшәү рәвеше булган. Ә бүген? Күп кенә әти-әниләр үзләре иза чигә, ә баланы эшкә кушмый, янәсе, яшь, өлгерер әле. Шуның белән баланың иркә, физик һәм рухи көчсез үсүен сизми дә калырга мөмкин. Бер-береңнән тырышлыкка, эшкә өйрәнерлек каз өмәләрен, күрше-күләнгә, карт-корыга ярдәм итү дигән матур гадәтләрне торгыза алса идек, балаларыбызны ярдәмчел, миһербанлы, эшчән, шәфкатьле, әхлакый, рухи яктан баета алыр идек.


Гомумән, бала тәрбияләүдә авыл шартлары биргән мөмкинлекләрене санап та бетерерлек түгел. Авыл ул – үз чебиләрен ияртеп йөргән тавык, бәбкәләрен саклаган, киләчәккә өйрәткән ата каз. Һәр балага табигатьтән нәселен кеше буларак дәвам итү сәләте салынган. Безгә бары тик аны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Йомгаклап әйткәндә, алдынгы фикерне кулланып, үткәнгә нигезләнеп, мәктәп, җәмәгать, бөтен авыл белән бергә ышанычлы, өметле киләчәк тәрбияли алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Балаларыбызны бергәләп тәрбиялик

Лотфуллина Гөлия Харрас кызы,Арча районы Пешәнгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасының I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Баланың нинди белем һәм тәрбия алуы, укып чыккач, җәмгыят...

Лотфуллина Гөлия Харрас кызы,
Арча районы Пешәнгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасының I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Баланың нинди белем һәм тәрбия алуы, укып чыккач, җәмгыятьтә үз урынын  таба белүдә, кешеләр белән аралаша белүдә, кешеләргә карата мөнәсәбәтендә  чагыла. Гаилә белән мәктәп берлектә генә балага тиешле тәрбияне бирә алалар. Бу – әти-әниләрдән, укытучылардан, тәрбиячеләрдән зур тырышлык, түземлелек  таләп итә торган дәвамлы эш.


Бүген авыл мәктәбенең шартлары шәһәрнекеннән калышмый. Якты, матур, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре балаларны үзләренә җәлеп итеп тора. Барлык таләпләргә туры килә торган мәктәп бинасында ашханә, спорт залы, информатика кабинеты, китапханә, мәктәп музее эшләп тора. Мәктәп бинасы барлык уңайлыклары булган санузеллар белән тәэмин ителгән. Балалар белән югары белемле, категорияле, үз белемнәрен курсларда даими күтәреп торучы, үз эшләрен яратып башкаручы белгечләр эшли. Дәресләрнең,  чараларның югары дәрәҗәдә үткәрелүен, аларның заманча мультимедиа белән җиһазландырып, интерактив технологияләр кулланып, балалар өчен кызыклы һәм файдалы итеп оештырылуын һәрдаим күзәтеп киләсез, хөрмәтле әти-әниләребез.


Шул ук вакытта,  шәһәрдән, район үзәгеннән ерак яшәү сәбәпле, авыл укучысы сәнгать һәм спорт мәктәпләреннән, музейлардан даими файдалана алмый. Бу фактор без – укытучыларны да борчый. Шуңа сирәк булса да, әти-әниләребез, сезнең ризалык белән районыбызның тарих һәм этнографик музейларына, якташ язучыларыбыз музейларына, район үзәгендәге Боз сараена, спорт  комплексына  экскурсияләр оештырабыз, район күләмендә үткәрелгән төрле  бәйгеләрдә укучыларыбыз белән уңышлы гына катнашып киләбез.


Әмма үз төбәгебезнең дә тарихы, табигате  бай, күренекле шәхесләре җитәрлек. Һәм без, мәктәп коллективы, бу шартлардан уңай файдаланырга тырышабыз. Үзебезнең авыл җирлегендә туып үскән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин,  Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Әсхәдуллин, галим, язучы Рифат Җамал, республикабыз тормышында зур өлешләрен керткән җитәкчеләребез  Марат Әхмәтов, Фатих Сибагатуллин кебек күренекле якташ-шәхесләребез үрнәгендә балаларга тәрбия бирәбез. Геройларыбыз, танылган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырабыз. Аларның тормыш юллары, батырлыклары турында укучылар белән берлектә эзләнү эшләре алып барабыз, тупланган материал ярдәмендә документаль фильмнар ясыйбыз. Күзәтүләр күрсәткәнчә, үз төбәгебезнең геройлары,  танылган шәхесләре үрнәгендә патриотик тәрбия алып бару икеләтә отышлырак.


Авыл мәктәбе табигатькә якын, һәм бу уңай фактор укучыларыбыз белән ел дәвамында экологик тәрбия өстендә эш алып барырга ярдәм итә. Балалар туган ягыбызда кышлаучы кошларга җимлекләр ясап эләләр, аларга җим салып,  күзәтүләр алып баралар, язын (сезнең ярдәм белән, әти-әниләр) сыерчык оялары ясап җылы яклардан кайтучы канатлы дусларыбызны каршы алалар. Якын тирәдәге болын һәм агачлыкларны, авылыбызның чишмәләрен ел әйләнәсе чиста тоту да безнең мәктәп укучыларына йөкләнә. Урманчылык белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Урманчы һәм укытучылар җитәкчелегендә укучыларыбыз тирә-ягыбызны яшелләндерү эшләрендә дә актив катнашалар. Бу чаралар ярдәмендә киләчәктә туган ягыбызның экологик проблемаларына бармак аша карамаучы, табигатьнең яраларын йөрәгенә якын алып, аларны булдырмаска тырышып яшәүче кешеләр тәрбиялибез дип ышанып калабыз.


 Хезмәт тәрбиясен дә авыл мәктәбе шартларында уңышлырак итеп оештырып була. Укучыларыбызны авыл хуҗалыгы объектларына (терлекчелек фермасы, машина-трактор паркы), экскурсияләргә алып барабыз, алдынгы терлекчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашулар оештырабыз. Авылыбызда ике фермерлык хуҗалыгы үз эшләрен уңышлы гына башкарып киләләр. Алар белән дә элемтәдә торабыз, бу хуҗалыкларга да экскурсияләр оештырабыз. Шулай итеп кече яшьтән фермерлык серләренә өйрәтәбез, бу кәсепкә балаларда кызыксыну уятырга тырышабыз. Мәктәп үзе дә бик зур җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларына ия, тирә-ягы чәчәккә күмелеп утыра.  Бу эштә дә укучыларыбыз мәктәп коллективы хезмәткәрләре үрнәгендә үз көчләрен куялар. Бу эш укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп оештырыла. Шулай итеп, балалар башлангыч сыйныфтан ук күп кенә культуралы һәм декоратив үсемлекләрне танып, исемнәрен белеп, аларның кайсына нинди тәрбия кирәклеген белеп, аларны практик дәрәҗәдә башкарырлык булып үсәләр. Күзәтүләр һәм әңгәмәләрдән чыгып, күп кенә укучыларның  гаиләдә үз йөкләмәләре барлыгы безгә билгеле. Кемдер өй җыештыруда, ашарга әзерләүдә, кемдер бакча эшләрендә, кош-корт үстерүдә, кайсыдыр үзеннән кечерәк туганын тәрбияләүдә үз өлешләрен кертәләр икән. Гаиләдә баланың үз йөкләмәләре булмаганнарга моны булдырырга киңәш итәр идем. Бала кече яшьтән тормыштагы уңайлыкларның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә килүен аңлап үсәргә тиеш. Әмма эшләрне баланың яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләренә  карап оештырырга кирәк.


Мондый тәрбия чаралары ярдәмендә без кече яшьтән балаларыбызда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә телибез, аларны авылның киләчәге итеп, анда яшәүче уңышлы кешеләр итеп күрергә телибез.


Әлеге чорда авыл мәктәбендә  балалар санының бик аз булуының да тискәре һәм уңай якларын билгеләп үтәсе килә. Тискәре яклары: балага артык нагрузка килә, аралашу диапазоны тар; уңай яклары: укытучы һәр балага индивидуаль һәм иҗади якын килә, бер баланы да  читләштерми. Укучылар да укытучыга Фәлән Фәләновна, Фәлән Фәләнович дип түгел, ә якын итеп «апа», «абый» дип эндәшәләр. Башлангыч сыйныфларда укыганда, мәктәп дигән зур белем иленә кереп китәргә ярдәм иткән укытучыга укучыларның дусларча якын мөнәсәбәте бик мөһим. Бу мөгаллимгә баланы һәрьяклап ачарга ярдәм итә.


Башлангыч сыйныфны тәмамлап, укучыларыбызның урта мәктәпкә китеп, укуларын дәвам итүләренә дә куркып карарга кирәк түгелдер, хөрмәтле әти-әниләребез, аның да уңай ягы бар. Инде күп нәрсәне башлангычта үзләштергән, күпмедер дәрәҗәдә ныгыган баланы, зур коллективка барып керү, яңа фән укытучылары, яңа иптәшләр барлыкка килү, үзен зур итеп тоярга, тагын да җаваплырак һәм җитдирәк булырга этәрә,  баланың аралашу диапазоны киңәя.


Хөрмәтле әти-әниләр, киләчәктә дә сезнең белән бергәләп, белемле, гаиләбезне, туган ягыбызны, җиребезне хөрмәт итүче, кешеләргә карата игътибарлы һәм шәфкатьле булган, тормышта уңышлы булган  шәхесләр тәрбияләрбез дигән теләктә чыгышымны тәмамлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ